Россиягә яңа территорияләр кушу турында килешү имзаланды: Путин чыгышындагы төп фикерләр
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россиягә яңа төбәкләрне кушу турындагы килешүләргә кул куйды. «Интертат» Путин чыгышыннан иң мөһим урыннарны китерә.
Владимир Путин Донецк, Луганск халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия составына алу турындагы килешүне имзалады.Тантаналы чара Зур Кремль сараеның Георгиевский залында узды.
Чара Россия геройлары истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.
РФ президенты белән килешүне Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск халык республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Херсон өлкәсенең хәрби-граждан хакимияте башлыгы Владимир Сальдо, Запорожье өлкәсенең хәрби-граждан өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий имзалады.
«Бу – миллионлаган кешенең теләге. Луганск һәм Донецк өлкәсендәге, Херсон һәм Запорожьедагы кешеләр безнең гражданнар була. Гомерлеккә», – диде үз чыгышында Владимир Путин.
Тантаналы чарадан соң Россия гимны уйнады, катнашучылар: «Россия! Россия!» дип кычкырып алкышлады.
Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар 23-27 сентябрьдә узды. Аның нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүчеләр бертавыштан диярлек территорияләрнең Россия составына керүен яклады.
Владимир Путин мөрәҗәгатеннән төп фикерләр
Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар узды. Кешеләр үз тавышын бирде. Нәтиҗәләр ясалды. Алар билгеле. Бу – аларның хокукы. БМО уставының беренче маддәсендә халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилгеләнү принцибы турында турыдан-туры әйтелгән.
Луганск һәм Донецк, Запорожье һәм Херсонда яшәүче кешеләр безнең гражданнар булалар. Гомерлеккә.
Без үз җиребезне бөтен көчебез һәм бөтен чаралар белән саклаячакбыз, үз кешеләребезнең имин тормышын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Халкыбызның бөек азатлык миссиясе шунда.
Сәнәгать предприятиеләрен, заводларны, инфраструктураны, пенсия һәм социаль яклау белән тәэмин итүне, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасын яңартачакбыз һәм үстерәчәкбез.
Россия Киев режимын бөтен хәрби гамәлләрне кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр өстәленә утырырга чакыра. Без моңа әзер. Бу турыда берничә тапкыр әйтелде.
Англосаксларга инде санкцияләр аз, алар диверсияләргә күчте. Гаҗәп хәл, әмма факт: Балтыйк диңгезе төбеннән узучы «Төньяк агымы» халыкара газ магистральләрендә шартлау оештырып, Европаның энергия инфраструктурасын юкка чыгаруга керештеләр. Моның кемгә файдалы икәне билгеле. Кемгә файдалы – шул эшләде.
АКШ, Европа базарын тулысынча үз кулына алу өчен, Европа Берлеген Россия энергия чыганакларыннан һәм башка ресурслардан тулысынча баш тартуга этәрә, Европаны деиндустриальләштерүгә илтә.
Европа элиталары бу вазгыятьне яхшы аңлый, әмма читләрнең мәнфәгатьләренә хезмәт итүне өстен күрә. Бу инде – ярарга тырышу гына түгел, ә үз халкыңа турыдан-туры хыянәт.
АКШ диктатурасы тупас көчтә, йодрык хокукында төзелә. Ул матур итеп төрелгән була, ә кайвакыт бөтенләй төрелмәгән була, әмма асылы бер үк – йодрык хокукы.
Алар бербөтен халыкларны наркотикка утыртты! Тулы бер этносларны максатчан рәвештә юк иттеләр, җир һәм табигый байлыклар өчен, җәнлекләр аулаган кебек, кешеләргә чын ау оештырдылар. Коллар сату, индеец кабиләләре геноциды, Кытайга каршы колониаль сугышлар, Һиндстанны, Африканы талау булды. Без XX гасырда нәкъ менә безнең ил колонияләргә каршы хәрәкәтне җитәкләве белән горурланабыз, ул дөньяның күп кенә халкына үсеш өчен мөмкинлекләр ачты.
Күп гасырлар буе Россиягә карата нәфрәт, русофобия колониаль басып алулар чорында үзебезне таларга ирек бирмәгәннән килә.
Шулай да, XX гасыр ахырында дәүләт җимерелгәч, Россия байлыкларына Көнбатыш илләре барып җитте. Ул вакытта безне «дуслар» да, «партнерлар» да дип атадылар, ә чынлыкта колониягә караган кебек карадылар. Илдән төрле схемалар буенча триллион долларлар чыгарып яттылар. Без боларны онытмадык. Бүген Донецк, Луганск, Херсон һәм Запорожье халкы безнең тарихи бердәмлекне торгызу өчен үз фикерләрен әйтте.
Көнбатышка Россия кебек ирекле, бөек, зур ил тынычлык бирми. Көнбатыш илләре Россияне ирекле җәмгыять итеп түгел, ә җансыз коллар төркеме итеп күрергә тели.
Нәкъ менә Көнбатышның комсызлыгы һәм берни белән дә чикләнмәгән хакимиятен саклап калу нияте – Россиягә каршы барган гибрид сугышының чын сәбәбе. Алар безне колония итеп күрергә тели, тигез хокуклы хезмәттәшлек итәргә түгел, ә таларга тели. Аларга безнең фикер һәм философия турыдан-туры куркыныч тудыра. Шуңа күрә алар безнең философларга һөҗүм итә. Алар безнең мәдәнияттән һәм сәнгатьтән курка, шуңа күрә тыярга тырышалар да. Безнең үсеш һәм чәчәк ату – шулай ук алар өчен куркыныч. Аларга гомумән Россия кирәкми, ул безгә кирәк. Без үзебезнең кыйммәтләребезне һәм Ватаныбызны саклыйбыз.
Бүген без беркемгә һәм беркайчан да Россияне, халкыбызны, телебезне, мәдәниятебезне тарихтан сызып ташларга мөмкин дигән фикер килмәсен өчен көрәшәбез.