Рөстәм Миңнеханов: Илебездә иң олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән котлыйм. Быел без истәлекле бу көннең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән юбилей елы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. Шул рәвешчә, Бөек Җиңүнең әһәмияте, совет халкының кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта тиңдәшсез каһарманлыгы кыйммәте тагын бер кат игътибар үзәгенә куелды.
Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары, оныкларының балалары Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җирне ярату хисләрен йөрәкләрендә кадерләп саклый килделәр. Без, Бөек Җиңүнең варислары, тарихны бозып шәрехләүгә юл куймабыз, халкыбызның сугышчан һәм хезмәт фидакарьлеге турында чын дөреслекне киләсе буыннарга да тапшырырбыз.
Сугыш афәте һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. Яу кырына киткән 700 мең татарстанлының яртысыннан артыгы батырларча һәлак булды. Туган җир өчен гомерен фида кылган һәркемнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да саллы өлеш кертте. Аның предприятиеләре сугышның беренче көннәреннән үк хәрби заказлар үтәүгә кереште. Авиатөзелеш үзәкләренең берсе булган Казанда хәрби очкычлар ясап чыгарылды. Заводларда сугыш кирәк-яраклары һәм зенит җайланмалары җитештерелде, фабрикаларда хәрби кием тегелде. Авыл кешеләре азык-төлек тәэминаты мәсьәләләрен хәл итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде.
Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны үз-үзләрен аямыйча яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк, республика җиңүне якынайту өчен сугышчыларга төрлечә ярдәм күрсәтә. Данлыклы ата-бабаларыбызның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалы, һичшиксез, халкыбызның патриотик бердәмлеге нигезен тәшкил итә, гражданлык үрнәге булып тора.
Вакыт агышын туктатып булмый һәм, ни кызганыч, җиңүчеләр буыны сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Республика ул рәхимсез сугышта катнашкан һәркемгә мөмкин кадәр уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен зур тырышлык куя.
Кадерле ветераннар, тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен кылган батырлыкларыгыз һичкайчан онытылмас. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, газизләрегезнең, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәгез!
Һәммәгезгә бәхет, уңышлар һәм иминлек телим.
Тантаналы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.