Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә кайсы генераллар кулга алынды?

news_top_970_100

Генерал-лейтенант, Россия Кораллы Көчләренең Элемтә буенча баш идарәсе җитәкчесе һәм Генераль штаб җитәкчесе урынбасары Вадим Шамаринны тоткарлаганнар. Баштарак оборона министры урынбасары Тимур Иванов, Оборона министрлыгының кадрлар идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Юрий Кузнецов һәм Көньяк хәрби округының 58нче армиясенең элекке командующие Иван Попов кулга алынган иде. Россия Оборона министрлыгындагы «чистартулар» һәм командующийларга карата нинди эшләр ачуы турында URA.RU сайты яза.

Россия Кораллы көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Вадим Шамарин

Хокук саклау органнарындагы чыганак Вадим Шамаринның тоткарлануы турында хәбәр итә. Генералның махинацияләр ихтималы буенча җинаять эше нигезендә тентү дә үткәрелгән. Тентү нәтиҗәләре буенча, Шамаринны Россия Тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү Идарәсенә сорау алуга алып киләләр.

Россия Оборона министры урынбасары Тимур Иванов

23 апрельдә Тимур Ивановның тоткарлануы билгеле булды. Аны Россия Оборона министрлыгы коллегиясе утырышыннан соң берничә сәгать узгач тоткарладылар, тикшерү эшләре башланды. Бу хакта шундук Россия Президенты Владимир Путинга да җиткерделәр.

ФСБның 5 ел буена Ивановка карата материаллар җыйганы билгеле булды. Аннан төзелеш өлкәсендә ришвәт – «откат» (откат – «эше» өчен түләүне акча белән түгел, хезмәт күрсәтү, җиһазлата, милек белән алу) алуда шикләнәләр. Аерым алганда, бер эпизод Оборона министрлыгының милли үзәге идарәсен булдырган вакытта ришвәт алуга бәйле.

Ивановның яклау ягы аны өй арестында калдырырга яки ирегеннән мәхрүм итми торган чикләү чарасы билгеләргә тырышты. Тик Мәскәү шәһәр суды аны кулга алуны законлы дип тапты һәм сак астына алу карарын үзгәрешсез калдырды.

Аның белән бергә бу эш буенча Сергей Бородин һәм Александр Фомин да фигурант буларак бара. Россия Оборона министры Сергей Шойгу аны министр урынбасары вазифасыннан азат иткән иде.

Иванов эшендәге ришвәт 1,185 млрд сумны тәшкил итә. Мәскәү суды министрның элекке урынбасарының һәм аның якыннарының банк счетларына, активларына һәм күчемсез милекләренә арест салган.

Оборона министрлыгының Кадрлар идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Юрий Кузнецов

Кузнецовны 13 майда тоткарладылар һәм кулга алдылар. Ул 30 млн 500 мең ришвәт алуда гаепләнә, аңа 15 ел төрмә яный.

Тикшерү версиясе буенча, 2001-2023 елларда Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Сигезенче идарәсе җитәкчесе булганда, Кузнецов коммерцияле структура вәкилләреннән ришвәт алган. Ул җитәкләгән идарә Оборона министрлыгы кысаларында дәүләт серләрен саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Декларацияләреннән күренгәнчә, хезмәт вакытында ул хатыны белән бергә 2 машина, 1,5 мең квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге, шулай ук фатир сатып алган. Моннан тыш, 200 миллионлык дачасы һәм бу дачада төрле валютада 100 миллион акча табыла.

Кулга алынганнан соң, 235нче Гарнизон хәрби судына сак астына алу турындагы карарга Кузнецовтан апелляция шикаяте килә.

Россия Кораллы Көчләренең 58нче армиясе экс-командующие Иван Попов

2023 елның җәендә Попов Россия Кораллы Көчләрендәге авырлыклар турындагы докладыннан соң, үзенең 58нче армия командующие вазифасыннан азат ителүе турында хәбәр итте. 2024 елның 21 маенда аны аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләп кулга алдылар.

Ул законсыз рәвештә 2 тонна металл конструкцияләр саткан, алар оборона чикләре төзү өчен кулланылырга тиеш булган. Бу эш буенча зыян 100 млн сум дип бәяләнә.

Поповның әтисе улын кулга алуны «подстава» дип атады һәм, армиядән алу өчен, аңа каршы махсус уен алып баруларын фаразлады. Поповны шәхсән белгән сугышчылар бу гаепләүгә ышанмый. Алар сүзләренчә, рядовойлар белән бергә окопларда еш булган генерал аларны сата алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100