Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Нәзер бирергә ашыкмагыз, бирдегез икән, аны үтәргә кирәк»

news_top_970_100
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Нәзер бирергә ашыкмагыз, бирдегез икән, аны үтәргә кирәк»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында «Үти алмаган нәзерләрне ничек тәүбә итәргә?» дигән сорауга җавап биргән.

Ул нәзернең Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдә булып торуын һәм аны үтәүнең мәҗбүрилеген искәртеп уза.

«Нәзер ул – Аллаһка вәгъдә итү. «Фәлән эш булса, фәлән эшне эшлим», – дип әйтү. Мәсәлән, «Йә Раббым, улларыбыз исән-сау кайтса, корбан чалырмын», – дип әйтәсез икән, бу – нәзер», – дип әйтә Рөстәм хәзрәт.

Ул, вәгъдәне кайтару берничек тә мөмкин булмаган очракта 3 көн ураза тотарга, тәүбә итәргә һәм 3 кешене ашатырга кирәк, дип аңлата.

«Хәзрәт, «фәлән кешегә ярдәм итәм» дип нәзер әйттем, ләкин ул кеше үлде, мин аны таба алмыйм. Нишлим?» – дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Аны таба алмагач, ул вафат булгач, сез аның балаларына ярдәм итегез. Шуның белән нәзерегез үтәлгән, дип санала. Әгәр дә булдырырлык түгел икән, ул вакытта 3 көн ураза тотарга, тәүбә итәргә, 3 кешене ашатырга кирәк. Һәм шуның белән, Аллаһ боерса, Аллаһы Тәгалә безне гафу итәчәк. Җәмәгать, нәзерне бирергә ашыкмагыз, бирдегез икән, аны үтәргә кирәк», – ди ул.

Шулай ук Рөстәм хәзрәт икенче төрле – гөнаһлы нәзерләрнең дә барлыгына игътибар итә, ә аларны үтәү, киресенчә, гөнаһ булуын әйтә. «Бар икенче төрле нәзер – гөнаһлы нәзер. Мәсәлән, «шушы булса, мин фәлән гөнаһны кылам» дип әйтү. Ул нәзер – харам, гөнаһ, һәм аны үтәргә ярамый», – дип сөйли ул.

Видео астында язылучылар сораулар да калдырганнар. Берсендә болай диелә: «Әгәр дә шундый хәл булмаса, корбан чалдырам», – дип әйткән нәзерем бар. Аллаһка шөкер, ул хәл булмады. Ләкин һаман корбан чалдыра алмыйм, өстемдә тора, бик авыр. Корбан чалдыртмыйча, шул корбан сарыгы акчасы хакын мохтаҗ кешегә (авыруга) операция ясату өчен бирсәң буламы? Бу нәзер минем өстемнән төшәме?»

Рөстәм хәзрәт Хайруллин: «Юк. «Корбан чалам», – дип әйтелде икән, ул эшләнергә тиеш», – дип җавап кайтарган сорауга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100