news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә ел саен бер яшькә кадәрге 5 меңнән артык бала үлә

news_top

29 июньнән 5 июльгә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тышкы сәбәпләр аркасында балалар үлемен киметүгә юнәлдерелгән атналык игълан ителгән.

Тышкы сәбәпләргә юл-транспорт һәлакәте, агулану, суга бату, егылу, янгыннар, баланың үз-үзенә кул салуы һәм үтерүләр керә.

Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен бер яшькә кадәр 5000нән артык бала үлә. Фаҗигаләрнең 80 проценты ата-аналарның ваемсызлыгы сәбәпле килеп чыга.

  • Балагызны бер генә минутка да караучысыз калдырмагыз: биеклектән, тәрәзәдән егылып төшәргә, кинәт имгәнергә мөмкиннәр.
  • Өлкәннәр белән бер караватта йоклау буылу куркынычын арттыра, иң яхшысы – ата-аналар янәшәсендә аерым балалар караваты булуы.
  • Ваннада, бассейнда, хәтта кечкенә генә ләгәндә дә батып үлү куркынычы зур.
  • Сулыш алу кыенлашуы бер яшькә кадәрге балалар өчен аеруча куркыныч: баланың баш торышын күзәтегез, битен юрган белән капламагыз, йомшак мендәрләр кулланмагыз.
  • Ашатканда баланы смесь яки сөт белән тончыгуыннан саклагыз: дөрес итеп тотып ашатыгыз, пауза ясый-ясый ашыкмый гына ашатыгыз, сөт килү тизлеген карагыз.
  • Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез: автокресло баланың яше һәм авырлыгына, һичшиксез, туры килергә тиеш.
  • Пешү җәрәхәтләре булмасын өчен, кайнар эчемлекләр, плитә, кайнар су, үтүк, җылыткычлар бала сузылырлык урында булырга тиеш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар