Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асадуллин: «18 ел буе эшләп, әле генә нидер килеп чыга башлады»

Рөстәм Асадуллин – татар эстрадасында, чагыштырмача, яңа исем. Сәхнәгә ул «Яшьлегем» җыры белән «атылып» килеп керде, дибез. Ләкин җырчы өчен әлеге уңыш очраклы түгел, ул үзенең 18 ел гомерен музыкага багышлаган. Рөстәм белән сәхнәдә үзенчәлекле башкару һәм тәнкыйтьчеләр турында әңгәмә корып алдык.

news_top_970_100
Рөстәм Асадуллин: «18 ел буе эшләп, әле генә нидер килеп чыга башлады»
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Рөстәм Асадуллин быел «Татар җыры» фестивалендә катнашты.

Рөстәм, күптән түгел инде хитка әверелгән «Яшьлегем» җыры тирәсендә аңлашылмаучанлыклар туган иде, син бер җырчыны рөхсәтсез башкаруда гаепләдең, ул хәл ничек тәмамланды?

Без ул вакытта без бер-беребезне аңлап бетермәдек. Аннан соң шалтыратышып сөйләштек – бүген бер-беребез белән яхшы мөнәсәбәттә. Барысы да хәл ителде.

Хәзер эстрадада бик еш җыр бүлә башладылар бит.

Мин аның рәтен дә, нәрсә, ничек эшләгәннәрен дә белмим. Мин әлеге өлкәгә кереп кенә барам. Әлегә монда хәлләр ничек барганын бик өнәп бетермим, әле кемнең кем, нәрсә икәнен аңлый гына башладым. 1 елдан соң әлеге сорауга, бәлки, төгәлрәк җавап бирә алырмын.

Синең турыңа еш кына «сәер хәрәкәтләнә» дип язалар, моңа ничек карыйсың?

Ул минем үзеннән-үзе чыга инде. Мин аны репетиция ясап, каяндыр карап эшләмим. Эчтән чыга ул минем. Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим мин. Мин аны үзем сизмим дә, аннары телевизордан карагач – нәрсәдер эшлим шунда. Ул – минем күңел халәтем: ошамаса, карамагыз! Башкача булмый минем, туктап, болай гына басып җырлый алмыйм.

Социаль челтәрләрдә сиңа пародияләр дә еш күренә. Ачуланмыйсыңмы?

Юк инде, аларны карарга үземә дә кызык.

«Бер җырлы җырчы» дигәннәрне кабул итәсеңме?

Әйе, комментарийларда шундый хатлар күренә.

Ничек җавап бирәсең?

Андыйларга җавап кайтарган юк.

Тагын бер хит көтәргәме соң якын арада?

Белмим. Минем өчен үземнең барлык җырларым да хит. Алар минем балаларым кебек. Аларны кемдер кабул итә, кемдер – юк.

Син зур сәхнәгә инде олырак яшьтә, тәҗрибә җыеп мендең.

Мин әлеге сәхнәгә 18 ел килдем. Барыбер тамашачы мине ишетер, дип тырыштым. 18 ел буе эшләп, әле генә нидер килеп чыга башлады.

18 ел эчендә музыканы ташларга теләгән чакларың булмадымы?

Юк, бер тапкыр да. Чөнки ул минем күңелемдә, мин җыр белән яшим, илһамланам. Музыкасыз тормышымны күз алдына китермим.

Заллар тулы булмаган чакларың да булгандыр.

Булды, ләкин тамашачыларым аз да түгел иде, анысы да әйбәт. Беренче концертыма 100дән артык тамашачы килгәнен хәтерлим. Мин ул вакытта канәгать булган идем.

Хәзер залларың тулы, популярлык кинәт югалыр, дигән уйлар килгәне юкмы?

Андый әйбер дә булырга мөмкин. Аннан беркем дә сакланмаган. Ләкин мин шулай ук җырлавымны дәвам итәчәкмен. Минем аның турыда берничә тапкыр уйлаганым булды, бераз куркыта, ләкин мин барыбер җыр белән генә шөгыльләнәчәкмен. Әлеге юнәлешне ташламаячакмын.

Бүген үзеңне популяр дип саныйсыңмы?

Әз генә бардыр, кешеләр бераз таный башлады (елмая). Күпләр сорый инде, «йолдыз чире» бармы сездә, дип.

Бармы соң?

Ю-ук инде. Мин Түбән Камада 15 елга якын телевидениедә яңалыклар тапшыруын алып бардым, мине шәһәрдә кеше барыбер азмы-күпме белә иде инде. Популярлыктан башым әйләнде, дип әйтә алмыйм.

Рәхмәт, Рөстәм! Уңышлар сиңа!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 март 2025
    Исемсез
    моның бабасы Асад булгандыр инде. Асадули - блгаруди, гуляла девица, дип җырлар иде Әлдермеш карт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100