Лисичанскидагы халыкны ашатучы Рөстәм Гатин: «Анда кешеләр куркыныч фильмдагы кебек яши»
Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин – сукбайлыкта йөрүче кешеләр өчен «Приют человека» хәйрия проектын оештырган кеше. Бүгенге көндә аның командасы, кыр кухнясы ярдәмендә, Лисичанскидагы җирле халыкны кайнар ризык белән тәэмин итә. Рөстәм Равиловичның Чаллыда вакытын туры китереп, әңгәмә корып алдык.
«Сукбайларны бөтенесе дә әйләнеп узарга тырыша. Ә без аларны ашата алыр идек»
Рөстәм Равилович, хәйрия эшчәнлегенә ничек керешеп киттегез? Сүзне шуннан башласагыз иде.
Кешеләргә ярдәм итү – безнең өчен яңа әйбер түгел. Без Чаллыда инде 3 ел хәйриячелек белән шөгыльләнәбез. Минем проект халыкны тукландыруга юнәлтелгән. Чөнки мин үземне белә-белгәннән бирле туклану өлкәсендә эшлим: пешекчедән башлап генераль директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән кеше. Берничә мөһим проектым бүген дә уңышлы гына эшләп килә. Шуларның берсе – инвестор белән берлектә ачкан «Каймак» татар рестораны. «Кыр кухнясы» проекты белән, Россия Президенты катнашындагы чараларда халыкны ашатканыбыз бар.
Карьера үсешенең билгеле бер этабына җиткәч, белемнәрем, эшем җәмгыятькә дә файда китерә башларга тиеш, дигән фикергә килдем. Рухи үзгәреш кичергәндә, Чаллыдагы бик гыйлемле Габдерәшит хәзрәт белән танышуым да очраклылык кына булмагандыр.
Пандемия башланып, барлык туклану оешмалары ябылган чор иде ул. Габдерәшит хәзрәт минем «кыр кухнясы» белән шөгыльләнүемне белеп, ифтарлар оештыруда ярдәм итүемне сорады. «Кыр кухнясын» эшләтеп җибәрдек, анда тәмле ашлар әзерләдек. Ифтар ризыкларын авыр хәлле гаиләләргә, тулай торакларда яшәп, чын мәгънәсендә ябылуда калган чит ил студентларына, коронавирус белән көрәшүче табибларга тарата идек. Шул рәвешле без бу проблемаларга һәм әлеге геройларга игътибар да юнәлттек.
Рамазан ае уңышлы тәмамланса да, әлеге эшне дәвам итү ихтыяҗы калды. Без, Габдерәшит хәзрәт белән берлектә, игелекле эшләргә юнәлтелгән төрле акцияләр уздырдык. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр илттек, картлар йортларына ярдәм күрсәттек. Шул рәвешле «Болгар» хәйрия фонды барлыкка килде. Габдерәшит хәзрәт фондның директоры булып санала. Әлеге фонд төрле оешмалардан финанс ярдәме алу һәм аны рәсми рәвештә теркәү өчен кирәк иде.
Соңрак хәзрәт игелекле гамәлләргә юнәлдерелгән даими проект булдыру нияте белән чыкты. «Рөстәм, тик бу проектны син уйлап табарга тиешсең. Чөнки аны син алып барачаксың», – диде ул.
Без «кыр кухнясы» ярдәмендә нинди категориядәге кешеләргә файдалы була алачагыбызны уйлый башладык. Әлеге проектта кыр кухнясы ниндидер бер талисман булды.
Кыр кухнясы – теләсә-кайсы урында, теләсә нинди шартларда ризык әзерләп була торган инструмент. Йортсыз, урамда калган кешеләрне бөтенесе дә әйләнеп узарга тырыша. Алардан барысы да йөз чөерә, ә менә без аларны ашата алыр идек, дигән идея туды. Шул рәвешле, үз алдына йортсыз, кыен хәлдәге кешеләрне тукландыру һәм социаль-адаптацияләү бурычларын куйган «Приют человека» проекты барлыкка килде. Әлеге проектның инде ике ел ярым эшләве – чыннан да әлеге ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп булуы хакында сөйли.
«Шәһәрләр бомбага тотылган, юлларда ракеталар тырпаеп тора, танклар гади техникадан күбрәк»
Лисичанскига китү кем идеясе булды? Командагыз ничек тупланды?
Яз башы иде бу. Габдерәшит хәзрәт белән җомга намазыннан чыктык. Биредә кешеләргә ярдәм итү инде җайга салынган, ике елдан артык эшләү дәверендә аның нәтиҗәләре дә бар. Башыбызга: «Әллә соң безгә хәзер Донбасска юл тотаргамы?» – дигән фикер килде. Тик, Донбасска китү өчен, безгә акчалата терәк булырдай «тыл» табарга кирәк иде.
Иң башта бу ниятебез хакында якын дусларыбызга әйттек. Гаиләләребезгә сөйләми тордык. Иң сөендергәне: безнең белән китәргә теләк белдергән команда бик тиз тупланды. Без әлеге проектка беркемне дә чакырмадык – бу безнең проектның төп кагыйдәсе дә булып тора. Командабызда барысы да – үзләре теләп, «мин файдалы булачакмын» дип килгән кешеләр. Нәтиҗәдә, без төрле һөнәр ияләреннән торган команда туплауга ирештек. Бер дустыбыз – бензоэлектроприборлар буенча мастер, икенчесе – кулыннан теләсә нинди эш килә торган балта остасы. Чөнки анда чатыр кирәк булуы да, түбә ясап кую ихтыяҗы да килеп чыгарга мөмкин. Без бит сугыш барган җирләргә килеп эләгүебезне аннары кына аңладык. Баштарак «сугыш» сүзен әйтергә курка идек. Ә хәзер моның шулай икәнлеген бөтен кеше дә белә инде.
Өченчебез – хәзрәт, ул безнең рухи таянычыбыз. Командабыздагы тагын бер егет – автослесарь. Мин – пешекче. Командабызның соңгы әгъзасы – табиб Николай Зотов булырга тиеш иде. Кызганычка, китәребезгә 2 атна кала, Николай Зотов мобилизацияләнде. Һәм без аның урынына бокс буенча спорт мастеры таптык. Шул рәвешле авыр шартларда бер-беребезнең гомерен саклый алырлык команда җыелды. Һәм, әйтергә кирәк, төрле һөнәр ияләрен бергә туплау – бик дөрес карар булды.
Финанс ярдәме сорап, мин «Бердәм Россия» партиясенә һәм Гомумхалык фронтына мөрәҗәгать итеп карадым. Безнең куркынычсызлыкны тәэмин итә алмауны сылтау итеп, алар үтенечне кире какты. Ә менә Чаллы мэры Наил Мәһдиевтан көз башында уңай җавап алдык. Йөк машинасына «ВАЗ» автомобиле, боткалар пешерү өчен төрле ярмалар, тушенкалар тутырдык та Лисичанскига юл тоттык.
Андагы шәһәрләр нинди хәлдә?
Донбасс территориясенә килеп керүгә, шок халәтендә калдык. Бездәге кебек үк шәһәрләр… Алар бомбага тотылган, юлларда ракеталар тырпаеп тора, танк һәм хәрби техника гади техникадан күбрәк. Хәрбиләр саны да гади халык саныннан артык. Шок шулхәтле көчле дәрәҗәдә иде, килгәч тә берничә көн бер-беребез белән сөйләшә алмадык.
Безне республиканың вице-премьеры каршы алды. Шул минутта ук яныбызга бронежилетлар кигән, автоматлар тоткан сак бастырып куйдылар.
Безгә Лисичанскида яшәргә рөхсәт бирелмәде. Анда әле хәзер дә куркыныч. Тик, теләсә кайсы минутта ракета килеп төшү ихтималы булуга карамастан, 25 мең халык (шуларның 2000е – балалар) әлеге шәһәрдә яшәвен дәвам итә…
Без һәр көн саен Луганскига кайтып йөрибез. Республика безнең яшәвебез өчен уңайлы шартлар тудырды – бездә газ да, ут та, су да бар. Һәр көнне иртәнге 4тә торып, Луганскидан 120 км ерактлыкта урнашкан Лисичанскига китәбез. «Обстрел»га эләгү куркынычы булганга, кайбер урыннарны бик тиз үтәргә туры килә. Ракеталарны әйләнеп узабыз. Менә шул юлда барганда, командаңда пешекчеләр генә булмаганына бик сөенәсең. Кемдер ракеталарны ерактан күреп ала, кайсыбыздыр бу урынны тиз үтәргә кирәклеген искәртә.
Лисичанскида су, газ, җылылык, элемтә юк… 100 мең кешелек шәһәр куркыныч фильмнардагы кебек яши. Без Лисичанскига октябрьдә килдек. Ул вакытта тышта 5 градус җылы иде әле. Ә хәзер вакыты белән -15-20 градуслы салкыннар да була. Ә өйләрдә җылылык юк. Кешеләр буржуйкалар куеп, ишегалдында учак ягып җылынырга тырыша. Шәхси йортларда яшәүчеләргә җиңелрәк, әлбәттә. Кайберәүләр башкаларны да үзләре янына яшәргә кертә.
Бүгенге заманча технологияләр, гаджетлар заманында кемнедер менә шундый шартларда көн итүе башка сыймаслык әйбер булып тоела.
«Беркайчан да бу кадәр халык ашатканыбыз юк иде»
Ашарга кайда пешерәсез?
Без һәр көнне 5000 кешене җылы ризык белән тәэмин итәбез. Минем беркайчан да ул кадәр халык ашатканым юк иде. Шәһәркүләм бәйрәмнәрдә ашатканда да, моның өчен 2 атна алдан әзерләнә башлый идек. Ә биредә без 6 кеше һәр көнне 5000 кешегә ашарга пешерәбез.
Утынны безгә алып киләләр. Аны үзебез ярабыз. Суны да мичкәләргә тутырып алып киләләр. Кыска гына вакыт эчендә балалар бакчасы бинасын ризык әзерләү урыны итеп үзгәрттек. Бөтен продуктлар, ярмалар, кыр кухнялары шунда саклана. Ризыкны кыр кухняларын куеп, урамда пешерәбез.
Ул 5000 кеше – нинди категориядәге кешеләр?
Бөтенләй кыен хәлдәге кешеләрне ашатабыз. Аларның җылы ризык әзерләргә бернинди шартлары да юк. Бу – ракета төшеп, фатирларыннан көл өеме генә калган, яки шартлаулардан тулы бер торак җимерелеп, яшәү урынын югалткан кешеләр. Аларның барыр җире юк. Күпләренең каядыр китү теләге дә юк, әйбәт вакытлар киләчәгенә өметләнеп яши бирәләр. Өмет бар, Татарстаннан бик күп гуманитар ярдәм килә. Республика Лисичанскидагы биналарны да торгызырга тырыша. Тик бу эш бик әкрен башкарыла яки төзекләндерелгәненә дә яңадан ракета килеп төшә. Мәкерле эшчәнлек алып баручы диверсантлар, кызганыч, һаман бар әле.
Кешеләргә зур, кайнар порцияләр өләшәбез. Җитми калган очракта да гуманитар ярдәм күрсәтү үзәкләре аларга тушенка, ярма, ниндидер сухпаек белән ярдәм күрсәтә. Татарстаннан йөк төягән машиналар гел килеп тора. Төрле районнар, шәһәрләр күпләп ярдәм җыеп җибәрәләр.
Безнең Лисичанскига китүебезгә тиздән ярты ел була. Шул вакыт эчендә безнең команда якынча 800 мең кешене ашатты. Бу – безнең өчен бик зур саннар.Тырышлыгыбызны күреп, республика җитәкчелегенең безне медаль белән бүләкләве дә бер дә көтелмәгән һәм шатлыклы вакыйга булды.
Нәрсәләр пешерәсез, Рөстәм Равилович, меню нинди?
Карабодай, тары һәм перловка пешерәбез. Ризыкны төрләндерергә тырышабыз. Без көн саен карабодай гына пешерсәк тә, канәгатьсезлек белдерүче булмаячак. Тик мин – пешекче һәм үз эшемне яратып башкарам. Халыкның менюның үзгәреп торуына сөенгәнен күргәч, күңелемә рәхәт була. Ничек кенә ач булмасын, һәр көнне бер үк төрле ризык ашау ашказаны-эчәклек эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый.
Ботканы ни рәвешле өләшәсез?
Пешереп бетергәч, аерым термосларга тутырып, шәһәрдәге 7 өләшү ноктасына илтәбез. Телибезме без моны, юкмы, шәһәр эчендәге юлны да санап, һәр көнне 250-300 километр ара узарга туры килә.
Кайвакыт мин халык янына чыгам. Пешергән ризыгыбыз тәмлеме, алар канәгатьме, җитәрлек салалармы – барысы белән дә кызыксынам. Без тәмле пешерәбез, мин моны беләм. Чөнки үзебез дә шушы ук ризыкны ашыйбыз. Тик миңа бу сүзләрне халыкның үзеннән ишетү бик мөһим.
Татарча сөйләшкәннәрен ишеткәч, күңелгә аеруча җылы булып китә. Анда татарлар күп түгел, тик алар бар. Татарстаннан икәнебезне ишеткәч, алар безнең янга килә. Яисә халык арасыннан «Без дә Татарстаннан», «Мин Казаннан», «Азнакайдан» дип эндәшәләр. Болар инде – бәхет эзләп читкә киткән шахтерларыбыз. Якташларыбызга тагын да күбрәк вакытыбызны бүләсе килә. Чөнки без андагы халыкка, җылы ризык һәм аралашудан тыш, башка берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз.
Сораулар бик күп, әлбәттә. Консервалар кайчан китерә башлаячакларын сорыйлар, конфет ашыйсылары килүләре турында әйтәләр… «Безне кайчан коткарачаклар?», «Кайчан түбәмне төзекләндерәләр?», «Тәрәзәне кайчан куялар?» – дип сорыйлар. Күз алдына гына китерегез, урамда -15 градус, ә кеше тәрәзәсез фатирда яши...
Халык торган урыннан берничә километр ераклыкта гына сугыш бара. Ракета төшсә, бинаны тулысынча юк итә. Бу – җир тетрәүдән дә куркынычрак. Ракета төшкәннән соң, бу йорт янына коткаручылар килеп җитмәячәк. «Ашыгыч ярдәм» дә ашыкмаячак. Йорт яна башлый икән, янгын сүндерүчеләрне дә чакырып булмый. Бу бина янып беткәнче яначак кына…
Бу – андагы кешеләр беркемгә кирәкми дигән сүз түгел. Бары тик анда аларга ярдәм итәрлек хезмәтләр юк.
Мондый хәлдә калганга безнең якны гаепләүчеләр күпме? Агрессия сизеләме?
Биредә безнең бәя бирүебез объектив булмаячак. Чөнки безнең янга бернәрсәләре дә булмаган кешеләр килә, һәм алар безгә чын күңелләреннән рәхмәтле. Алар – безнең кайнар ашыбыз һәм Татарстаннан килгән гуманитар ярдәм аркасында гына көн күрүчеләр. Ләкин агрессив карашлы кешеләр дә булуын кире кагып булмый.
«Хәзер минем эшем ярдәм итәргә теләүчеләргә ярдәм итүгә дә кайтып калды»
Бүгенге заманда кеше «хәйриячелек белән шөгыльләнү», «миһербанлылык», «ярдәм итү» төшенчәләреннән бик ерак кебек.
Бу тормышта ниндидер бер билгеле дәрәҗәләргә ирешкәннән соң, башка кыйммәтләр турында уйлана башлыйсың. Нәкъ шул чорда минем остазым барлыкка килде – мин Габдерәшит хәзрәт белән таныштым. Аның вәгазьләре минем өчен бик файдалы булды. Мин үземдә булган әйберләр белән бүлешергә тиеш икәнлегемне аңладым. Әгәр дә син тагын да уңышка ирешергә, озаграк яшәргә телисең икән, башкалар белән бүлешергә тиешсең. Бу – эшли. Мин моның шулай икәнлегенә инандым. Үз мисалымда сторислар төшерә, роликлар күрсәтә башлагач, безгә ярдәм итәргә теләк белдереп, бик күп кешеләр шалтырата башлады.
Башкаларга ярдәм итәргә теләүче кешеләр аз, дисез. Андыйлар бик күп. Ни дәрәҗәдә күп булуларын хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз. Бүгенге көндә безнең проект кысаларында ярдәм итәргә теләүчеләр саны ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдән күбрәк. Мин, әлбәттә, проект кысаларында гына сүз алып барам. Хәзер минем эшем ярдәм итәргә теләүчеләргә ярдәм итүгә дә кайтып калды.
Хәзер минем эшем ярдәм итәргә теләүчеләргә ярдәм итүгә дә кайтып калды.
Ярдәмгә мохтаҗлар белән эш инде көйләнгән. Кайнар аш ашатыла, билгеле көннәрдә юрист, психолог, дин белгечләре белән очраша алар. Ә менә ярдәм итәргә теләүчеләр белән нәрсә эшләргә? «Минем кар чистартышасым килә», «Акча күчерәсем килә», «Киоск бүләк итәргә телим», – диләр алар. Мин әлеге кешеләргә: «Ярар, киоскны шунда-шунда китереп калдырыгыз», яки «азык-төлекне шунда кертеп куегыз» дип кенә әйтә алмыйм бит. Мин алар белән очрашырга, үзләренең файдалы булачакларын аңлатырга, проектыбыз хакында сөйләргә тиешмен. Кеше үзенең акчасы нәрсәгә сарыф ителәчәген күреп, белеп китәргә тиеш.
Мин үз гомеремдә бер кешедән берни сорамадым. Акча җыюлар да игълан иткәнем булмады. Төрле оешмалардан, аптырап: «Син грантлар сорап язасыңмы соң? Каян аласың бу хәтле кешеләргә ярдәм итәрлек акчаларны?» – дип сорыйлар. «Юк, грантларга язмыйм, мин бары тик кешеләргә рәхмәт әйтәм», – дим мин аларга. Аллаһы Тәгалә дә: «Миңа рәхмәтле булыгыз, сорагыз. Шул чакта мин сезгә бирермен», – дигән. Мин үзебезнең проектка ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт әйтәм. Аның күңеле була, икенче юлы инде ул 3 түгел, 5 кап печенье алып килә.
Менә шушы ярдәм итүдән алынган хис-кичерешләр ниндидер карьера үсешенә караганда мең тапкыр кадерлерәк миңа. Президент белән очрашудан да, министрлар белән аралашудан да минем аның кадәр энергия алганым булмады. Мохтаҗларга ярдәм итә алуым, ярдәм итәргә теләүчеләргә ярдәм итә алуым бирә миңа энергияне.
Миңа хан сарайлары да, ниндидер югары дәрәҗәләр дә кирәкми. Минем бүгенге көнгә кадәр ташпулатларда яшәп бәхетле булган кешеләрне күргәнем юк әле. Аларның йортны җылыту белән проблемалары була, зур өйне җыештыруы бик кыен, аннары алар ул йортны сата алмый интегә.
«Әтием һаман да елый»
Донбасска китүегезне якыннарыгыз ничек кабул итте?
Әтием һаман да елый. Ул, мөгаен, анда ни дәрәҗәдә куркыныч икәнне ачык аңлаучы бик аз кешеләрнең берседер. Әни исә: «Бу – синең карарың, һәм сине беркем дә кире күндерергә тиеш түгел. Горурланам», – диде. Әлбәттә, әни дә тыштан гына шулай тыныч күренә. Тик әни минем кечкенәдән мөстәкыйль икәнемне һәм башымның үз урынында булуын яхшы белә.
Тормыш иптәшем әлеге карарымны аңлап кабул итте. Аның фикеренчә, хатын-кызга тулысынча бәхетле булу өчен бәби алып кайтырга кирәк. Нинди генә Европа кыйммәтләрен пропагандаласалар да, бу шулай булып кала. Безнең тәрбиябез, динебез, менталитетыбыз да шул яклы. Ә инде ир-ат, үзен чын ир-ат итеп хис итсен өчен, берәр геройлык кылырга тиеш. Хатыным минем Лисичанскига китүемне әнә шул геройлык дип кабул итте.
Үзегез хәрби хезмәттә булдыгызмы?
Армиядә булмадым, һәм бу – мине һәрвакытта да борчып торды. Хәрби билетым бар, мин хезмәткә чикле күләмдә яраклы. Яшьтәшләрем хезмәт иткәндә мин укыдым, кабат тагын бер югары белем алырга туры килде.
Донбасска китүем белән мин армиядә хезмәт итмәвемне унлата компенсацияләдем. Миңа хәзер моның өчен бер тамчы да оят түгел.
«Тулысынча кара эчле кешеләр булмый ул»
Рөстәм Равилович, төрле фикерле кешеләр бар. Гуманитар ярдәм илткән кешеләргә дә тәнкыйть күп ява. Сезгә дә сүзләр күп ирештерәләрдер?
Андыйлар бар. Андый кешеләрдән башка мөмкин дә түгел. Алар безгә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә. Шәһәрдәге сукбайларны ашата башлагач, мин нинди генә сүзләр ишетмәдем. «Пиар өчен эшли, тиздән туктар», – дип көлделәр. Менә шундый кешеләргә киресен дәлилләр өчен, миңа финанс ягыннан бик авыр вакытларда да әлеге проектны дәвам итәргә туры килде.
Аннан мин иң начар фикерле кешеләрнең дә күңел төбендә ниндидер изгелек булуына ышанам. Тулысынча кара эчле кешеләр булмый ул. Без аларга шул яктылыкны табарга ярдәм итәргә тиешбез. Бер очрак турында сөйләп узарга кирәктер. Интернет киңлекләрендә үзенең усаллыгы белән дан тоткан, илне, җитәкчелекне, халыкны, бөтен дөньясын сүгеп язучы бер фейк миңа: «Мохтаҗларга акча күчерәсем килә», – дип язды. Күчерде дә.
Иң начар кеше күңелендә дә аз гына булса да миһербанлык бар, аны кымшатып җибәрергә генә кирәк.
Без тормышның иң төбендәге – беткән, эчкече, подвалларда аунап ятучы кешеләргә ярдәм итәбез. Шул рәвешле башкаларда да аларга карата аз булса да мәрхәмәт уятасы килү теләге туа. «Нигә сез эшләргә иренеп, эчкечелеккә бирелгән кешеләргә ярдәм итәсез?» – дип, еш сорыйлар миннән. «Алар бит – потенциал җинаятьчеләр. Әгәр дә без ярдәм итәргә алынмасак, ашатмасак, киендермәсәк, алар киләчәктә сезнең балаларга ташланырга мөмкин», – дим.
Без, урамнан алып кереп, йөзгә якын кешегә ярдәм күрсәттек инде. Алар арасыннан күпләрнең минем белән Лисичанскига китәселәре килә. Сукбайлыкка бирелгән бер табиб-реаниматологны үзем дә алып китәр идем, тик моның өчен мөмкинлекләрем генә юк. Ул – югары белемле табиб, КДМУ тәмамлаган. Анда ичмасам, кешеләргә ярдәм итәр, яраларын бәйләргә булса да булышыр иде. Монда эчеп, азып-тузып йөргәнче, ул анда халыкка файдалы булачак.
Ул – табиблар династиясеннән. Әнисе дә табибә булган. Инсульт булганнан соң, әнисен карарга туры килгән, эшсез калган. Эшсез ир-ат тиз арада бирешә ул. Менә шундый халәткә килү өчен 5 минут кирәк, ә кешечә тормышка әйләнеп кайтулары бик кыен бирелә.
Бу хәлләргә кайчан нокта куелыр икән?
Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм. Чөнки без махсус операциядә катнашмыйбыз. Без җирле халыкны ашатабыз. Миссиябез шуның белән төгәлләнә.
Әгәр дә махсус операция турындагы фикеремне сорасагыз, әйтә алам. Әгәр дә махсус операция башланмаган булса, мин көн дә күрә торган аяныч хәлләр безнең шәһәрдә булыр иде. Анда яшәүчеләр дә, берәр кайчан шундый ситуациядә калырбыз, дип уйламаганнар.
Без моны аңлыйбыз, шуңа да без илебезгә ярдәм итәргә алындык. Безгә моның өчен республика һәм шәһәр зур ярдәм күрсәтә. Шәһәр безнең бөтен чыгымнарыбызны каплый. Моннан тыш гаиләләребезне тәэмин итү мөмкинлегебез дә бар, чөнки безгә билгеле суммадагы хезмәт хакы да түләнә. Депутатлар безгә «үз теләге белән фронтка китүче» статусы бирү турындагы сорауны да күтәреп чыктылар.
Мин үземнең командама һәм безгә ярдәм иткән барлык кешләргә чиксез рәхмәтле. Февраль ахырында мин кире Лисичанскига юл тотачакмын.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт.