
Күптән түгел блогер Рөстәм Нәбиев бодибилдинг буенча чемпион исемен яулаган. Сөенече турында ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яза.
«Мин үземнең инвалидлыгымны өстенлеккә әйләндерә алдым. Бу – минем бодибилдингта беренче тәҗрибәм, һәм беләсезме, катлаулырак булды. Иң кыены – үзеңне формага китерү. Һәм сүз физик форма турында гына түгел, ә эчке форма турында.
Шуңа күрә башта мин иң мөһимен аңладым: нәтиҗәгә ирешү өчен максат кирәк. Ансыз юлдан тайпылу бик җиңел. Ә ул булганда, ул синең маягың була, мотивацияли һәм үзе белән алып бара. Ләкин иң мөһиме ул соңыннан булды», – дип язган ул.
Шулай ук блогер әлеге эшчәнлеген уңышлы тәҗрибә дип атаган.
«Бу тәҗрибә минем өчен мөмкинлекләр булдырды. Искиткеч ныгытты һәм ачты. Сәхнәдә булганда, син шундый ышаныч тоясың ки, эчтән үзеңә чын ышаныч үсә. Ә бөтен зал кул чаба... Үзеңнең бу дөньяга кирәклегеңне сизәсең. Син – җәмгыятьнең бер өлеше, башкалар шикелле үк. Бу вакытта бернинди чикләүләр дә юк – син барлык кешеләр белән бер линиядә, син дә алар эшләгәнне эшлисең.
Минем өчен җиңү мөһим түгел иде. Минем үз югарылыгымда «мин булдырдым» дип язылган флаг мөһим иде. Төп бүләк ниндидер зуррак нәрсәгә карау хисе булды.
Дөресен генә әйткәндә, әзерлек авыр бирелде. Җайлашырга, эшләп булмаган күнегүләрне үзгәртергә туры килде... Ләкин, нәкъ менә монда тылсым яшеренгән дә инде! Син бит нәтиҗәгә килүнең яңа ысулларын эзли башлыйсың, яңа нейрон бәйләнешләр булдырасың. Син үз-үзеңә исбат итәсең: әгәр кеше тели икән, ул мөмкинлек табачак. Теләмәсә, акланырга мөмкинлек.
Һәм хәзер мин иң мөһимен әйтә алам: мин үзенчәлегемнән кайф табам. Ул мине урау юллар эзләргә, көчлерәк булырга һәм теләсә нинди кысаларның безнең башыбызда гына булуын аңларга мәҗбүр итте. Һәм мин моны һәркемнең аңлавын бик телим», – ди ул.
Ахырдан Рөстәм Нәбиев тренерына рәхмәт сүзләре белдергән.