news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламада атчылык турында: «Аты барның дәрте бар, ди ата-бабалар»

news_top

Республикада атчылык үсешенә аерым зур игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Бу максаттан төбәк проекты кабул ителгән, аның нигезендә 2032 елга атлар санын 1,5 тапкыр арттыру ниятләнә. Бу безгә нәселле базаны көчәйтергә, яшь белгечләрне тармакка җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Төп бурыч – атчылык традицияләрен саклау, аны үсеп килүче буын арасында популярлаштыру», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгына, район башлыклары белән беррәттән, преоктны гамәлгә ашыру механизмнарын гамәлгә ашыру, билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү юнәлешендә эшләргә йөкләмә бирде.

«Элек-электән ат татар халкы тормышы белән тыгыз бәйле. Аты барның дәрте бар, ди ата-бабалар. Без бүген дә бу хакта онытмаска тиеш. Атларга карата булган мәхәббәтне сакларга кирәк, бигрәк тә яшьләр арасында», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар