Рөстәм Миңнеханов: «Габдулла Тукай киләчәктә дә милләтнең рухи һәм иҗади символы булачак»
Габдулла Тукай киләчәктә дә милләтнең рухи һәм иҗади символы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасында билгеләп узды.
Ул быел республикада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар үткәрелгәнен искәртте.
«Ил Президенты Указы белән Габдулла Тукайның тууына 150 еллыкны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турында карар кабул ителде. Федераль үзәк белән берлектә, бу мөһим датага әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын эшләп бетерү әһәмияткә ия, һәм аны аны гамәлгә ашыруга керешергә кирәк. Габдулла Тукай – татар халкын бөтен дөньяга таныткан олы шәхес. Ул киләчәктә дә милләтнең рухи һәм иҗади символы булачак», – дип белдерде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.