news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиевның туганы вафат

news_top
Рөстәм Нәбиевның туганы вафат
социаль челтәрләр

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев якын туганын соңгы юлга озаткан.

«Илшат абыебызның арабыздан китеп баруы турында хәбәр килде. Ул – минем әтинең энекәше. Вафатына берничә сәгать кала күкрәге авыртуга зарланган. Нәкъ әти кебек үк…» – дип сөйләгән иде блогер үзенең сторисларында. Аның туганын бүген туган авылы зиратына, Рөстәмнең әтисе янәшәсенә җирләгәннәр.

Язылучыларыннан блогерга бик күп кайгы уртаклашу смслары килгән. Кайберәүләрендә кабер өстенә куелган тактадагы Фәхретдинов дигән фамилия сораулар тудырган.

«Нигә абыегызның фамилиясе Фәхретдинов?» – дип, күп сорап язасыз. Ни өчендер әтиләрнең иң кечкенә энеләренә генә Фәхретдинов фамилиясе биргәннәр. Бу – бабай ягыннан килгән фамилия. Калганнар исә әбием фамилиясендә йөргән. Уйлап карасаң, мин дә Фәхретдинов фамилияле булырга тиеш», – дип аңлаткан Рөстәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар