Рөстәм Гайзуллин театр бинасы турында: «Без бу бинага сеңгән, бу бина безгә сеңгән»
Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» премиясе лауреаты Рөстәм Гайзуллин Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчүенә бәйле фикерләре белән уртаклаша. Актерның сүзләрен Тинчурин театрының социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйганнар.
«Ну, нәрсә дип әйтим инде. Күрегез инде бу бинаны, бу залны. Бу бит инде безгә сеңгән урын... Без бу бинага сеңгән, бу бина безгә сеңгән.
Әлбәттә, яңарыш, үзгәреш булырга тиештер инде ул. Булырга тиеш, диләр, шулай уйлаганнар икән, димәк, без, солдатлар сыман, шунда барабыз да уйныйбыз.
Ә бу бинаны сагынмау мөмкин түгел. Биредә 20 елга якын вакыт үткән бит инде. 2016 елда беренче тапкыр бу труппага килеп кушылдым мин. Беренче тапкыр тамашачы алдына чыгулар – барысы да күңелдә уелып калган.
Татарстан, 1 икән – Татарстан, 1. Тамашачыларыбызны да шул бинада көтәбез, шул залларны тутырып, матур итеп спектакльләрдә уйнарга насыйп булсын.
Тик нәрсә дисәң дә, бүгенге көндә репетициягә шул бинага йөри торган артистлар монда кире кайталар да: «Монда җылы, монда рәхәт, монда якты, монда үзебезнеке», – диләр. Ышанабыз, Аллаһы боерса, киләчәктә Татарстан, 1 адресы буенча урнашкан бина да үзебезнекенә әверелер, күңелебезгә хуш килер. Иң мөһиме – тамашачыларыбызга ошасын», – ди Рөстәм Гайзуллин.