Россиядә яшьләр төркеменә керүчеләр яшен 35тән 40-45 яшькә кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Неравнодушный человек» платформасының Күзәтү советы башлыгы, РФ Хезмәт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Константин Абрамов белдерде.
«Мин мондый тәкъдимне җиткергән белгечләр белән килешәм. Чыннан да, олыгаю һәм картаю яшьләре үзгәрде. Димәк, минем уйлавымча, (яшьлек вакыты) 40-45 яшь, әмма исәпләргә, тикшерергә кирәк», – диде Абрамов.
«Неравнодушный человек» платформасының Күзәтү советы рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, 35 яшькә кадәрге кешеләргә кагыла торган барлык ярдәм чараларын өлкәнрәк гражданнарга да таратырга мөмкин булыр иде.
«Миңа калса, бу – безнең ил мәнфәгатьләрендә», – дип саный РФ Хезмәт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.