Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә Африка авылы төзиләр: «30 колония булдырырга ниятлибез»

news_top_970_100

4 августта Тверь өлкәсенең Бологовский районында Поречье авылы янында Африка кешеләре авылына нигез ташы салдылар. Чарада Тверь өлкәсе депутатлары, төбәк хакимиятенең башкарма органнары хезмәткәрләре, Россиядәге Африка халыкара конгрессы вәкилләре килгән. Шулай ук Африка дипломатлары, Африка якташлыгы лидерлары, «Инвестиционная Россия» оешмасы вәкилләре дә катнашкан.

Тантанада Африка халыкара конгрессы флагын күтәргәннәр.

«Без Африкадан Россиягә эмиграцияләнергә теләгән африканерларга (европейц-бурлар) Россиядә 30 колония булдырырга планлаштырабыз. Болар – күп еллар элек Африка континентына килеп төпләнгән Европа фермерлары», – дип сөйләгән Африка авылы ачылышында Евразия халыкара университеты ректоры, Россиядәге Африка халыкара конгрессы генераль вәкиле Константин Клименко.

«Күп кенә африканерлар хәзер православие динен кабул итте һәм Россиягә күченеп килә – аларны безнең ил югары әхлакый-рухи тәртибе, традицион гаилә кыйммәтләре булган дәүләт буларак җәеп итә», – дигән ул.

Фото: © Россиядәге Африка халыкара конгрессы матбугат хезмәте

Кирәкле барлык инженерия инфраструктурасы белән җиһазландырылган җирдә Африка континентыннан чыккан кешеләр өчен авыл барлыкка киләчәк. Алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәчәк – бәрәңге үстерәчәкләр яки сыер үрчетәчәкләр.

Үстерелгән уңышны һәм сөтне фермер һәм проектта катнашучы Алексей Трофимов кабул итәргә әзер. Аның предприятиесе Афроавыл проекты өчен база булачак, авылга килгән яңа кешеләргә оештыру һәм технология ярдәме күрсәтәчәк, аларны орлыклардан башлап, техникага кадәр барлык ресурслар белән дә тәэмин итәчәк. Җомга көнне исә планнарны тормышка ашыруның беренче адымы ясалган – «Милкбург» сыр ясау оешмасы ачылган.

Хәзер Афроавыл проекты пилот форматында Мәскәү һәм Тверь өлкәләрендә гамәлгә ашырыла. Соңыннан АМК һәм аның партнерлары ярдәмендә ул Россиянең башка субъектларында да булдырылачак, монда төбәк администрацияләре күченеп килүчеләргә кызыклы шартлар тәкъдим итә алачак.

Программа 5 елга исәпләнгән. Россиягә 3000гә якын африканерны күчерү планлаштырыла. 1 сентябрьдән Евразия халыкара университеты рус теле буенча укыту программасын башлый, университетның онлайн курсларында 200гә якын кеше тел өйрәнәчәк.

Күченеп килгән африканерлар яңа ватаннарында микроинвесторлар да була алыр, дип фаразлана: алар монда үз йортларын төзиячәк, оешмалар, балалар бакчалары, медпунктлар ача алачак.

Африканерларның чираттагы делегациясе Россиягә сентябрьдә киләчәк, дип яза «Российская газета».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100