Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең алтын запасы сере, яки Колчак кешеләре Казан алтынын кайда яшергән?

Бу көннәрдә тарихчы Равил Ибраһимовның «Россиянең алтын запасы сере, яки «Казан» Колчак алтыны тарихы» китабы дөнья күрде. Автор, тарихи документларга таянып, Гражданнар сугышында Казан банкыннан алтын югалу вакыйгаларын торгыза.

news_top_970_100
Россиянең алтын запасы сере, яки Колчак кешеләре Казан алтынын кайда яшергән?
Салават Камалетдинов

11 октябрьдә Татарстан китап нәшрияты «Ногай» кунакханәсендә китап авторы Равил Ибраһимов белән очрашу үткәрде. Чарага тарихчылар һәм журналистлар чакырылган иде. Автор китап белән таныштырып кына калмыйча, Гражданнар сугышы вакытында Казан банкыннан 400 пот (якынча 6,5 тонна) алтын югалу һәм аны эзләү тарихын сөйләде.

Равил Ибраһимов белән очрашу

Фото: © Салават Камалетдинов

Гражданнар сугышының иң кызыклы эпизодларының берсе – Казанда сакланган Россиянең күпчелек алтын запасын ак гвардиячеләр тарафыннан Себергә күчерү була. 1918 елда Комуч (Бөтенроссия Учредительное собраниесе әгъзалары комитеты) гаскәре алтынны пароходларга төягәндә, 400 пот (якынча 6,5 тонна) алтын Казанда юкка чыга. (Россия империясенең барлык алтын запасы 1311 тонна булган).

Равил Ибраһимов, тарихи документларга, шул чорда яшәгән кешеләрнең сөйләп калдырган истәлекләренә нигезләнеп, алтын урлау схемасын һәм маршрутын сурәтли. Ул шулай ук алтынның яшерелгән урынын фаразлый. Бу турыда китапта язылган. Кыйммәтле металл бүгенге көнгә кадәр табылмаган.

Равил Ибраһимов

Фото: © Салават Камалетдинов

Советлар Союзы оешкач, югалган алтынны эзләү эшенә «Алтын руно» дигән исем бирелә. Бүгенге көндә бу эшнең материаллары МВД архивында Дәүләт сере буларак саклана. Ул барлыгы 1200 биттән торган 6 томга тупланган. Документларның бер өлеше – эзләнүләр барган урыннарның карталары. Тикшерү башланганга 90 ел вакыт узса да, документлар дәүләт сере статусында саклана. Яшерен материаллар тарихчыларга бирелми, – дип сөйләде Равил Ибраһимов.

Дәүләт сере булгач, тарихчыга мәгълүмат каян килгән, дигән сорау туа. Әлеге сорауны авторның үзенә бирдем.

Мәскәүгә барып, зур җитәкчеләр белән очраштым. Алар миңа бу эшенең кайбер материаллары белән танышырга мөмкинлек бирделәр. Әлбәттә, мин бөтен мәгълүматны да күрмәдем. Үз чиратында, алар минем бу турыда нәрсә белүем белән кызыксындылар. Ә минем гомеремнең бер өлеше Америкада узды. Миңа Колчак армиясендә хезмәт итеп, соңрак эмиграциягә киткән офицерлар белән очрашырга насыйп булды. Алар 80 яшьтән узганнар иде инде. Хәзер исән түгелләрдер. Минем Казанда туып-үскәнемне белгәч, алар миңа югалган алтын турында сөйләделәр. Китапта ул кешеләр турында мәгълүмат бар. Сан-Франциско архивында Беренче Бөтендөнья сугышы ветераннары музее бар. Мин аннан да берникадәр мәгълүмат җыйдым, – диде тарихчы.

Колчак һәм Россиянең алтын запасы

«Россиянең алтын запасы сере, яки «Казан» Колчак алтыны тарихы» – ул авторның күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе. Материаллар 25 елга якын тупланган.

Россиянең төрле төбәкләрендә сакланган алтын ни сәбәпле Казанга килеп эләккән? Ак гвардиячеләр ничек итеп аны Казаннан алып чыккан? Серле пәрдә белән капланган вакыйгалар китапта сурәтләнә.

Яңа китап белән берникадәр танышып чыгып, кызыклы урыннарының эчтәлеген укучылар игътибарына җиткерәм.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Казанга алтын-көмешләр каян килгән?

1914 елның 1 сентябрендә Россия империясе Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе Проломная (хәзерге Бауман) урамындагы яңа бинага күчә. Бу – Беренче бөтендөнья сугышы башланган чорга туры килә. Черек күл янында урнашкан иске бина зур акчалар саклау өчен бик уңышлы булмый, чөнки күршедә сыраханә, трактир һәм начар гына кунакханә һәрвакыт шик уятып тора. Банкның яңа урыны һәм бинасы бөтен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Дәүләт банкы комиссиясе: «Казан бүлекчәсе алтын саклау өчен бик кулай. Шәһәр халкы ышанычлы, бина яңа. Алтын саклау урыны иң камиле дип табылды. Анда тәрәзәләр дә, ишекләр дә юк», – дип теркәп куя. Ул елларда банкның Казан бүлекчәсе бинасы илдә иң заманчасы һәм иң куркынычсызы булып исәпләнә. Шуңа күрә, Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Россия хөкүмәте дәүләтнең алтын запасын Казанга күчерергә карар кыла.

Беренче алтын партиясе 1915 елның 19 июнендә Петроградтан килә. 1915 елдан 1918 елга кадәр Себер банкының бөтен бүлекчәләре һәм Казанга якын башка бүлекчәләр акча запасларын һәм җыелып барган акчаларны ай саен Казанга озата. Петроградның Акча сараеннан да кыйммәтле әйберләр Казанга эвакуацияләнә. 1918 елда дошман Мәскәүгә таба килә башлагач, Казанга Мәскәү, Орел, Тамбов байлыклары да эвакуацияләнә.

Алтын запасы башлыча шушындый алтын тәңкәләрдән торган

Казанда алтын өчен тынгысыз көннәр

1918 елның июль азагында, аклар армиясе Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрен алып, Казанга таба юл тота. Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе башлыгы Петр Марьин Дәүләт банкы комиссары Тихон Поповка алтынны ышанычлырак урынга күчерерү тәкъдиме белән телеграмма җибәрә. Моңа Тихон Попов белән Владимир Лениннан җавап килә. Алар, бөтен акчаны банк ишегалдына күмеп, яки алтын саклана торган урынны цемент белән катырып кую мөмкинлеге юкмы, дип кызыксына. Петр Марьин бу эшнең файдасы булмаячагын җиткерә. Ул: «Дошман Казанны алган очракта, андый чаралар белән генә байлыкны саклап булмаячак, чөнки җәй буе китерелгән байлык күп очракта төннәрен ташылса да, шәһәр халкыннан сер булып кала алмады», – дип хәбәр сала.

Шуннан соң Казанга Түбән Новгородтан ике флотилия һәм берничә баржа килә. Эшчеләр туплаганчы, алтын күчерү җайланмаларын барлаганчы, фронт җитәкчелеге һәм трамвай идарәсе белән килештергәнче, берничә көн вакыт уза. Алтынны ташырга керешер алдыннан, фронт командующие Вацетис, язмача боерык белән, эшне туктатып торырга боера. Вацетисның комисарлар белән 2 көн дәвамында барган сөйләшүләрдән соң, алтынны чыгару мәсьәләсе хәл ителә. Хәзинә ишекләрен ачарга керешкәч кенә, шәһәр янында пушка тавышлары ишетелә башлый. Шәһәргә аклар кергән була инде. Флотилия, алтынны көтмичә, китеп бара.

Башка чара калмагач, 5 машинага 12 млн сумлык 200 әрҗә алтын төяп, Арчага таба җибәрәләр. Алтынны Сембер финанс комиссары С.И. Измайлов озата бара. Соңыннан акчаны Арчадан Мәскәүгә җибәрәләр.

Алтын аклар кулында

6-7 августта Казанны аклар ала, һәм хакимият 34 көнгә аклар кулына кала. Яңа хакимият Казанның алтын запасын, 5 пароходка һәм 1 баржага төяп, Казан – Самара – Уфа – Чиләбе – Омск маршруты белән озата. Барлыгы 8399 әрҗә, 2468 капчык, 18 сумка – алтын, 900 әрҗә көмеш чыгарыла. Аларда 14 илнең алтын тәңкәләре була. Элек Проломная урамыннан трамвайлар йөргән. Бу акчалар, аклар армиясе полковнигы Владимир Каппель җитәкчелегендә, 20 көн һәм төн буе трамвай белән пароходларга ташыла.

Казанның хәрби коменданты Владимир Лебедев 1918 елның 28 августында 657 млн сумга (ул вакыттагы акча белән исәпләнә) тиң алтын җибәрелүе турында бөтен Россиягә телефонограмма җибәрә.

«Бөтен байлык талаучылар һәм хыянәтчеләр кулыннан Учредительное собраниега күчте, һәм Россия үз байлыгының бөтенлеге өчен тыныч була ала», – дип яза Владимир Лебедев.

400 пот алтынның югалуы

Август азагында хәзерге Кама Тамагы тирәсенә Петроградтан кызылларның «Межень» пароходы килеп җитә. Су юлы белән алтын күчерүне дәвам итеп булмый башлый. Ак армия командованиесе, калган алтынны большевикларга бирмәс өчен, Казан артында күмеп куярга карар кыла. Алтынны ат арбаларына төяп, Арчага таба юл тоталар һәм Собакина (хәзерге Калинино) авылын узгач, урман эчендәге чокырга күмеп куялар. Алтын конвое урманнан чыгуга, кызыллар белән бәрелешә. Сугышта акларның бөтенесе диярлек һәлак була, очраклы рәвештә генә бер поляк – Константин Ветеско исән кала. Туган ягына кайткач, үләр алдыннан, ул алтын күмелгән урынның билгеләрен һәм җирлекнең планын бертуганы Вячеслав Ветескога сызып калдыра.

Еллар узгач, Вячеслав Ветеско дуслары аша Франция банкы белән элемтәгә керә. 1929 елда Франция, Бөекбритания һәм Польша алтын эзләүчеләре, СССР хакимияте вәкилләре белән берлектә, алтын күмелгән урынны эзләүгә керешә. Хәзинә табылмый. Төрле елларда бу омтылыш кабатлана, тик файдасы булмый.

Себергә озатылган алтыннар, 1920 елның февралендә Иркутск шәһәрендә адмирал Колчак атып үтерелгәннән соң, Казанга кире кайтарыла, тик аның бер өлеше кимегән була. Озакламый алтын запасы Казаннан Мәскәүгә озатыла.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин

Фото: © Салават Камалетдинов

P.S. Тарихи-публицистик китап 2000 данә белән Татарстан китап нәшриятында басылган. Аны нәшриятның кибетләрендә сатып алырга мөмкин. «Читтә яшәүчеләр Интернет кибет аша заказ бирә ала», – дип аңлаттылар нәшриятта.

Равил Ибраһимов 3 айдан китапның икенче басмасын нәшер итәргә ниятли. Ул анда интрига булачагын һәм нәтиҗәләр ясалачагын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100