Рөстәм Миңнеханов хәләл ярминкә турында: «Шәхсән үзем тикшердем! Сез дә килегез!»
Бүген «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл ярминкәсенең тантаналы ачылышы узды. Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Kazan Halal Market» сәүдә мәйданчыгы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисади форумы кысаларында эшли. Ярминкәнең ачылышы форум кысаларындагы беренче рәсми чара иде.
-
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы Казанда 13-18 май көннәрендә була. Әлеге форум Татарстанда 2009 елдан башлап һәр ел саен уздырыла. 2023 елдан чарага федераль статус бирелде.
Рөстәм Миңнеханов: «Хәләл – миллионлаган кешене берләштерә торган тормыш фәлсәфәсе»
Ачылу тантанасы нәшидләр башкару һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән аятьләрен укудан башланып китте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, бүгенге көндә хәләл ул – миллионлаган кешене берләштерүче һәм рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыручы яшәү фәлсәфәсе.
Бүгенге көндә хәләл ул – тирән рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра һәм бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә торган тулы бер тормыш фәлсәфәсе. Татарстан, ислам икътисадын үстерүдә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә, – дип әйтте ул.
Шулай ук Татарстан Рәисе дөньякүләм хәләл продукция базарының үсүен билгеләп үтте. Татарстанда гына да 150дән артык хәләл продукция җитештерүче исәпләнә, 20гә якын компания үз продукциясен чит илләрдә сата.
Ярминкәдә Россиянең 15 төбәгеннән һәм чит илләрдән 150 компания катнаша
Быел ярминкәдә үз продукциясен Россиянең 15 төбәгеннән һәм башка илләрдән – Әфганстан, Пакыстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегалдан 150 компания тәкъдим итә.
«Татарстанда хәләл ярминкәләр – күркәм традиция, ул анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга ярдәм итә», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ачылышта Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та бар иде.
Рәсми ачылыштан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм форум кунаклары экспозиция белән танышты. Соңрак республика җитәкчесе телеграм-каналында: «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»ның беренче чарасында – Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» ярминкәсендә булдык. Үзләренең хәләл продукциясен Россия төбәкләреннән, күрше илләрдән 150 компания һәм Иран, Һиндстан, Төркия, Сенегал, Әфганстан һәм башка дәүләтләрдән килгән кунаклар тәкъдим итте! Кызыклы һәм сыйфатлы әйберләр, тәмле продуктлар – шәхсән үзем тикшердем! Сез дә килегез!» – дип язып калдырган иде.
Азык-төлектән алып бизәнү әйберләренә кадәр бар
«Kazan Halal Market»та азык-төлек, кием-салым, йорт җиһазлары, чәй, бал, тәм-томнар, косметика, бизәнү әйберләре сатып алырга мөмкин. Барысы да «Хәләл» сертификациясе белән. Биредә даими эшли торган сату нокталары да, шулай ук хәләл маркет вакытында гына ачык булганнары да бар. Мәсәлән, Пакыстаннан дөге һәм чәй сату ноктасы әлеге 6 көн дәвамында гына эшләячәк.
«Пакыстан иле көчле чәйне бик ярата, аның белән сак булыгыз! Йоклый алмаячаксыз», – дип кисәтеп тора иде сатучы.
Ярминкәдә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылган «Татар Базары» мәйданчыгы да бар. Биредә үз товарларын 50дән артык милли бренд тәкъдим итә. Шулай ук монда да төрле итләр, казылыклар, балыклар, сөт ризыклары, чәйләр, камырлар, милли киемнәр, бизәнү әйберләре бар.
Ярминкә 13-18 майда 8:00-19:00 сәгатьләрдә эшләячәк.