news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифасына кереште: «Алда безне зур эш көтә»

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы узды.

news_top
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифасына кереште: «Алда безне зур эш көтә»
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Иң элек, сәхнәгә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан байраклары, шулай ук ТР Рәисе хакимияте символы булган штандарт чыгарылды.

Закон буенча, республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ант биргәннән соң керешә. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәгә Рөстәм Миңнехановны чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп ант бирде:

«Татарстан Республикасының күп милләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Конституциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазифаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм».

Аннан залда РФ һәм ТР дәүләт гимннары яңгырады. Тантанада катнашучылар Рөстәм Миңнехановны тәбрикләп алкышладылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Төрекмәнстан, Үзбәкстан башлыкларыннан килгән котлау телеграммаларын укыды.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Татарстан бүген бөтен ил генә түгел, бөтен дөнья белә»

Аннан Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады.

«Татарстан бүген позитив брендка әйләнде, аны бөтен ил генә түгел, бөтен дөнья белә. Шушы бренд алга барсын, үсеш алсын!

Татарстанның уңышлары – Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасының максатка омтылучан һәм җайга салынган эшчәнлек нәтиҗәсе. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, нечкә тоемлавыгыз, оптималь карарлар таба белүегез нәтиҗәсендә республикада уңайлы, рәхәт, имин тормыш өчен яңа мөмкинлекләр туа. Болар республикага ышанычлы рәвештә алга атларга ярдәм итә», – диде ул һәм РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның котлавын җиткерде.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Соңгы елларда мәгариф үсешендә уңай үзгәрешләр күп күзәтелә»

Тантанада Татарстанның халык укытучысы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова татар телендә чыгыш ясады.

«Сез укытучылар белән очрашу вакытында: «Алга таба юлыбызны мәгърифәттә күрәбез», – дигән идегез. Соңгы елларда мәгариф үсешендә уңай үзгәрешләр күп күзәтелә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, төзекләндерелә, инфраструктура яңартыла, инновацион проектлар тормышка ашырыла», – диде ул.

Рәсимә ханым бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең республикада ил күләмендәгедән югарырак булуын билгеләп үтте. Укучыларның уңышлары артында укытучылар торуын ассызыклады һәм республикада укытучылар әзерләү, һөнәри үсешләрен тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылганы әйтте. Ул барлык укытучылар исеменнән рәхмәт әйтте.

«Республикабызда яшәүче барлык халык вәкилләренең туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә, күп милләтле халыкның бердәмлеген ныгытуга, татар милләтен берләштерүгә юнәлдерелгән башка адымнар Татарстанны уңайлы яшәү шартлары территориясенә әйләндерде. Бу халкыбызда республика һәм илебезнең киләчәгенә зур өмет уята», – дип сөйләде халык укытучысы.

Ул Рөстәм Миңнехановка эшчәнлегендә уңышлар, көч-куәт, ныклы сәламәтлек теләп: «Хәерле сәгатьтә!» – диде.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Россиядәге тормыш сыйфаты Татарстанда бик ачык күренә»

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та котлау сүзләрен җиткерде.

«Сайлау нәтиҗәләре сез сайлаган юлның дөрес булуын раслый: 2 млн сайлаучы республикадагы үзгәрешләргә теләктәшлек күрсәтте. Россиядә 2025 елда сайланган төбәк башлыклары арасында бу – иң югары күрсәткеч.

15 ел төбәк җитәкчесе буларак, Рөстәм Миңнеханов иң югары нәтиҗәләргә омтылучанлыгын һәм халык иминлеге турында кайгыртучанлыгын күрсәтә», – диде ул.

Алга таба Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, депутат Александр Бабаков котлады.

«Татарстан халкы төбәк башлыгы вазифасында сездән башка бүтән кешене күз алдына китерми. Республика үсешен сезгә генә ышанып тапшыралар. Республикада зур потенциал булдырылган, ул Россия куәтен тәшкил итә.

Алга таба да тотрыклык үрнәге булуыгызны, гадәти булмаган карарлар белән эшләвегезне телим. Россиядәге тормыш сыйфаты Татарстанда бик ачык күренә», – диде ул.

Залда бер-бер артлы котлаулар, алкышлар яңгырады.

«Ихлас рәхмәтемне кабул итегез»

Барлык котлау сүзләре җиткерелгәч, Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Татарстанның күп милләтле халкы сайлавын кабул итеп, республиканың барлык халкы алдында, гореф-гадәтләрне, кыйммәтләрне һәм туган җиргә мәхәббәтне саклап калган һәм безгә тапшырган ата-бабалар, шулай ук киләчәк буыннар алдында алар язмышы өчен җаваплы булуымны аңлыйм. Бөек Ватан сугышы елларында азатлыкны саклаган барлык Ватанны саклаучыларга һәм бүген махсус хәрби операция барышында ил иминлеге өчен көрәшүче аларның варисларына баш иябез. һәр ветеранның, һәр Ватанны саклаучының һәм аларның гаиләләренең иминлеген тәэмин итү – шәхсән минем һәм шулай ук барлык хакимият органнарының бурычы», – диде Татарстан Рәисе.

Ул Россия Президенты Владимир Путинга республикага шәхси ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәтен, шулай ук, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

«Безнең беренче Президентыбыз, Россия Хезмәт Герое, Остазым Минтимер Шәймиевкә рәхмәт. Миңа изге теләкләр юллаган һәркемгә рәхмәт, ихлас рәхмәтемне кабул итегез», – дип мөрәҗәгать итте Рәис.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов соңгы 5 елда Татарстан пандемия, санкцияләр басымы алдында да тотрыклы үсеш күрсәтүен ассызыклады. «Бүген Татарстан командасы – илгә һәм республикага хезмәт итүчеләр, туган илен яклап, эш урынында көч куючылар. Алда безне зур эш көтә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тантана тәмамлангач, җыелган халык тарала башлады. Утырышта катнашучылар урамга чыкканда, концерт залы каршында яшьләр «ура» кычкырып, татарча җырлар башкарып тора иде.

«Татарстан бик күп өлкәләрдә алдынгы төбәк булып тора»

Без исә бүгенге тарихи чара турында җәмәгатьчелек фикерләрен дә җиткерәбез.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева:

«Заманалар җиңел түгел. Бүген зур, уңышлы эшләр алып барыла. Авыр шартларда да республикабызның күрсәткечләре югары. Икътисад, төзелеш, мәгърифәт, сәламәтлекне саклау өлкәләрен алсаң да, Россиядә беренчеләрдән булып барабыз. Шул исәптән, беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр белән тыгыз элемтәдә булып, аларга ярдәм итеп, гаиләләренә таяныч булып торабыз.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасына күтәренке күңел, зур ышаныч белән килдек. Чөнки сайлауларда шундый күрсәткечләр булды: ул Рәисебез – Рөстәм Нургалиевичка халык никадәр ышанганы, никадәр бердәм булуын күрсәтә. Чөнки ул, чыннан да, эш күрсәтә ала торган шәхесебез, җитәкчебез. Күп сөйләп тормый.

Рөстәм Нургали улы юлламаларында да: «Халык белән бергә, халыкны ишетеп эшләргә тиешбез», – дигән фикерне кабатлый. Бүгенге нәтиҗәләрдән чыгып караганда, халык та аны никадәр аңлавын, хуплавын күрәбез.

Шушы темпларны югалтмыйча алга таба да эшләргә язсын. Моның өчен бердәмлек кирәк. Шушы вакытта Россиянең республика көчен берникадәр киметмичә алга барыр өчен көрәшкән чакта, әнә шулай ике юнәлешне дә берьюлы алып барырга кирәк. Кеше шундый ышанычлы җитәкчеләргә таянырга тели», – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Республикадагы мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итү бурычы тора»

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:

«Башка төбәкләрдән аермалы буларак, республиканың 40ка якын программасы бар. Алар нык әһәмиятле. Татарстан Рәисе, аның командасының һәм безнең бурыч – шушы программаларны саклап калу һәм федераль программаларда да катнаштырып, барысын да хәл итү.

Рәис соңгы вакытта коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне контрольгә алды. Су, җылылык бирү мәсьәләләре кискенләшеп китте. Боларны 5 ел эчендә тулаем хәл итеп бетерә алмасак та, ахырга кадәр җиткерербез, дигән фикердә торам. Шуңа күрә бу бурычларны хәл итү әйбәт булачак», – диде депутат.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бөтен Россия буенча Рөстәм Миңнехановның авторитеты зур»

Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов:

«Бүген тантаналы көн. Татарстанлылар моңа кадәр Рөстәм Нургалиевич алып барган эшне бәяләделәр. Аның сайлауларда җиңүе – Татарстан халкының Рөстәм Миңнеханов алып барган юнәлешкә теләктәшлек белдерүен аңлата. Алга таба да Татарстанның үсеш кичерүен телим, Россия Федерациясенең терәк-таянычы булсын иде. Татарстанда толерантлык, үзара ихтирам булыр дип телим.

Бу – команда алдында да зур җаваплылык. Сайлау көнне дә шулкадәр активлык булды. Шуңа ышанам: Рөстәм Нургалиевич җитәкләгән команда теләсә нинди мәсьәләне хәл итә ала, төрле авырлыклардан чыгу юлын таба ала. Татарстанда гаилә кору өчен, балаларны укыту, бизнесны алып бару өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Шуңа күрә татарстанлылар шуның өчен тавыш бирде дә.

Бөтен Россия буенча Рөстәм Миңнехановның авторитеты зур. Шуңа күрә Татарстан халкы сайлауларда аңа теләктәшлек белдерде. Татарстан икътисады үсеш кичерергә, Татарстаныбыз Россиядәге төбәкләр арасында беренчелекне саклап калырга тиеш. Алдагы көннәребез дә матур, имин булыр дип өметләнәм», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Казаныбыз, Татарстаныбыз белән горурланабыз»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев:

«Рәисебезнең теләге белән театрыбызның яңа бинасы төзелде. Бөтен дөньяны шаккатырдык. Аллаһка шөкер, яңа бинага күчендек, төрле чаралар уздырабыз. Рөстәм Нургалиевичка исәнлек-саулык телим. Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытып яшәргә язсын. Казаныбыз, Татарстаныбыз белән горурланабыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Республика җитәкчелеге гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып бара»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проектының региональ координаторы Эльвира Әхмәтова:

«Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның бу вазифага сайлануы халыкның аңа булган югары ышанычын һәм бүгенге көндә җитәкчелек алып барган сәяси-икътисади юнәлешнең дөрес юлдан баруын күрсәтә. Бу юнәлеш тотрыклылык, милләтара дуслыкны ныгыту, телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, икътисадны тагын да югарырак баскычка күтәрү өстендә алып барылган эшнең нәтиҗәсен чагылдыра.

Бүгенге көндә республика җитәкчелеге тарафыннан гаиләләргә ярдәм күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту өстендә зур эш алып барыла. Киләчәктә дә республикабыз ныклы, бердәм, тату һәм бәхетле гаиләләр территориясе булып калсын иде», – диде Эльвира Әхмәтова.

Фото: © «Татар-информ»

«Рөстәм Миңнехановның сайлануы – Раббыбызның тәкъдире»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин:

«Бүген аңа бик авыр йөк тапшырдык. Җилкәсенә тау кадәрле җаваплылык аудардык. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә Рәисебез өчен догада булырга кирәк. Раббыбыз аңа Хак юлда күп игелекләр кылырга, өммәтебез, Ватаныбыз һәм милләтебез файдасына дип башланган күп хезмәтләрне хәере белән тәмамларга һәм яңаларын куярга насыйп итсен. Республикабыз Аллаһының рәхмәтендә һәм яклавында булсын!

Дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди турындагы тарихка күз салсак, аның әтисе беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Галиевның император Николай II коронациясендә булганлыгы турында әйтелә. Бу – бер бөек вакыйга буларак тасвирлана. Бүген дә, шулай ук, тарихи вакыйга. Рөстәм Нургалиевич өчен халык та тавыш бирде, бу, шулай ук, Раббыбызның тәкъдире дә. Безнең бурыч – Татарстан Рәисенә һәрьяклап ярдәм итәргә һәм аңа дога кылырга.

«Әйт: «И, падишаһлыкның хуҗасы Аллаһ! Син хакимлекне теләгәнеңә бирәсең, теләгәнеңнән тартып аласың; теләгәнеңне олылыйсың, теләгәнеңне хур итәсең. Бөтен яхшылык [һәм яманлык] – Синең генә хакимлектә. Һичшиксез, Син – һәрнәрсәгә Кодрәтле» («Әлү Гыймран» сүрәсе, 26 нчы аять). Бу аятьтән без нәрсә аңлыйбыз? Рөстәм Нургалиевич Аллаһның тәкъдире белән Татарстан Рәисе булды», – диде мөфти.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Республиканың дәрәҗәле, абруйлы, көчле икътисадлы булуы белән горурланабыз»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов:

«Республикабызның шундый дәрәҗәле, абруйлы, көчле икътисадлы булуы, халкының тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе елдан-ел, көннән-көн үсә баруы белән горурланабыз. Камиллекнең чиге юк. Шушы матур динамиканы – үсеш эзлеклелеген –республикабыз киләчәктә яңадан да куәтлерәк, зуррак, өметлерәк адымнар белән дәвам итәр дип уйлыйм», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Миңнехановның республиканы үстерү юнәлешендәге эшен дәвам итүен телим»

Биш тапкыр Гагарин кубогы иясе, «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов:

«Аның өчен бик шатмын. Республиканы үстерү юнәлешендәге эшен дәвам итүен телим. Без аңа хәлебездән килгәнчә теләктәшлек белдереп торырбыз. Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында кешеләрнең йөзләрендәге елмаюларга игътибар иттем, барысы да безнең лидер өчен шатланды», – диде ул.

Фото:«Татар-информ», Рамил Гали

«Республикабыз бөтен яклап ышанычлы кулларда»

Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал:

«Татарстан бүгенге көндә дә чәчәк ата. Рөстәм Нургалиевич, шулай ук, республикабызны үстерүне дәвам итәр дип уйлыйм. Моңа бик тә өметләнәбез. Ул яшьләргә дә, аерым алганда сәнгатькә дә гел игътибарлы булды. Сәнгатьне ярата. Шулай булгач, республикабыз бөтен яклап ышанычлы кулларда», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Алдагы бишьеллык республика үсешендә хәлиткеч этап булыр дип саныйм»

Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев:

«Бездә вазгыять ничек кенә яхшы булмасын, киләчәктә тагын да яхшырак булса иде, дип телибез. Минемчә, безнең алдагы бишьеллык республикабыз үсешендә хәлиткеч этап булыр. Республика халкы, иртән торгач та, эшкә бара, эш урыннары бар, яшәү урыннары бар, төзелештә без тулаем ил буенча беренче урыннарны билибез.

Соңгы вакытта Татарстанда күпсанлы мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачылды. «Республикада яшь гаиләләргә лаеклы тормыш өчен шартлар тудырыла. Шуңа күрә киләчәктә Татарстанда халкы саны да артыр дип өметләнәм», – диде Марат Нуриев.

«Лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:

«Татарстан тәвәккәл адымнар белән алга атлый. Милләтебезнең лидеры Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете. Бүгенге көндә Татарстан дөнья мәйданына чыкты. Әлбәттә, моның нигезендә халкыбызның тырыш хезмәте һәм инде, иң беренче чиратта, Рәисебез Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, олы тәҗрибәсе ята», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Рөстәм Миңнеханов социаль тармакка зур игътибар белән карый»

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова:

«Бүген – тарихи, мөһим вакыйга. Быел без Татарстан тарихында беренче тапкыр Рәисне сайладык. Бүген республика халкы өчен бик дулкынландыргыч көн. Бүген без үзебез өчен үсеш юлын билгелибез. Рөстәм Нургали улы гади кешеләрнең ничек яшәгәнен белә. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе, социаль яклау аның өчен беренче чиратта тора. Ярдәмгә мохтаҗ булучыларга ярдәм чаралары дәвам итәр дип ышанабыз.

Рөстәм Нургали улы социаль тармакка зур игътибар белән карый, кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Без дөньядагы иң яхшы республикада яшибез»

Казандагы «Туган авылым» милли комплексына нигез салучыларның берсе, «Туган батыр» проекты авторы Радик Абдрахманов

«Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабында эшләү минем өчен зур тәҗрибә булды. Минемчә, без дөньядагы иң яхшы республикада яшибез. Безгә төрле төбәкләрдән килгән кунакларга һәрвакыт Татарстанга яшәргә килергә киңәш итәм. Без җәннәттә яшибез, чөнки бездә барысы да бар.

Сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар зур темплар белән үсә. Мәдәният, халык өчен ял урыннары, спортка зур игътибар бирелә. Яшьләр өчен бик күп проектлар эшләнә.

Татарстанда бик күп мөһим чаралар уза. Бездә бик күп консуллыклар ачыла, чөнки Татарстанда инвестицион климат бик яхшы. Республикадагы толерантлыкны да билгеләп үтәргә кирәк: төрле дин вәкилләре, төрле милләт вәкилләре дуслыкта һәм татулыкта яши. Үсеш, бизнес белән шөгыльләнү, гаилә кору өчен Татарстанда барлык шартлар да бар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Рөстәм Миңнеханов хәрби операциядә катнашучыларны игътибарсыз калдырмый»

Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков:

«Рөстәм Нургали улы безне игътибарсыз калдырмый. Махсус хәрби операция катнашучыларына, аларның гаиләләренә ярдәм төп мәсьәлә булып кала. Бүген бу тантанада да минем хезмәттәшләр лаеклы урыннарны алды.

Рөстәм Нургали улының иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы буларак, аның җиңүендә бер дә шикләнмәдем. Безнең хәрәкәт юнәлеше инде билгеләнгән. Без «тышкы яктан» нәрсә көтәсен, ничек эшләргә икәнен аңлыйбыз. Эшебезне дәвам итәчәкбез. Авырлыклар бар: махсус хәрби операция дә, санкцияләр дә, әмма безнең максат – икътисади-социаль үсеш. Без, һәрвакыттагыча, барысын да җиңеп чыгачакбыз», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар