Россиянең мактаулы фермеры Дамир Шәйдуллов гаилә турында: «Тыл ышанычлы булырга тиеш»
Тәтештә яшәүче Дамир Шәйдуллов – Россиянең хөрмәтле фермеры дип танылган. 30 яшендә Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен ала. Инсульт кичергәннән соң ул егерме ел җитәкләгән совхозны ташлап китәргә мәҗбүр була. Табиблар җиңелрәк эш табарга яки бөтенләй эшләмәскә куша. Ул «җиңел эш»не - фермерлыкны сайлый.
Эштән түгел, гаиләдән башлыйкчы.
Дамир абыйның тормышында урын өстендә яткан вакыт булган. Ул вакытта хатыны, гаиләсе иң зур терәк булган. Үзе ул көннәрен авырлык белән генә искә алды.
«Инсульт булгач, биш ай гарипләр арбасында утырдым»
Совхозда җитәкче булып эшли идем. Миңа инсульт булды. Эш дип борчылулардан да йөрәккә авырлык килгәндер инде, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Нишләтеп тә булмый.
Биш ай гарипләр арбасында утырдым, хәрәкәтләнмәдем диярлек, аннан таякка таянып йөрдем. Чирләгән вакытта тормыш иптәшем янымда булды. Ел ярым беркая да эшләмәдем. Иң мөһиме – тыл ышанычлы булырга тиеш, Аллага шөкер, миңа бәхет елмайды. Тормыш иптәшемә дә бәхет елмайды, – дип көлде ул.
– Төрле вакытлар булгандыр, әмма аның миңа бервакытта да каршы төшкәне булмады. Дөрес, балаларның үскәнен күрмәдем. Эш белән гаилә арасыннан без эшне сайладык, без эшләгәндә эш гаиләдән аерылган иде. Өйдә булырга ярамый да иде кебек, «Өйдә утыра», – диерләр иде, шуңа без 24 сәгать эштә. Шулай да үкенү юк. Аллага шөкер, оныкларның үскәнен күрәм, иң кызыгы безнең өчен шул хәзер. Исәнлек кенә булсын, – дип сөйләде җитәкче кеше.
Дамир абый хәләл җефете Гүзәл ханым белән ике кыз үстергәннәр. Диләрә дә, Алия дә тормышта.
Дамир абыйның әтисе бакыйлыкка күчкән, «әни» дип эндәшү бәхете бар. Әнисенә 84 яшь булса да, үзе генә яши. «безгә киләсе килми», – ди Дамир абый.
«Күркә итен сату авыр»
Табиблар җиңелрәк эш табарга яки бөтенләй эшләмәскә кушса да, фермерлык юлын сайлаган. «Җиңел эш» дип әйтеп булмый, әмма совхоз эше белән чагыштырганда эш күләме күпкә азрак.
Тик утырасы килмәде, хәл җыйгач, үз эшемне башларга булдым. Хуҗалык зуррак булган саен, проблемалары күбрәк бит. Совхозда ике мең гектар җирләр бар иде, нәрсә генә җитештермәдек, җиләк-җимешләр катырдык, туңдырмалар ясадык... Байтак эшләнелде. Чирләдем дә, ул эштән киттем. Ул вакытта совхозлар да тарала башлады, «реорганизация» кебек модный сүзләр китте, әмма эше шул ук калды инде аның, – ди Дамир абый.
Хәзер хуҗалыкта өч мең баш күркә, йөздән артык ат бар. бу җан ияләре бер-берсеннән ерак тора, әлбәттә. Шулай да итләрендә уртаклык бар икән. «Икесенең дә ите диетик дип санала», – ди хуҗалары.
Күркәләр белән Дамир абый җиде ел шөгыльләнә, бөтен технологиясен өйрәнгән. Биш-алты көнлек кошларны Залесныйдан кайтаралар. Технология буенча күркә 90 көндә җитлегә, ди Дамир абый. Сентябрь-октябрь айларында кошлар иткә әйләнә. Шул 90 көндә 20-25 кг җыя.
Технологиянең авырлыгы да юк, азыгын сатып алабыз, үзебез дә әзерлибез. Соңыннан итне сатуы авыр. Күркәнең үзкыйммәте зур чыга, шуңа ит тә кыйммәт була. Күркә үзе дә кыйммәт, азыгы да кыйммәт, – дип аңлатты ул.
Берничә тәүлеклек вакытта күркәләрнең кайсы ана, кайсы ата икәнен аеруы бик авыр ди, Дамир абый. Тавык белән әтәчне аерганда канат очын карарга кирәк диләр инде, бәлки, күркәне дә аерып буладыр, әмма өч мең күркәнең канатын аерып карый калсаң, күзләр чебиләнәдер ул.
Сатып алучылары арасында даими рәвештә күркә итен генә кулланучылар да бар.
Андый кешеләр кырыгар күркәне суыткычка салып куя. Сәламәтлек өчен күркә ите бик файдалы инде. Ул тиз үзләштерелә торган диетик ит. Үзебез дә күркә ите ашыйбыз, чөнки холестерин зур, - ди Дамир абый.
Дамир абый ветеринарга укыган булган. Үзе күркәне суя да алмый, суйганны карап та тора алмый. «Өйдә тавыгын да миннән башка гына кайнаштыралар», – дип елмайды.
«30 яшемдә атказанган исемен бирделәр»
Атларны исә хуҗа кеше күңел өчен тота дисәм, ялгышмам. Атлар бөтенләй хобби буларак башланган эш. «Кечкенәдән атларны яратам. Бер баштан башлаган идек, бүгенге көндә , Аллага шөкер, йөздән артык», – ди. Атларны холкы төрле булуын да, назлаганны, иркәләгәнне яратуларын да хисләнеп сөйләде.
Дамир абый укып кайткач, армиядә хезмәт иткәч, авылда калмаган. Аны сату өлкәсенә – райпога эшкә чакырганнар. «Ярар, эшләп карыйм», – дип анда җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә җиткән. Аннан шул совхозга чакырганнар. Шул ук сүзләр белән ул бу эшкә дә алынган. Хезмәте өчен 30 яшендә Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган.
«Без җимешләрне тиз катыру цехын ачкан идек. Шунда беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев совхозга килде. Шунда миннән ничә яшь дип сорады. Утыз дидем инде. «Бик каты зур эшләр эшләгәнсез. Мондый цехлар Россиядә дә санаулы гына», - диде. «Бу малайның берәр бүләге бармы?», - дип сорады. Мин инде: «Бар, грамоталар, ниләр бар...» – дип әйтеп куйдым. «Бу җегеткә бүләк бирегез», – диде министрга. Икенче көнне миңа атказанган исемен бирделәр», - дип тыйнак кына сөйләде ул.
«Садовод» совхозда ул 25 ел эшләгән. Фермерлар ул бүләкләре, исемнәре турында кычкырып йөрми шул. Агросәнәгать тармагы үсешенә зур өлеш керткән өчен ул «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, Россиянең «Мактаулы фермер»ы исемен алган.
«Алда нәрсә буласын күзаллау ел саен авырлаша»
Киләчәктә бу хезмәт кемгә калыр соң дим. «Бу турыда бер дә уйлаганым юк», – ди фермер. Авыл хуҗалыгының киләчәгенә карата да ачык күзаллауның булмавын аңлатты.
Без җитештергән продукциягә бәя юк. Башкасына – запчастькә, ягулыкка бәя биш-алты тапкыр артты.. Кемнәрдер аны бөтенләй сатып ала алмый, техникага бәяләрне әйтергә дә куркыныч. Менә миңа хәзер 60 яшь, тәҗрибә дә бар кебек, алда нәрсә буласын күзаллау ел саен авырлаша. Алда кара урман кебек. Беренче чиратта кадрлар проблемасы килеп баса, яшьләр килми. Хәзер яшь чагым булса, бу эшне башларгамы, юкмы дип үзем дә бик каты уйлаган булыр идем. Авыл хуҗалыгының киләчәге… бетми ул, авырлык белән булса да, эшлиячәк. Авыл эшләмәсә, җир эшләмәсә, терлек булмаса, без нишлибез?! – ди фермер.
Хәзер хуҗалыкта урып-җыюга чыгарга әзерләнәбез. Август башында техника кырларга чыгар дип планлаштыралар.
Быел уңыш бик яхшы булырга охшаган. Рекордлар да булырга мөмкин. Башта салкыннар куркыткан иде, чәчүгә дә соңрак чыктык. Хәзер әйбәт кебек, җылысы да булды, башаклар да тулды. Игеннәр яхшы. Печәннәр дә яхшы булды, дым күп булды бит. Иң мөһиме - урып-җыю вакытында һава торышы әйбәт булсын, шуны теләп торабыз, – ди фермер.
Дамир абый тумышы белән Тәтеш районының Кече Тархан авылыннан. Күрше авылдан диярлек. Бәләкәй авыл.
Дамир абый, кечкенә генә авылдан чыккан егет шундый лидер булсын өчен нишләргә кирәк?
Күп һәм матур итеп эшләргә! Безне әти эш яратырга өйрәтте.