news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасы: төп ун яңалык һәм фикер

news_top
Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасы: төп ун яңалык һәм фикер
Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасында патриотлыкка, социаль мәсьәләләргә зур урын бирелде

Бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 23нче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады.

«Татарстанның көче – кешеләрдә. Нәкъ менә хезмәт сөючән халкыбызга, аның талантлы булуына күрә республика күп кенә икътисади күрсәткечләр һәм тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәк булып кала.

Әлбәттә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Россия Хөкүмәтенең даими ярдәменнән башка хәзерге уңышларга ирешү мөмкин булмас иде.

Илнең терәк төбәге – республикабызда яшәү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыра килеп, барлык буын татарстанлыларның ил үсешенә өлеш кертүе нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларыбызны киләчәктә тагын да арттыра барырга тиешбез», – диде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә.

Республика җитәкчесенең төрле тармаклар, юнәлешләр буенча әйтелгән барлык фикерләре дә мөһим, игътибарга лаек, билгеле. Тик иң кызыклыларын аерып сезгә тәкъдим итәбез.

  1. Татарстан Хөкүмәте составында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм мәсьәләләре буенча аерым структура булдырыла.

«Хөкүмәт составында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буенча структур бүлекчә булдыру турында карар кабул ителде. Бу юнәлештә куратор – вице-премьер статусында Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул быел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы булуын искәртеп: «Республика Хөкүмәтенә Казан мэриясе белән берлектә Җиңү паркында мемориаль зона һәм Махсус хәрби операция музеен төзү эшләрен киләсе елда тәмамлауны йөклим», – диде.

«Сугышчыларыбыз төрле чорларда туган җир өчен үз-үзләрен аямыйча, кайберләре хәтта газиз гомерләрен фида кылып, Ватан хакына батырларча көрәштеләр. Каһарманнарыбызның исемнәрен бервакытта да онытмаячакбыз. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм.

Хәрбиләргә төп терәк – ныклы тыл. Аларның һәркайсы үз язмышы дәүләтнең ышанычлы яклавында булуын тоярга тиеш. Вазгыять нинди генә катлаулы булмасын, безнең бурыч – бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтү. Алгы сызыктагы хәрбиләргә, Лисичанскига, Рубежноега ярдәм максатыннан меңләгән батараф булмаган кеше гуманитар йөк туплап җибәрә. Барлык битараф булмаган татарстанлыларга бик зур рәхмәт!» – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Александр Лапин вице-премьер булды

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

  1. Патриотлык

Сугышчыларыбызның кыюлыгы, аларның туган илгә тугрылыгы – яшь буын өчен киләчәк юлларында иң якты маяк. Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен заманча инфраструктура булдыру эше алып барыла. Бу инфраструктурага яшьләр үзәкләре һәм хәрби-патриотик үзәкләр челтәре, экстрим-парклар, шулай ук балалар өчен савыктыру лагерьлары керә.

«Яшь буын белән эшләүгә яшьләрнең барлык төр төркемнәре вәкилләрен җәлеп итү гаять мөһим. Аларның фикеренә йогынты ясау өчен идеологик көрәш барган хәзерге вакытта бу – көнүзәк мәсьәлә. Киләчәк – балалар һәм яшьләр кулында. Аларның нинди булып үсеп җитүе бездән тора. Шуңа күрә яшь буын белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк», – дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

  1. ДИН: республикада яңа мәчет төзеләчәк

Системалы эш алып барылу нәтиҗәсендә республика хаклы төстә милләтләр һәм диннәр арасында гармонияле мөнәсәбәтләр урнашу ягыннан үрнәк булып тора.

«Республикада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы – гаять әһәмиятле тарихи вакыйга турындагы хәтерне мәңгеләштерү эше дәвам итә. Казанда шундый атамалы мәчет төзү өчен мәйданчык әзерләү эше алып барыла. Җәмәгать урыны белән бергә мөселман комплексы Татарстан башкаласының тагын бер архитектур бизәгенә әйләнәчәк», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул кабат торгызылган Никола Тульский храмының Патриарх Кирилл тарафыннан изгеләндерелүе бу елның әһәмиятле вакыйгасы, христиан дөньясының җәүһәре – Казан Богородица монастырен дин тотучыларга кайтару эшенең бик мөһим этабы булганын билгеләп үтте.

Шул ук вакытта хәзерге шартларда безнең рухи хәзинәләребезне деструктив көчләр җентекле күзәтүдә тота, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Без кешеләр арасында дошманлык чәчү, ят инануларны көчләп тагу, динне басым ясау чарасы буларак куллану омтылышларын күрәбез.

Бу шартларда җәмгыятьнең тарихи нигезләрен һәм рухи саулыгын саклауда ышанычлы таяныч – традицион дини оешмалар аеруча мөһим роль уйный.

Дин әһелләренә һәм барлык дин тотучыларга игелекле хезмәтләре, акыл белән үлчәп эш йөртүләре, Ватанга тугрылыклы булулары өчен рәхмәтемне җиткерәм», – диде.

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышы елдагыча С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

  1. Газ кертү һәм юллар төзелеше

«Татарстанлылардан килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нигезендә урам-юл челтәре мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Быел 1200 км юл төзекләндереләчәк, авыл җирлекләрендә 974 км юл норма таләпләренә туры китереп төзеләчәк», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, ул Транспорт министрлыгы республика авылларында күпер корылмаларына инвентаризация уздырырга һәм аның йомгаклары нигезендә күперләрне торгызу буенча яңа программа эшләргә тиешлеген әйтте.

Тулаем республикада илебез Президентының газлаштыру буенча биргән йөкләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында зур күләмдә эш башкарыла. 2030 елга кадәр 50 меңнән артык йорт хуҗалыгына газ кертү күздә тотыла.» Без «Газпром» компаниясенә нәтиҗәле хезмәттәшлегебез өчен рәхмәтле», – диде Татарстан Рәисе.

  1. Авыл хуҗалыгы: атчылыкны үстерергә, мөгезле эре терлек кимегән районнарда хәлне төзәтергә

Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкны продукциянең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итеп, үз алдында торган бурычларны лаеклы рәвештә үтәп килә.

«Быел 4 млн тоннадан артык ашлык, 1 млн тоннадан артык майлы культура, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла. Әлеге күрсәткечләрнең нигезен авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тырыш хезмәте, шулай ук системалы рәвештә авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелгән дәүләт ярдәме чаралары тәшкил итә. Быел гына да әлеге максатларга 16,7 млрд сум акча бүлеп бирелде, шулардан 12,4 млрд – республика бюджетыннан», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада атчылык үсешенә аерым зур игътибар бирелүен билгеләп узды.

«Бу максаттан төбәк проекты кабул ителгән, аның нигезендә 2032 елга атлар санын 1,5 тапкыр арттыру ниятләнә. Бу безгә нәселле базаны көчәйтергә, яшь белгечләрне тармакка җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Төп бурыч – атчылык традицияләрен саклау, аны үсеп килүче буын арасында популярлаштыру», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгына, район башлыклары белән беррәттән, проектны гамәлгә ашыру механизмнарын уйлау, билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү юнәлешендә эшләргә йөкләмә бирде.

«Элек-электән ат татар халкы тормышы белән тыгыз бәйле. Аты барның – дәрте бар, ди ата-бабалар. Без бүген дә бу хакта онытмаска тиеш. Атларга карата булган мәхәббәтне сакларга кирәк, бигрәк тә яшьләр арасында», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек баш саны бик кимегән районнарны атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек саны аеруча кимегән районнарны атады.

«Татарстан традицион рәвештә илдә терлекчелек буенча лидер. Шул ук вакытта мөгезле эре терлек саны кимүе буенча тискәре вазгыять күзәтелә. Соңгы 5 елда мөгезле эре терлек 17 процентка кимегән. Апас, Зәй, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Спас районнарында авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә аеруча начар вазгыять. Баш саны кимегән һәр муниципалитетта вазгыятьне тотрыкландыру өчен конкрет чаралар кабул итәргә кирәк, шул исәптән терлекчелек комплекслары төзелеше, кече хуҗалык формалары үсеше буенча», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

  1. Яңгыр сулары канализацияләрен төзекләндерү эшләре буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк

«Кызганычка каршы, уздырылган инвентаризация йомгаклары буенча яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән объектлардан файдалану һәм аларны карап тоту өлешендә сораулар күп туды. Бу эшне башкару – турыдан-туры муниципалитетлар вазыйфасы. Без җитәкчеләр, шулай ук гражданнар ял итү урыннарына сакчыл мөнәсәбәттә булырлар дигән өметтә калабыз», – диде Татарстан Рәисе.

Ул яңгыр сулары канализациясенең тузган булуы (бу аеруча Казан шәһәренә карый) бүгенге көндә кискен торган мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады. «Татарстан Хөкүмәтенә аларны төзекләндерү буенча эшләрне максатчан финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк булачак», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул, халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлау йомгакларыннан чыгып, идарәче оешмалар эшенә шикаятьләрнең саны бермә-бер артканын билгеләп узды. «Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Дәүләт торак инспекциясенә, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларына идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре эшен контрольгә алырга һәм аңа күзәтчелек итәргә кирәк», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

  1. Сәламәтлек: кадрлар үзәге булдырыла

Быел Республика клиник хастаханәсен яңартып кору буенча комплекслы эшләр башкарыла.

Казанда амбулаториядә онкология ярдәме күрсәтү һәм авыруны башлангыч чорында диагностикалау үзәге төзелә.

«Чирне алдан кисәтү – безнең эшебезнең нигезе. Быел гына да 1,5 млн кеше диспансеризация узды, 40 меңнән артык кешенең авыруы ачыкланды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республиканың олы яшьтәге гражданнары өчен өстәмә сәламәтлек саклау үзәкләрен һәм сәламәт озын гомер медицинасы үзәген ачуны планлаштырыла.

Тармакта кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен Татарстанда «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары эшләп килә. «Бу елның августыннан яңа чара – белгечләр җитми торган районнарда ихтыяҗ зур булган вазыйфаларга эшкә урнашучыларга 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кертелде. Шулай ук республика белгечләренә һөнәри хезмәт юлында һәрьяклы ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өчен Кадрлар үзәге булдыру турында карар кабул ителде», – дип белдерде республика Рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөек Тукай һәйкәле

  1. Габдулла Тукайның тууына 150 еллыкны бәйрәм итүгә әзерлекне башларга!

Быел республикада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее кысаларында бик күп төрле чаралар уздырылды. Илебез Президенты Указы нигезендә Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турында карар кабул ителде. «Федераль үзәк белән берлектә әлеге мөһим датаны әзерләү һәм уздыру буенча чаралар планын эшләп бетерергә һәм аны гамәлгә ашыра башларга кирәк. Габдулла Тукай – татар халкын бөтен дөньяга таныткан олы шәхес. Ул киләчәктә дә милләтнең рухи һәм иҗади символы булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

  1. Иминлек: әлеге мәсьәләгә формаль карарга ярамый!

«Бүгенге көндә безнең өчен иң өстенлекле бурыч – киң мәгънәсендә алганда, гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү.

Барлык дәрәҗә хакимият органнарына, предприятиеләргә сәнәгать объектларының һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итү объектларының террорчылыктан сакланган булуын, гражданнар өчен саклану корылмаларның әзерлеген тәэмин итү, халыкка аларның кайда урнашкан булуы һәм, тулаем алганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирү буенча урыннарда алып барыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга зур игътибар бирергә кирәк.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, әлеге мәсьәләгә формаль карарга ярамый. Һәр җитәкче урында әлеге эшне оештыру өчен шәхси җаваплы» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Һәрберегезне куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибарлы булырга, төрле хәвеф-хәтәрле очраклар килеп чыгу мөмкинлегенә җаваплы карарга чакырам», – дип өндәде республика Рәисе.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Минтимер Шәймиевкә киләсе елда 90 яшь тула, шул уңайдан Рөстәм Миңнеханов 2027 елның аңа багышлануын әйтте.

  1. 2027 ел – Минтимер Шәймиев елы!

«Киләсе елда Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәриповичка 90 яшь тула.

Минтимер Шәриповичның бүген безнең арада булуына без бик шатбыз.

Минтимер Шәрипович республикабызны бик катлаулы елларда җитәкләде. Аның зирәклеге, эзлекле, төптән уйланылган һәм тотрыклы сәясәте нигезендә Татарстанда милләтләр һәм конфессияләр арасында тынычлык, гражданнар арасында татулык сакланды, Россиядә тиңдәше булмаган киң колачлы социаль-икътисади программалар гамәлгә ашырылды...

Безнең күпләребезгә, шул исәптән миңа да, Минтимер Шәрипович командасында эшләргә, идарә эшендә тәҗрибә тупларга насыйп булды. Олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы.

Хөрмәтле ватандашлар!

Татарстанны торгызуга һәм үстерүгә, тулаем республикабыз һәм илебез тарихына зур өлеш кертүен исәпкә алып, легендар җитәкчебезгә олы ихтирам йөзеннән 2027 елны Татарстан Республикасында Минтимер Шәймиев елы дип игълан итәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул эчтәлекле чыгышын Минтимер Шәриповичның «республикабыз брендына әйләнгән сүзләре» белән тәмамлады: «Без булдырабыз! Без бергә!»

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар