Рөстәм Хәйруллин ирләргә: «Стенага мен, тик күрем вакытында хатыныңа бәйләнеп йөрмә»
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин рус телендә «Гаилә дәресләре» исемле китабын чыгарды. Ничек дөрес талашырга? Исламда контрацепция кулланырга ярыймы? Никах, бала табу, күрем – «Интертат» Рөстәм хәзрәтнең фикерләрен туплады.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә дәресләре» дигән китабын чыгарды. Гаилә кыйммәтләре, никах, талак, бала табу, тормыш иптәше сайлау, хәтта ничек дөрес итеп талашырга, дигән темалар да күтәрелгән китапта.
Китапның аудиториясе – яшь гаиләләр, гаилә корырга җыенучылар. Китапта база булган җиңел сораулар күтәрелгән. Ул мөселман булмаган татар, рус гаиләләре өчен дә гомуми рәвештә төзелгән.
Рөстәм хәзрәт матбугат конференциясендә гаиләгә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Журналистлар арасында 1-2 генә ир-ат бар иде – алары да операторлар һәм модератор. Шуңа күрә Рөстәм хәзрәт гаилә кыйммәтләре турында яшь кызларга төбәп сөйләп китте.
Кияүгә чыкмаган кызлар бармы? Кулларыгызны күтәрегез әле. Кияүгә чыгарга кеше сайладыгыз, ул «самый замечательный, суперский». Булачак ирегезгә нинди сораулар бирер идегез? Менә китапның тышында «Ирнең керемнәре – ул гаилә бюджеты, хатынның керемнәре – аның бюджеты» дип язылган. Бу мәсьәләне булачак ирегез белән күтәрдегезме?
Тагын нинди сораулар бирер идегез булачак ирегезгә? «Кая торырбыз?» «Эшләргә рөхсәт бирерсеңме?» Татарстан мөселман республикасы булгач, хәзер кеше, намаз укымаса да, өстәл сугып: «Мөселман дине буенча син өйдә утырырга тиеш!» – дип әйтә ала. Менә күз алдыгызга китерегез. Кияүгә чыктыгыз да, ирегез әйтә: «Какой? Булды, оныт. Өйдән, «удаленка»дан эшлә», – ди.
Яки кияүгә чыккач, шәһәрдә эш юк, ди. «Әйдә, авылга кайтабыз. Гектар җир алырбыз. Шунда бәрәңге үстерербез. Син 5 сыерны карарсың, 10 үгезне үстерерсең», – дисә, барырсызмы? Маникюр, педикюр белән.
«Килен «әни» дип әйтергә тиеш»
Килен – кайнана мөнәсәбәтләре – мәңгелек тема. «Китапта ул тема урын алганмы?» – дип сорыйлар.
Дин кайнана белән киленне конкрет рәвештә аңлатып бирә. Олы яшьтәге апа күз яшьләре белән елап килә: «Хәзрәт, килен гел исемем белән эндәшә. Бер дә «әни» дигәне юк», – ди. Авыр булса да, ул – сезнең ирегезне үстергән әни. Ул сезнең ирегезне үстергән, ул «әни» дип әйтелергә лаек. Никахларда кияүдән сорыйбыз, анда сайлау бар: син «әти-әни» дип әйтәчәксеңме, «әби-бабай» дипме? Киленгә дин сайлауны бирми. Килен «әни» дип әйтергә тиеш. «Әни» дип әйтү күп мәшәкатьләрне юкка чыгарыр иде.
Кайнаналарга ла нәсыйхәт бирәбез. Никахларда да әйтәм: сез киленгә бик каты «тешләр белән ябышкан» чакта, үзегезне искә алыгыз. Сез дә нәкъ шулай килен булдыгыз. Кайнана сезне дә «ашый» иде. Ул вакытта сезгә ничек авыр булган, хәзер киленегезгә шулай авыр. Кайбер әниләр әйтә: «Ну и что, хәзрәт? Мин түздем, ул да түзсен», – ди.
Яшьләр әле дөнья күрмәгән. Килен белән әни – аерым кешеләр. Килен беркайчан әнине капламас, әни урынына менмәс. Монда көнләшү дә була ала. Тик хатын ул – хатын, әни ул – әни. Әни – ул башка дәрәҗә кеше, әнинең аяк астында – җәннәт.
«Гаиләне сакларга теләсәк, олы кеше белән бергә торырга кирәк»
Кияүгә чыкмаган, тик дәү әниле йортта туып, килен – кайнана мөнәсәбәтләрен бәләкәйдән күреп үскән кыз буларак, «Бергә тору тиешме?» – дип сорамый кала алмадым. Рөстәм хәзрәт көлеп куйды.
Хәзерге кызларның позициясен аңлыйбыз. Электән бер түбә астында берничә буын бергә тора иде. Менә сезгә догаларны кем өйрәтте? Әби. Бергә торуның файдасы күп.
Ләкин хәзерге әбиләр әле әби булырга ашыкмый. Әбиләребез әле әби сыйфатына кермәгән. Бүген генә «хәзрәт, сиңа да кызык булыр, укып ал әле» дип җибәрделәр. 86 яшь әби, бабаен җирли дә, «мин дөньяның тәмен тоймаганмын икән» дип, дустын ала да әллә кайларга ялга киткән, телефонын сүндергән. Кызы анда чүт үлмәде. Әнисе акчасы беткәч кенә телефонын кабызып, «кызым, акчам бетте» дигәч, кызы барып алып кайткан. Әле үзеннән 5-10 яшькә яшьрәк бабай белән танышкан.
Әби булудан оялмасыннар. Үз дәрәҗәсен төшермәсен: ул бит әни, ул бит әби.
Бу урында сүзгә «Хозур» китап нәшрияты баш редакторы Гөлназ Ситдыйкова кушылды.
Олы кеше булган өйдә бәрәкәт бар. Олы кеше белән бергә бер түбә астында яшәү сакланса, безнең талаклар, аерылышулар саны күпкә кимрәк булыр иде. Чөнки олы кеше янында артык эндәшмисең, артык сөйләшмисең, үз-үзеңне кулда тотасың. Аны балалар да күрә.
Әгәр без гаиләләребезне сакларга теләсәк, киләчәктә гаилә институтының булуын теләсәк, олы буын белән бергә тору яхшырак булыр иде. Аерым торырга телибез икән, ул безнең нәфесне үстерү генә була, үз комфортыбыз өчен. Ләкин киләчәк буынны тәрбияләүдә әби-бабайларның өлеше бик зур.
Күрем вакытында ир җенси мөнәсәбәт теләсә?
Сөйләшү башка төрле юнәлеш алды. Ир-атлар бу китапны укырмы? Рөстәм хәзрәт «оят» дип саналган темага кагылды.
Күрем мәсьәләсе. «Күрем мәсьәләсе – ул хатын-кыз проблемасы» дип әйтү дөрес булмас. Чөнки дин күрем мәсьәләсендә катгый әйтә: җенси мөнәсәбәт тыелган, ярамый, гөнаһ, хәрәм. Сез аны ирегезгә: «Ирем, кара әле, Рөстәм хәзрәт нәрсә язган», – дип күрсәтегез. Аны бит сез язмадыгыз, Рөстәм хәзрәт «сволочь» булсын.
Ул карасын, белсен һәм үз хатынына бәйләнеп йөрмәсен. Нишли ул, стенага менәме – анысы аның проблемасы, бәйләнеп йөрмәсен.
Исламда нинди очракта контрацептивлар кулланырга ярый?
Абортның гөнаһ икәнен беләбез. Тик, гафу итегез, авырга узган саен бала табу да – вариант түгел. Ислам контрацептивлар, ягъни саклану чаралары турында нәрсә ди?
Безне, бу дөньяны Аллаһ Тәгалә яраткан. Бөтен кануннар, вакыт – бөтенесе Аллаһка буйсына. Раббыбыз Сөбхәнәху вә Тәгалә әйтә: шайтан килеп, сезне ачлык белән куркыта. Бу – бала, баланы өздерү мәсьәләсендә. Россиядә генә, рәсми мәгълүмат буенча, бер елда 1 миллион баланы өздерәләр. Өздерү – матур сүз, үтерәләр. Елына бер Казан кешене үтерәләр.
Аллаһ Тәгалә әйтә: «Шайтан сезне ачлык белән куркыта. Тик ризыкны мин бирүче, алар бирми», – ди. Һәр бала үз ризыгы белән килә. Шулай дигәч, кардәшләребез: «Хәзрәт, син беләсеңме, баланы КФУга кертеп укытырга күпме акча кирәк? Мәктәпкә форма, китап, тегесе-монысына күпме акча кирәк. Алла бирәме?» Аллаһ үзе әйтә: «Әйе, мин бирүче».
Шуңа күрә, саклану чараларын куллану шул нияттән икән, бу – дөрес булмаган ният. Аллаһ Тәгалә бирер, Аллаһ Тәгалә ашатыр.
Икенче юнәлеш – исәнлек-саулык. Яңа гына бала табып, тагын балага узсагыз, бик авыр булыр. Ул вакытта, әлбәттә, дин ягыннан рөхсәт ителә.
Ләкин үзегезгә зыян китерү ярамый һәм баланы өздерү – гөнаһ. Дин баланы өздерүне бер очракта гына рөхсәт итә – әнине сакларгамы, баланы сакларгамы, икесенең берсе үлә, дигән вакытта гына аборт рөхсәт ителә. Башка вакытта ул үтерү дип санала.
Ничек дөрес талашырга?
Китапның тышлыгын кызыксындыргыч итеп ясаганнар. «Быт или не быт», «Ирнең керемнәре – ул гаилә бюджеты, хатынның керемнәре – шәхси бюджет», «Ничек дөрес талашырга?» дигән җөмләләр игътибарны җәлеп итте. Чыннан да, ничек дөрес итеп талашырга соң?
Дөрес итеп талашу шулай булсын ки, шушы талашудан соң, һәрвакыттагыча, ир-ат «гафу ит» дип әйтә инде, үзе хаклы булса да.
Китаптан өзек:
«Хәзерге гаилә көнкүрешеннән гади мисал китерик. Ире бәдрәф кәгазен кулланып бетергән һәм яңа рулон куярга оныткан, чөнки аңа комган да җитә. Әмма хатыны шуның аркасында шулкадәр «кызарга» мөмкин, хәтта сезнең бөтен «косяк»ларыгызны искә төшерергә, хәтта сезгә кияүгә чыкканы өчен үкенүен дә әйтергә мөмкин.
Аллаһы Сөбхәнәху вә Тәгалә хатын-кызга хисләр белән сөйләшә торган сыйфат биргән. Шул хисләр аркасында, ул башында булган бөтен әйберне әйтеп бирергә мөмкин. Ничә тапкыр чүп түгәргә оныткансыз, ничә тапкыр ипи белән сөт алырга оныткансыз – ул барысын да исегезгә төшерәчәк. Искә төшерергә кирәкме аны һәм ничек искә төшерергә кирәк?
Шул кәгазь кисәге өчен гаилә таркала ала. Ир, ачуы чыгып, китәргә, кычкырырга, «талак» дип әйтергә мөмкин. Һәм гаилә, Аллаһ күрсәтмәсен, таркалачак.
Шуңа күрә, иң беренче, сөекле хатыннар, сөекле кызлар, әгәр дә сезнең «җыелган» икән, яраткан ирегезгә аның турында нәрсә уйлавыгызны «чыгарып саласыгыз» килә икән, сез конкрет сәбәбен әйтегез. «Сөеклем, зинһар, башка юлы туалет кәгазен куярга онытма», яки «Ипи алырга онытма» дип әйтегез. Ягъни, вак-төяктән зур скандал ясарга кирәкми. Кирәк түгел ул. Әгәр дә сезнең конкрет сәбәбегез бар икән, әйтегез, бөтен тормышыгызны искә алырга кирәкми. Шайтанны туктатыгыз, тынычланыгыз, тәһарәт алыгыз».
Яшь кызлар бабайларга чыкса, бәрәкәт булырмы?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) гомере – безгә мисал. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең беренче хатыны Хәдичә анабыз Рәсүлебез (с.г.в.)нән 15 яшькә олырак була. Рәсүлебез (с.г.в.)нең берничә хатыны була. Бер хатыны – Әбү Бәкернең кызы Гайшә анабыз аннан күпкә – каядыр бер 30 яшькә яшьрәк була.
Хәдис китапларын алсагыз, иң күбе шушы 2 хатыны турында әйтелгән. Хәдис шәрифләрендә безгә иң күп дәресләрне шушы 2 хатын-кыз биргән. Ягъни «плюс»ка да, «минус»ка да Рәсүлебез (с.г.в.) мисал күрсәткән, бәхетле тормышны күрсәткән.
Әгәр дә кеше тиешле икән, әгәр дә әдәпле, тәртипле, ышанычлы икән – чыксыннар.
«Улым рус кызы белән йөри»
Әлбәттә, татар кызын кияүгә алу хәерлерәк. Әгәр ул: «Юк, мин – аны яратам, ул – мине ярата», – ди икән, ул чакта, ул кыз динебезне кабул итсә, тагын да хәерлерәк.
Әгәр дә ул үз динендә калса, әти-әниләре каршы булса, ул вакытта да никах укыла. Ләкин балалар мөселман динендә була.
Балаларга аңлатырга кирәк. «Яратам» дип өйләнешәләр, яшиләр, ә картайгач, берсе – бер зиратта, икенчесе икенче зиратта ятырмы? Ул кыз бала динебезне кабул итсә, хәерлерәк булыр.
Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары өчен дога
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин матбугат конференциясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен дога кылды.
«Аллаһы Тәгалә кабул кылсын. Егетләребез исән-сау кайтсыннар. Шуның белән бу фаҗига бетсен. Аллаһы Тәгалә бөтен җирлеккә тынычлыкны таратсын», – дип теләде Рөстәм хәзрәт.