Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кызларыбыз «каблук» кигәч, дөя шикелле бара»

Исламда бизәнергә ярыймы? Үкчәле аяк киеме киеп йөрү дөресме? Кайда эшләргә ярый, ә кайда ярамый? Иремнән алдан барсам дөрес буламы? Әлеге һәм башка сораулар диндәге гүзәл затларны еш борчый. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертте.

news_top_970_100
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кызларыбыз «каблук» кигәч, дөя шикелле бара»
Рамил Гали

«Динебездә хатын-кызның урыны ирләрнекенә караганда бөегрәк»

Исламда хатын-кызның урыны нинди?

Аллаһының рәхмәте белән, безнең җәмгыятьтә «тигез хокук» сүзен еш ишетергә туры килә, ләкин ул хатын-кызның авыр эш белән шөгыльләнүенә, төзелештә эшләвенә, асфальт салырга мәҗбүр булуына китерә. Ә динебездә хәтта җәннәткә керүче дә – ул иң беренче хатын-кыз. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): «Хатын-кыз дөя белән җәннәткә керер», – ди. Башка хәдис-шәрифләрендә, мәсәлән, «Әниләрнең аяк астында – җәннәт», «Әни – ул мәдрәсә» дип әйтелә. Шуңа күрә динебездә хатын-кызның урыны ирләрнекенә караганда да бөегрәк. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны шундый зур дәрәҗәгә күтәргән.

«Исламда хатын-кызның хокуклары юк, ул кимсетелә» дигән фикер каян килә?

Кайберәүләр хатын-кызга яулык ябу кирәклеген кимсетелү дип саный. Ләкин яулык бәйләү – ул кимсетү түгел, ә хатын-кызның матурлыгын саклау.

Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): «Күпчелек үлем күз тиюдән була торган заман килер», – дия торган булган. Менә хәзер дә дәвасы булмаган авырулар чыкты. Аларның төгәл генә барлыкка килү сәбәбен дә, дәвалау ысулын да белмиләр. Медицина күз тиюләрне кабул итми, әмма хатын-кызга яулыксыз, кыска күлмәктән йөрүе аркасында күз тия, һәм күп-күп чирләр барлыкка килә. Аеруча хатын-кызлар арасында начар чирләр бик күбәйгән. Шуңа күрә «юк, матурым, син өйдә иң матуры булырга, ә урамга чыккач яулыктан, озын күлмәктән булырга тиешсең, башкалар күз тидермәсен өчен, синең матурлыгыңны ирең һәм гаиләң генә күрә ала» дип, динебез хатын-кызларны саклый.

Шулай ук, мәсәлән, «сез хатыннарыгызны өйдән чыгармыйсыз» дип гаепләүчеләр бар. Ничек чыгармыйбыз?! Рәсүлебез Мөхәммәднең (с.г.в.) хатыны Хәдичә «бизнес-вумен» булган. «Эшләргә ярыймы-ярамыймы?» – диләр. Әлбәттә, бөтенесе ярый, иң мөһиме, шушы эшнең тәэсире гаиләгә зыян китермәсен. Мәсәлән, ире өйгә кайта, ә хатыны юк. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): «Хатын-кызының төп вазыйфасы – өй учагы», – ди, ягъни өйдә әдәпне, тәртипне саклау. Салават абыйның җырындагы кебек, ир-ат хатынын көтеп, салкын чәй эчеп утырырга тиеш түгел. Ә ирнең төп вазыйфасы – ул эшләп, гаиләне тәэмин итү.

«Ир-атка бәхетле булу өчен 3 нәрсә кирәк: яхшы йорт, яхшы ат һәм яхшы хатын», – ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Ислам күзлегеннән караганда, яхшы хатын-кыз нинди булырга тиеш?

Дини, намазлы, уразалы, әдәпле, тәртипле, балаларны тәрбияли белүче хатын-кыз – иң яхшысы. Әгәрдә, «юк, мин балаларны карамыйм, үзең кара», «мин көне-төне эштә, минем өчен беренче чиратта карьера» дия икән, гафу итегез, бу – ир-ат өчен бик яхшы булмастыр.

Фото: © Рамил Гали

«Хатын-кыз өйдә бизәнсен, ә урамга чыкканда бик бизәнмәсен иде»

Хатын-кызның тышкы кыяфәтенә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталыйк әле. Динебез нәрсә ди: «Хатын-кызның киеме урамга чыкканда йөз, кул, аяктан башка бөтен тән әгъзаларын каплаган булырга һәм шул ук вакытта ул күзгә бик бәрелеп тормаска тиеш». Әлеге критерийларга туры китереп киенгән, ләкин үтә күренмәле яки тәнгә ябышып торган киемгә киенүчеләр дә бар. Бу рәвешле киенү рөхсәт ителәме, әллә гөнаһ булып саналамы?

Раббыбызның максаты хатын-кызларны чит ир-атларның күзе тиюеннән саклау һәм начар, яман уйларны булдырмау. Әгәрдә хатын-кызның яулыгы да япкан, киенгән дә, ләкин киеме бөтен фигурасын күрсәтеп тора икән, ул Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү булмый. Әлеге кием аша тәннең барлык өлешләре дә күренеп торгач.

Аллаһы Тәгалә гаиләне бик каты саклый. Ул хатын-кызларга чит ир-атлар күрмәсен өчен киенергә, капланырга, ә ир-атларга күзләрен төшерергә куша. Ә үтә күренмәле, ябышып тора торган киемгә киенү – ул Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү һәм шул максатка якынаю була алмый.

Диндә бизәнергә рөхсәт ителәме? Үзе өчен генә булса да?

Хатын-кызлар безнең хәзер бик хәйләкәр. «Кем өчен бизәнәсең?» – дип сорагач. «Үзем өчен», – дип җавап бирәләр. Гомумән, диннең таләбе буенча хатын-кыз өйдә матур булырга тиеш, ә хәзер бит безнең киресенчә. Хатыны битендәге бөтен «краскасын» юа, матур яулыклары белән киемнәрен сала, иске «халатикны» кия һәм шулай ирен көтә. Ә Аллаһы Тәгалә ир-атларны күз белән ярата торган итеп яралткан. Ир кеше бизәнмәгән, иске киемнәрдән утырып торучы хатынын күрә, ә урамдагы хатын-кызлар бизәнгән, киенгән – шулай ир белән хатын арасына шайтан керә. Шуңа күрә динебез өйдә иң матуры булырга, ә урамда артык игътибарны җәлеп итмәскә куша. Хатын-кыз өйдә бизәнсен, ә урамга чыкканда бик бизәнмәсен иде.

Хатын кызга үкчәле аяк киеме кияргә ярыймы?

Безне Раббыбыз яралтты, һәм ул безгә зыян китерә торган әйберләрне рөхсәт итми. Гомумән карасаң, динебездә зыян китерә торган әйбер тыелган. Хәзер бит хатын-кызның баланы үзе таба алмавы бик киң таралган, адым саен «кесерево сечение» ясаталар. Табиблар моның бер сәбәбе буларак «хатын-кызның үкчәле аяк киеме кию белән бәйле» дип саныйлар, чөнки аның аркасында фигура үзгәрә, умыртка сөяге, бил авырта башлый.

«Ахырзаман алдыннан хатын-кызлар дөя кебек йөрерләр» дигән хәдис тә бар. Безнең дә хатын-кызларыбыз «каблук» кигәч, нәкъ шул дөя шикелле бара. Аннан соң Рәсүлебез үкчәле аяк киеме киеп, «так-ток» тавыш чыгарып баруны да тыйган.

Әйе, үкчә кигәч хатын-кызларыбыз матур, алар биегрәк күренә, ләкин кечерәк үкчәле, сәламәтлеккә зыян китерми торганын да алырга була бит.

Колакны тиштерергә (пирсинг) рөхсәт ителәме?

Гомумән, үз-үзеңә зыян китерү – гөнаһ. Африкада яшәүче кайбер милләтләрдә колакларын, тәннәрен, борыннарын тиштереп бетерәләр, ул аларның гореф-гадәтләре, бездә татар халкында ул булмаган һәм булмасын. Матур гына колак алкасы тагарга ярый, әмма тәннең төрле өлешләренә пирсинг ясатырга кирәкми.

Фото: © Рамил Гали

«Динсезлек бик таралган вакытта яшибез»

«Хатын-кыз өчен өйдәге гыйбадәт мәчеттәгегә караганда өстенрәк» диелә. Ләкин соңгы елларны апа-әбиләр мәчеткә бик еш йөри башлады, тәравих намазларына да бик күп хатын-кыз җыела. Дини яктан караганда бу дөресме?

Әлбәттә, әлеге хәдисне без кабул итәбез, ләкин без хәзер динсезлек бик таралган вакытта яшибез. Күпчелек кеше дин турында белми. Хәзерге вакытта хатын-кызларга мәчетләргә йөрү, вәгазьләр тыңлау, мәдрәсәгә укырга керү бик кирәктер. Хатын-кызлар мәчетләргә йөрсен, әмма тәравих ул – бик соң. Аннан соң Рәсүлебезнең «кояш баегач хатын-кыз урамга чыкмасын иде» дигән хәдисе дә бар. Бу хатын-кызлар караңгыда ялгызы гына йөрмәсен өчен әйтелә, аны ир-ат кеше озата килсә әйбәтрәк булыр иде.

Мәҗлесләр, ашлар вакытында күпчелек хатын-кызның изүләре, күкрәкләре, чәчләре күренеп тора, каплап бетермиләр. Мондый очракта Коръән укырга рөхсәт ителәме соң?

Һәрбер гыйбадәтнең әҗер-савабы бар. Мәсәлән, Коръән ашының савабы 100 процент яки әзрәк була ала. Чөнки мәҗлесләрдә дөрес булмаган әйберләр булгалый: рәсем эленгән була, кемнеңдер чәче күренә, изүләре ачык. Димәк, бер гыйбадәттән без төрле дәрәҗәдәге әҗер-савап алырга мөмкинбез, бөтенләй бернәрсә дә алмаска мөмкинбез. Шуңа күрә хуҗалар яки килгән хәзрәт, абыстайлар кунакларга мөселманча киенеп килергә кирәклеген алдан әйтергә тиешләр.

«Хатын-кызлар үзен ир-ат кебек тотмасын иде»

Безнең җәмгыятькә Көнбатыш Европадагы этика нормалары үтеп керде. «Ир-ат хатын-кызны уздырырга тиеш» дип саныйбыз, ләкин динебездә, киресенчә, башта ир-ат уза һәм аның артыннан гына хатын-кыз. Хатынына иреннән алда барырга ярыймы соң?

Ир-ат шуңа риза була икән, гөнаһы юк. Ир-ат уздырса, әҗер-савабын ул ала, хатын-кыз уздырса, савабы аңа була.

Мәсәлән, бер интервьюда Кавказда яшәүче хатын-кыздан: «Нишләп сез ирегез кергәч торып басасыз?» – дип сорыйлар. Ул: «Без аны хөрмәт итәбез, ул – ир-ат, әгәр дә ул җәннәткә керсә, бөтенебез дә җәннәткә керәбез. Мин торып бассам, балалар да әтиләрен хөрмәтләп, басып каршы алачаклар», – дип җавап бирә. Без дә бит элегрәк, әби-бабай кергәч, торып басып каршы ала идек. Ә хәзер әти кеше кайткач балалар телефонда утыра, бер кем дә игътибар итми. Шуңа күрә күп әйбер хатын-кыздан тора, ул – «муен». Ул нәрсә күрсәтә, балалар да шуны үти.

Элегрәк әти кеше утырмыйча, ашый да башламаганнар. Ирнең дәрәҗәсен күтәрү белән хатын-кызның дәрәҗәсе төшми, чөнки әтисен хөрмәт итмәгән бала әнисен дә хөрмәт итми.

Кайберәүләр: «Хәзрәт, минем ирем хөрмәткә лаек түгел», – ди. Ләкин шуны аңларга кирәк, хатын-кыз аны ире өчен түгел, үзе, балалары, оныклары өчен кыла.

Бу ир белән хатын арасында булды. Ә чит ир-ат белән хатын-кыз очрагында ничек булырга тиеш?

Хәзер безнең җәмгыятькә Көнбатыш әдәп нормалары үтеп керде инде. Аның динебезгә зыяны юк, ул әлеге нормаларга каршы чыкмый.

Мәсәлән, гомрә, хаҗ кылырга барганда, автобус килә, без «башына – ирләр, ә ахырына хатын-кызлар утырсын» дип әйтәбез, ләкин совет чоры апа-әбиләребез үзләрен ахырзаман килгән кебек тоталар. Нәфис затлар хатын-кыз сыйфатларын югалтмасын, ир-ат кебек үзен тотмасын иде.

Хатын-кызга иренең дуслары белән бер табында утырырга ярыймы?

Бу мәсьәләне дин ягыннан бик игътибар белән карарга кирәк. Ярар, әгәр дә ул туганнар булса, ләкин хатын-кыз иренең дусларына хатыннары яки йөри торган кызлары белән килергә тәкъдим итсә хәерлерәк. Хуҗабикә иренең дуслары янында берүзе генә утырып торса дөрес булмас, шуңа күрә ир-атлар хатыннары белән килсен.

Хатын-кызга чит ир-ат белән кул биреп күрешергә рөхсәт ителәме? Ничек, кешене үпкәләтмәслек итеп, кул кысышудан баш тартырга?

Хәзерге вакытта инде вафат булган Бөек Британия королевасы Елизавета IIгә протокол нигезендә бары тик берничә ир-ат кына кагыла алган, безнең динебездә дә шулай. Әти, абый, бертуганнар һәм тагын берничә ир-ат кына хатын-кызның кулын кыса, кочаклый һәм үбә ала.

Минем үземә дә ашларда катнашкан вакытта хуҗабикәләр кулларын сузалар, ләкин мин «гафу инде» дип баш тартам, берсе дә үпкәләми. Хәтта президент кулын сузса да, «гафу итегез» дип, матур итеп баш тартсаң беркемдә үпкәләми. Ләкин кайбер кешеләр сыман акырып-бакырып, «миңа тотынмагыз» дип, спектакль куярга кирәкми.

Хатын-кызга ялгыз гына йөртүчесе ир-ат булган таксига утырырга буламы?

Монда үз-үзеңне саклау дигән әйбер булырга тиеш. Хәбәрләрдә таксида көчләү, үтерү һәм башка бик күп төрле очраклар турында хәбәр итеп торалар. Мин гадәттә «ярый» дип җавап бирәм, ләкин машина бөтенләй тонировкаланган булырга тиеш түгел, йөртүче утырган өлеш булса да, күренеп торсын.

«Чит ир-ат белән ерак араларга барырга ярыймы?» – дигән сорау да туа. Бу инде сәфәр мәсьәләсе. Сәфәрдә хатын-кызны туган булган ир-ат кеше озатырга тиеш. Бу – хатын-кызларның дәрәҗәсен төшерү өчен әйтелми, киресенә, хатын-кызларны сакларга кирәклеген күрсәтә.

Фото: © Рамил Гали

«Хатын-кыз өчен иң хәерле һөнәр – ул әни булу»

Хатын-кызларга кафе, рестораннарда официант булып эшләргә ярыймы? Алар бит чит ир-атларга хезмәт итә булып чыга.

Хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә, чит ир-атка кагылу, тию тыела. Ләкин харам ризык бирелә торган (аракы, исерткеч эчемлекләр) урыннардан сакланырга кирәк.

Ә хатын-кыз өчен нинди һөнәрләрне иң хәерлесе дип атар идегез?

Әни булу.

Ләкин динебездә, ир-ат гаиләне тәэмин итергә тиеш, диелсә дә, безнең җәмгыятебездә хатын-кыз өйдә генә бала карап утыра алмый, ул да эшләргә мәҗбүр.

Без башта идеаль очракны карыйбыз: ире бай, эшләп торган вакытта хатын-кыз өчен иң хәерлесе – әни булу. Чөнки хәзерге вакытта «карьера, эш» дип чабалар да, аннары елый-елый безнең янга килеп, «хәзрәт, балам белән сөйләшегез, тәртипкә чакырыгыз» диләр.

Хәзерге вакытта гаиләгә зыян китерми торган һөнәрләр дә бар бит, өйдән эшләргә була. Беркемдә ач утырмый, андый һөнәрләр бик күп.

Хатын-кыз өчен иң зур бәхет – ул гаилә, балалар, оныклар. Хәзер еш күзәтелә торган күренешкә тап булмас, 40-50 яшьтә балаларсыз, гаиләсез калу дәрәҗәсенә төшмәс өчен, моңа игътибар бирергә кирәк.

Хәзер «партнерские роды» дигән әйбер киң таралды. Ир-атлар бала табучы хатыннары янында торалар. Динебездә моның турында нәрсә әйтелә? Рөхсәт ителәме бу?

Дин ягыннан бу бик ярамас, чөнки бала табу – ул изге әйбер. Хатын-кызга болай да авыр, ул ояла. Бала табу – ул хатын-кызның эше, башка кешенең анда тыгылмавы хәерлерәк. Иренең дә, ир-ат гинекологның да булуы дөрес түгел, бу – хатын-кыз эше, вазыйфасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100