Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиевның хатыны эротик фотоларын күрсәткән

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиевның хатыны эротик фотоларын күрсәткән
социаль челтәрләр

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевне белмәгән кеше сирәк. Армиядә казарма ишелеп, ике аяксыз калган, ләкин тормышны яратуын җуймаган егетнең тарихы күпләрне рухландыра. Рөстәм соңгы елларда иң популяр блогерларның берсенә әверелде. Алай гына түгел, аның хатыны Индира Нәбиева да иреннән калышмый. Бүгенге көндә Индираның сәхифәсен 400 меңгә якын кеше карап бара.  Ә инде Нәбиеваның яңа фотосессиясеннән фотоларын күргәч, укучылар саны тагын да артып китмәгәе. Чөнки алар арасында Индираның ярымшәрә һәм… шәрә фотолары да бар. Блогер фотосъемка процессын сторисларында күрсәтә. 

«Будуар фотосессия булды бу. Мин башта үземне мондый образда кабул итә алмадым. Ләкин Регина – гади фотограф кына түгел. Ул һәр клиентка фотосъемканың мәгънәсен аңлата белә. Үзем һәм ирем өчен генә бик «кайнар» фотолар да булды».

«Ә биредә мин ялангач. Регина хатын-кызның ялангачлыгын матур итеп сурәтли белә. Күпчелек хатын-кызлар  чишенү бүлмәләрендә, ирләре алдында үзләренең гәүдәләреннән ояла. Мин дә элек шундый идем, ләкин ул вакытлар үтте».

«Башта минем эгом: «Син нишлисең?», «Киен», «Ничек оят түгел?», «Ә әниең күрсә?» – дип каршы килде. Тик бу шаблоннар безнең башыбызда гына, һәм без үзебез алар белән эшләргә тиеш», – дип шәрехли Индира фотоларын. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 декабрь 2022
    Исемсез
    Тинтәкләндеңме инде әллә?
  • 22 декабрь 2022
    Исемсез
    Әстәгъфирулла тәүбә
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100