news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга: Кая гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым

news_top
Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга: Кая гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым
Фото: © "Татар-информ"

Бүген ТР Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады, бу сорау утырышның көн тәртибенә кертелде.

«Бүген гади көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде, кая гына эшләсәк тә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгәндә, сез Казанда эшләдегез. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идем. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар