news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен белдерде

news_top
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен белдерде
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китү турында карар кабул итүен белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Гаризамны имзаладым һәм секретариатка тапшырдым. Бүгенге утырышта минем гаризаны каравыгызны сорыйм», – диде Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламент рәисенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирде. Карар җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында кабул ителде, дип яза «Татар-информ».

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

  • Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы – 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган.
  • Белеме: 1972 елда – Әлмәт газ сәнәгате техникумын,1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда – Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Сәясәт фәннәре докторы.
  • Хезмәт эшчәнлеге:1963 – 1966 елларда – Әлмәт шәһәрендәге Миңнебай газ-бензин заводында токарь, «Әлмәтбурнефть» трестында машина йөртүче. 1970 – 1972 елларда – Әлмәт шәһәрендә комсомол һәм партия эшендә. 1972 – 1978 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы. 1978 – 1985 елларда – Халык депутатлары шәһәр советының башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары.1985 – 1987 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре. 1987 – 1988 елларда – «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын бер үлчәмдә тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы. 1988 – 1989 елларда – Халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты рәисе. 1989 – 1990 елларда – ТАССР сәүдә министры.1990 – 1991 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары. 1991 – 1995 елларда – Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе. 1995 – 1998 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры. 1998 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 март 2026
    Исемсез
    Матур кеше булды. Аның дәрәҗәсендә аны алыштырырлык кеше тумаган әле, дип саныйм. Россия парламентын җитәкләргә кушсалар, аны да иң әйбәт итеп башкаручы булыр иде. Үзе исән чакта ук Әлмәттә аның бюстын, мәйданын һәм урамын булдырырга кирәк. Мондый кешеләр 1000 елга бер генә туа.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар