news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе көне билгеле

news_top
Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе көне билгеле
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе – Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы – 19 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде, дип яза «Татар-информ».

«Закон буенча республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы утырышында ант биргәннән соң керешә», – дип сөйләде парламент секретаре Лилия Маврина.

Тантана теле- һәм радио аша трансляцияләнәчәк.

«Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында уза. Бу – федераль үзәк вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре, депутатлар корпусы, Министрлар Кабинеты, ТР Рәисе администрациясе һәм башка катнашучылар», – дип билгеләп үтте Маврина.

Ул ачыклык керткәнчә, барлыгы 770 кешене, шул исәптән 100 ТР Дәүләт Советы депутатын чакыру планлаштырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар