news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның килене иреннән ничә яшькә зуррак булуын әйткән

news_top
Салават Фәтхетдиновның килене иреннән ничә яшькә зуррак булуын әйткән
социаль челтәрләр

Җырчы Салават Фәтхетдиновның килене Рузия, язылучыларының сорауларына җавап биргәндә, ире Рөстәм Фәтхетдиновтан ничә яшькә зуррак булуын әйткән.

«Мондый сораулар бик күп килә. Миңа – 24, иремә 21 яшь», – дип язып калдырган ул, үзләренең яшь аермасын белергә теләүчегә.

Сорауларга җавап биргәндә, Рузия үзенең бәби тапканнан соң да академик ял алмыйча, укуын дәвам итүен, медицина университетының соңгы курсында белем алуы турында әйткән.

Бер «подписчигы» Рузиядән: «Сез фатирда яшисезме, үз йортыгыз беләнме? Ирегезнең әти-әнисе беләнме?» – дип кызыксынган. «Без әти-әниләрдән аерым, үз фатирыбызда яшибез», – дигән ул.

«Улыгызны безгә кайчан күрсәтәсез?» – дигәнгә яшь әни: «Минем аны бөтен дөньяга күрсәтәсем дә, шул ук вакытта бөтен кешедән яшерәсем дә килә», – дип, кызык итеп җавап кайтарган.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 декабрь 2023
    Исемсез
    Торалар ди бергэ,хэзер,инде айрым йорт,лэ аерым квартирада инде.
  • 10 декабрь 2023
    Исемсез
    Бэхетле сабый булсын исэн сау устергэ язсын
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар