Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек аеруча кимегән районнарда вазгыятьне төзәтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек саны аеруча кимегән районнарны шелтәләп телгә алды.
Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасының эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә әйтте.
«Татарстан традицион рәвештә илдә терлекчелек буенча лидер. Шул ук вакытта мөгезле эре терлек саны кимүе буенча тискәре вазгыять күзәтелә. Соңгы 5 елда мөгезле эре терлек 17 процентка кимегән. Апас, Зәй, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Спас районнарында авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә аеруча начар вазгыять. Баш саны кимегән һәр муниципалитетта вазгыятьне тотрыкландыру өчен конкрет чаралар кабул итәргә кирәк, шул исәптән терлекчелек комплекслары төзелеше, кече хуҗалык формалары үсеше буенча», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.