news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев хатынына кыйммәтле бүләк ясаган

news_top
Рөстәм Нәбиев хатынына кыйммәтле бүләк ясаган
Фото: «Татар-информ»

Танылган блогер, фаҗига аркасында ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев хатыны Индирага яңа машина бүләк иткән. Бу турыда ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язды.

Рөстәм гаиләсе белән, матур видео төшерү сылтавы белән, урманга бара. Ләкин бер мизгелдә Рөстәм машинадан зур чәчәк бәйләме алып, Индира каршысына килеп баса һәм рәхмәт сүзләре әйтә башлый.

Мин сине бик нык яратам. Ләкин мин үз мәхәббәтемне сүзләр белән түгел, ә эш-гамәлләрем белән исбатлыйм. Минем тормышымда булганың өчен сиңа бик зур рәхмәт! Син миңа кайчандыр бүгенгене һәм киләчәкне бүләк иттең, гаиләбез өчен, балаларыбыз өчен рәхмәт. Синең аркада мин күп балалы әти булдым, мин моның турында бик нык хыяллана идем.

Рөстәм хатынының әти-әнисе турында да онытмый. Ул аларның 10 ел элек Индираның сайлавын кабул итүенә аерым рәхмәт әйтә.

10 ел элек син үзең өчен бик җитди сайлау ясадың. Әти-әниеңә, синең минем белән калуыңа каршы килмәгән өчен зур рәхмәт! Алар синең минем белән бәхетле икәнеңә ышана дип, бик өметләнәм.

Шуннан соң алар янына кызыл бант белән бизәлгән, кара төстәге машина килеп туктый.

Фото: © Видеодан скрин ясалды

Рөстәмнең бу адымы язылучыларны битараф калдырмаган. Алар:

«Чын ир-ат, ир һәм әти!»; «Күз яшьләре аша карадым. Елаттыгыз!»;

«Афәрин, Рөстәм! Сез – чын ир-ат, лаеклы һәм тәртипле кеше, гаиләнең терәге! Индира да мондый бүләкләргә һәм тагын да күбрәгенә лаек. Сез – гаҗәеп гаилә!»;

«Безнекеләр бер куртка алып бирсәләр дә гел сөйлиләр. Вәт молодец! Бәхетле булыгыз!» – дигән комментарийлар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар