news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: «Туган телен кадерләгән милләт үзе дә кадерле булыр, ди халык»

news_top
Рөстәм Миңнеханов: «Туган телен кадерләгән милләт үзе дә кадерле булыр, ди халык»
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Туган телен кадерләгән милләт үзе дә кадерле булыр, ди халык» – бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә билгеләп узды.

Чара VII чакырылыш парламентның 23нче утырышы кысаларында уза.

Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм диннәр арасындагы татулык горурланырлык кыйммәтебез булып саналуын искәртте. «Республикада татулыкта 175 милләт яши. Безнең төп бурыч – аларның телләре, мәдәниятләре, традицияләре саклануына ярдәм итү. Әлеге юнәлештә Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшенең уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Моның өчен Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтемне белдерәм», – диде.

Татарстан Рәисе тел һәм гореф-гадәтләр гаиләдә олысыннан кечесенә тапшырылуын ассызыклады. «Бу эштә төп көч мәгариф тармагында. Бүген телне саклауда иң күп өлеш кертүчеләр – туган тел укытучылары», – дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов чарага 20-40 ел стажлы туган тел укытучылары чакырылганын искәртте һәм аларның басып күренүен сорады.

Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында уза. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнаша.

Шулай ук, Татарстандагы хакимиятнең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәләре вәкилләре, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр һәм республикадагы барлык муниципаль берәмлекләр вәкилләре чакырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар