Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Авзалов: «Гомердә дә Минзәләдә яши алмам дип уйлый идем. Театр тота икән»

news_top_970_100
Рөстәм Авзалов: «Гомердә дә Минзәләдә яши алмам дип уйлый идем. Театр тота икән»
фото: Рамил Гали

Рөстәм Авзалов – Минзәлә театрының яшь артисты, әле аның дәрәҗәле исемнәре дә, йолдызлы рольләре дә юк. Бәлки хәтерләүчеләр бардыр: 2022 елның кышында Минзәлә театрының 3 яшь егете армиягә китте, егетләрне театр гына түгел, тамашачылар да көтте. Шушы егетләрнең берсе Рөстәм иде инде. Егет кеше хезмәт итеп кайтты һәм хәзер кабат яраткан театрында хезмәт итә. Тамашачы аны театрның премьераларында – Гогольнең шул исемдәге пьесасы нигезендә куелган «Өйләнү» спектаклендә, Чехов хикәяләре нигезендә куелган «Кыйпылчыклар» спектаклендә, Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасында, «Гаҗәеп көн» бэби-спектаклендә күрә ала. Рөстәм белән, бернигә дә карамаста,н театрны ярату турында сөйләштек.

Рөстәм, Чаллы егете ничек Минзәләгә килеп эләкте? Югыйсә, анда да менә дигән театр бар.

Чаллыда тусам да, мин бит Актанышта үстем. Иске Айман авылында.

Актанышның һәр авылыннан берәр билгеле кеше чыккан кебек. Сезнең авылдан да бармы андый билгеле шәхесләр?

Безнең авыл Шәймиев туып үскән Әнәк авылыннан 3 кенә километр ераклыкта урнашкан. Безнең авыл гадирәк.

Авылыгызның киләчәге бармы?

Авыл яши, яшьләр кайта, яңа йортлар салына. Безнең авыл җирлегенә кергән Чиялек, Колын авыллары да яши.

Актаныш халкының аларны аерып торган ниндидер сыйфатын әйтә аласыңмы?

Актанышларның бөтен Татарстан таный торган сүзләре бар инде: «Нәмә?», «Нәмәкәй?» Ялгыш кына «нәмә» дип ычкындырсаң, «Актанышныкымы әллә?» дип әллә кайдан танып алалар. Хәзер мин ул сүзләр белән сөйләшмим.

Айман авылыннан артист булам дигән хыял белән чыгып киттеңме?

Әйе. Башта – Алабугада, аннары Казанда укырмын, дигән хыял белән чыгып киткән идем. Әмма тормышның үз кагыйдәләре икән, әлегә Казанга укырга кереп өлгермәдем. Менә, Минзәлә театрында эшлим. Быел өлгермәсәм дә, киләсе елга булырмы, Казан мәдәният институтына укырга керергә уйлыйм.

Ни өчен Минзәлә театры? Әлбәттә, өйгә якынлыгыдыр, тагын?

Минзәлә театры белән балачактан ук таныш идем. Авылга спектакльләрен алып киләләр иде, бөтенесен бик яратып карый идек. Бик тирән тарихлы театр. Оешкан вакыты буенча, Татарстандагы татар дәүләт театрлары арасында өченче урында тора, дип беләм. Укыганда Актаныштан Алабугага Минзәлә аша йөри идек. Ул вакытта бу шәһәрдә яшәрмен дигән уй да башка да килмәде. Киресенчә, монда яши алмас идем, монда гомердә дә яшәмәячәкмен, дип уйлый идем.

Кечкенә булгангамы?

Бәләкәй шәһәрне шәһәр дип тә әйтеп булмый кебек. Күп катлы йортлар да булмагач, аны үзара «авыл» дип тә йөртәләр. Әмма тормышның үз планнары икән – кайтырга туры килде.

Хәзер ничек яшисең инде ул бәләкәй шәһәрдә? Кайнап торган яшьлек энергиясен ничек чыгарасың?

Безнең театрда яшьләр күп. Миннән алдагы курста укыган егетләр-кызлар биредә эшли. Ничектер алар арасына бик тиз кереп киттем. Чаллы да якында гына – нәрсә дә булса кирәк булса, машинага утырдың да чыгып киттең.

Хәзер Минзәләдә сине нәрсә тота?

Театр тота. Театрны бик яратам.

Тарихлы театрның тарихлы өлкән буыны яшьләрне ничек каршы алды?

Бездә яшьләрне бик яратып каршы алалар, өйрәтәләр, киңәш бирәләр, дөрес юлга кертәләр, юнәлеш бирәләр...

Ачуны китермиме ул дөрес юлга юнәлтүләр?

Ачу килә дә соң инде... тәҗрибәле кешенең сүзе кирәк инде. Алар начарлыкка әйтми.

Әйбәт инде, өлкәннәр сүзен бер карышмыйча тыңласаң... Бигрәк әйбәт яшьләр икән сездә.

Төрле чаклар була инде. Дөресе – алар әйткәнне аңларга тырышабыз. Конфликтлар чыкмый.

Синең «Өйләнү» спектаклендәге Степаныңны яраттым. Бер карасаң, хезмәтче роле генә бит, Подколесин, Кочетков роле кебек зур роль түгел. Башта ачу килмәдеме, нигә мин Подколесин түгел, дип?

Режиссер шулай күргәндер инде. Ул артистларны кастинг белән үзе күргән образларга туры китереп сайлады. Миңа калса, спектакльдә һәрберебез үз урынында. Безне укыганда ук шулай өйрәттеләр: агачны уйнасаң да шәп итеп уйна. Шуңа минем, Подколесин роле зуррак, Степан роле кечерәк, дип уйлаганым булмады.

«Өйләнү». Степан – Рөстәм Авзалов, Подколесин – Рөстәм Зиннуров

Фото: © Рәмис Нәҗмиев фотосы, Минзәлә театрының матбугат үзәге

Булганга риза булып яшисеңмени?

Әлбәттә, беренче пландагы рольләр уйныйсы килә. Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасында Марат ролен кечкенә роль димәс идем. Яңа гына Чехов әсәрләре буенча куелган «Кыйпылчыклар» спектаклендә Кулдаров ролен башкардым. Тагын булыр әле, Алла бирсә!

Минзәлә – гел юлда йөри торган театр. Яратасыңмы гастрольләрне?

Үзенә бер кызыгы бар аның. Гастрольдән рәхәт ару белән кайтасың.

Казан театр училищесын тәмамлаганнар Алабугада укучыларга икенчел итеп карамыймы?

Андый бүленеш булса да, ул – шаяру дәрәҗәсендә генә. Кимсетү юк.

Артист халкының холкы гел әйбәт кенә булып бетми. Әйтик, өлкән буын артистларындагы начар сыйфатларны күргәч, алай булырга ярамый, дигән уй туамы?

Һәр кешенең үзеннән тора. Авылда да андый караш бар иде инде – «артистлар бозык» дигән сүзләр ишетелә иде. Артист кеше «юк» дип әйтә белергә тиеш. Мин әйтә беләм дип уйлыйм.

Артист рольдән баш тарта аламы?

Юктыр. Ул алай дияргә тиеш түгел. Укыганда ук безгә аңлаттылар аны: режиссер ничек тели – бездән шундый образ ясый ала. Без – режиссер кулындагы кешеләр һәм ул теләгәнчә булырга тиешбез. Кайчакта режиссер күргән белән без аңлаган туры килмәгән чаклар да була. Әмма эш барышында ниндидер уртаклык табыла.

Нинди роль уйнап карар идең?

Ниндидер бер фантастик явыз персонажны уйнап карыйсы килә. Андый роль белән очрашкан юк бит әле.

Синең ачуның чыгарасы җиңелме? Бик ачуыңны чыгарып сугышып китә аласыңмы?

Тел белән генә хәл итергә тырышабыз инде. Без бит – мәдәният өлкәсендә эшләүче кешеләр.

Авылдан – Алабугага, аннары Минзәләгә килгән егетнең җирле егетләр белән бәргәләшеп алулар булмадымы?

Элек андый хәлләр булган, дип сөйлиләр. Хәзер тыныч.

Син ниндидер рольне эләктерү өчен нинди дә булса корбаннарга бара аласыңмы? Рөстәм Зиннуров, мәсәлән, «Иблис»не уйнар өчен кашларын кырганын хәтерлим. Кемнәрдер режиссерга сорарга яки ялынырга мөмкин.

Ялыну дигән әйбер юк ул миндә, гаиләбездә дә юк. Роль хакына каш, чәчне генә кырып була инде. Анысы мөмкин. Мөмкин кадәр сәләтеңне күрсәтәсең инде. Режиссер кушканны эшлибез.

Режиссерны гына көтеп утырасыңмы, әллә, үзең белеп, режиссерны шаккатырырлык итеп эшли аласыңмы?

Эшләрбез.

Минзәләдә йорт салып төпләнергә уйлыйсыңмы?

Әйе. Биредә кеше үз йортын салып яшәргә тырыша. Авыл баласы бит инде барыбер үз йортын булдырырга тартыла. Үз бакчаң, ишегалдың, дигәндәй.

Үз кишерең, суганың...

Үз бәрәңгең.

Рөстәм, Минзәлә театры – иң беренчеләрдән булып бэби-театрлар куя башлаган театр. Син дә бэби-спектакльләрдә уйныйсың һәм күпмедер тәҗрибәң бардыр. Яңа уйный башлаучыларга киңәш бирә аласыңмы?

Әйе, яратам бэби-спектакльләрне. Балалар килеп ябышалар, кочаклый да башлыйлар. Кыенлыгы да бар – кычкыралар, шаулыйлар. Игътибарны нык тотарга кирәк. Ә инде киңәш шул: бала белән аны зур кеше итеп күреп сөйләшергә кирәк.

Өч егет армиягә бергә чыгып киттегез дә бер шәһәрдә хезмәт иттегез. Дуслар белән уңайлыракмы?

Әйе, 3 егет киттек, бер шәһәрдә булсак та, төрле подразделениеләрдә хезмәт иткәч, сирәк күрештек. Үзең генә китү яхшырак та бугай, курку хисе тизрәк югала, ышаныч арта үзеңә. Яңа дуслар табыла.

Хезмәт иткән 1 ел өзеклектән соң сәхнәгә кайту авырмы?

Әйе. Армиядә башка тормыш. Киткәндә бу турында уйламадым да. Барабыз да кайтабыз кебек. Армиядә үзеңне ничек куясың – шулай бара инде ул. Ә менә кайткач «зажим»нар барлыгы нык сизелде, булып чыгармы икән, дигән борчудан котылырга, киредән ачылырга 2-3 ай кирәк булды.

Артист булуыңны белгәч, хезмәттәшләрең ничек дип атады үзеңне?

Артист булуымны белгәч бик кызык кабул иттеләр. «Чынлапмы?» – дип гаҗәпләнделәр. «Дәүләт театрында» дигәч, «о-о-о» диделәр. Командирлар да хөрмәт белән кабул итте. «Артист», «актер», «татарин-артист» дип атадылар.

Татарга мөнәсәбәт нинди?

Татарларны хәйләкәр диләр.

Нәрсәдән чыгып әйтәләр?

Татарлар «лазейка» эзлиләр, читтә калырга тырышалдар, дип уйлыйлар. «Вы же татары хитрие» дигән сүз анда актуаль. Бу тормышта бераз хәйләкәр булмасаң, булмыйдыр да. Мин-мин дип гел алгы планга чыкканнарга да авыр. Бәлки, тыныч утырсаң, җайлырактыр. Кыскасы, армиядә мин үзем өчен күп әйбер алдым. Армиядән кайткач, тормышка башкачарак карый башлыйсың икән...

Ничек ул башкача?

Балалыктан чыгасың. Күңел ачып клубларда йөрү турында түгел, гаилә корып, акча табып, җитдирәк тормыш алып бару турында уйлыйсың. Әлбәттә, барысы да кешенең үзеннән торадыр, минем шулайрак булды.

Акча проблемасын ничек хәл итәсең?

Театр акчасы белән генә шәп булмый. Буш вакытта таксида эшлим. Аннан акча килә, һәм моңа гарьләнәсе түгел. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Безнең үзебезнең бию студиясе бар. Хәләл җефетем белән бию студиясе ачтык. Анда укытуын ул укыта, мин оештыру эшләре белән шөгыльләнәм.

Әйе, өйләнеп йөрисең бит әле. Котлыйм. Хатының бию укытучысымыни? Хатының сине дә «биетә» ала торганмы?

Тырышса – биетер. Без икебез дә Алабуга мәдәният училищесын тәмамладык.

Өйдә кем хуҗа булырга тиеш?

Ир кеше. Безнең гаиләдә дә гел әти хуҗа булды. Аңарчы бабай хуҗа булган. Әлбәттә, алар берсе дә тиран түгел иде – «әйттем, бетте» түгел.

Хатының, авыл килене буларак, сыер сава беләме?

Кайткач сорармын. Авылда хәзер сыер саварга аппарат бар ич.

Түбән Кама кызы, хәзер синең хатының булгач, Минзәләгә кайтамы?

Кайтты инде.

Гаиләң дә булгач, акча тагын да күбрәк кирәк булачак. Киләчәктә сайлау алдында калмассыңмы? Чөнки театр акчасы белән, әйтик, завод акчасы чагыштырырлык түгел – анда әйбәтрәк алалардыр.

Акча җитмәү гел актуаль проблема инде. Акчалырак эш турында уйлар беркайчан да юк түгел. Ләкин театр тота әле. Әлегә театрда эшләгән килеш кенә акча эшләү юлларын карыйм.

Театр нәрсә белән тота? Сәхнәгә чыгудан ләззәт аласыңмы?

Тамашачыдан ләззәт алам. Сәхнәдәге хәрәкәтемнән алар реакциясен күрәм дә, шул ләззәт бирә, шул алга таба эшләргә этәргеч бирә.

Менә шушы реакция, алкышлар ләззәтеннән тыела алмыйча сәхнәдә артыгын кыланып «попсага киткән» артистлар да була. Син чикне тоясыңмы?

Әйе. Анысын да өйрәттеләр.

Синең өчен чик кайда? Нәрсәләр эшләргә ярамый?

Уйнаганда арттырып җибәрергә ярамый. Кеше көлгән саен тагын да кызыбрак китәргә мөмкин – алай ярамый.

Сәхнәгә киенү-чишенүләргә ничек карыйсың? Сәнгати яктан бу – кирәкле гамәл булса?

Баралыр идем. Чама хисен югалтмыйча инде, әлбәттә.

Сәхнәдә нәрсәдер эшләгәндә, өйдәгеләр ни әйтер, дип уйлыйсыңмы? Әти-әниең: «Болай ярамый, тегеләй ярамый», – дип әйтеп торалармы?

Юк. Алар миңа ышаналар.

Китаплар укыйсыңмы?

Бик сирәк. Вакыт җитми. Тарихи китаплар укырга ярата идем. Минзәлә бит – бик тарихи шәһәр.

«Өйләнү» спектаклен пластик яктан Нурбәк Батулла белән эшләдегез. Нурбәк белән эшләү нәрсә бирде?

Зур тәҗрибә. Нурбәк турында ишетеп белә идем. Ул безнең театрда спектакльләр куйган бит инде. Артистлар бик мактап, кызыклы итеп сөйлиләр иде. Шуңа да эшләп карыйсы килә иде, кызыга идем. Эшләп карагач, буш сүзләр түгеллеген аңладым. Күп нәрсәгә өйрәндем. Ул үзенчәлекле, аның энергетикасына сокланырлык. Шәхес буларак та бик кызыклы, укымышлы кеше. Тагын эшләр идем. Гомумән, театрга яңа килгән һәр кеше – тәҗрибә бит ул. Һәрберсеннән нәрсә дә булса аласың.

Яшьләр дус яшисезме?

Бик дус яшибез. Роль өчен талашкан да булмады.

Бу сезонда театрда директор алышынды. Яшь буын җитәкчелек алышынуга борчыламы ул?

Бераз борчылу моменты булды. Әмма элеккеге директор Илнур Зөфәрович та, хәзерге директор Фаяз Гомәрович та – бик әйбәтләр, әлләни аерма күрмәдек, эш дәвам итә.

Минзәлә театрының эксперименталь спектакльләр белән шаулап алган чагы булды...

Миңа кадәр булды ул. Ишетеп кенә беләм.

Хәзер сездә тынычрак. Гастрольләргә дә мелодрама йөртүегез күренә. Эксперименталь спектакльләр белән гөрләгән шул чакларны кайтарасы киләме? Хәер, «Өйләнү», бәлки, шуңа да бер адымдыр, бәлки.

Үзем күрмәдем, әмма шул чорны күргән артистлар кызыгып искә ала, кайтарасы иде, дип сагынулар да бар. Эшләп карыйсы килә шулай итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100