Соңгы берничә елда Аргентинада бала табу бәясе 2 тапкыр арзанайган. Буэнос-Айрес аэропортында февраль аенда йөкле хатыннарны тоткарлау вакыйгасыннан соң, Россия хатын-кызлары бу илгә бала табу өчен барудан бераз тукталып торса да, «бала тудыру туризмына» ихтыяҗ кабат барлыкка килгән.
Аргентинадагы рус гидлары хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта илдәге госпитальләр шулкадәр тулган, планлаштырылган бала тудыру көненә хәтта буш палата табу кыен. Бу бигрәк тә «кесарево» ясалырга тиешле кешеләргә кагыла, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.
- Искәртеп үтик, Татарстанда мәҗлесләр алып баручы Илшат Вакказовның баласы да Аргентинада туды. Яшьләр бәби табу өчен вакытлыча Аргентинага күченеп киткән иде. Илшат Вакказов декрет ялының берничә аен чит илдә үткәрәчәкләрен, әмма Казанны бик яратуларын һәм декабрьдә кире әйләнеп кайтырга планлаштыруларын әйтте.
Аргентинага Россиядән бала табарга бару өчен, кыйммәтле билетлар сатып алырга һәм 1 тәүлектән артык самолетта башка континентка очарга кирәк. Россия кешеләре бу илдә бала тудырырга теләү сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата.
Беренчедән, бала автомат рәвештә ул илнең гражданины була, шунлыктан аңа 171 илгә визасыз сәяхәт итәргә мөмкинлек бирелә, аннары мондый паспортлар баланың ата-анасына да бирелергә мөмкин.
Икенчедән, Аргентинада рекордлы инфляция бара, ул инде 143 процентка җиткән. Песо курсы долларга карата шулкадәр түбән төшкән, хәтта Буэнос-Айреста бала табу Швейцария һәм Германиянең шәхси госпитальләрендәге бәядән дә арзангарак чыга.
2019 елда Аргентинада баланы табигый юл белән табу бәясе уртача 7 мең доллар торса, хәзер 3 мең долларга якын (~260 мең сум) исәпләнә. Ләкин барысы да җайлы гына түгел. Быелның февралендә Россиядән килгән берничә йөкле хатын-кызны аэропортта тоткарладылар. Хакимият аларны турист визалары белән илгә кертергә теләмәде, ләкин соңыннан фикерләрен үзгәрттеләр. Бу җәнҗалдан соң бу илдә бала табарга теләүчеләр агымы сизелерлек кимеп алган.
«Ул вакытта бала табу вакыты җиткән күп кенә хатын-кызлар куркып калды һәм килмәделәр. Хәзер барысы да җайланды. Хөкүмәт тынычланды. Адвокатлар Хөкүмәткә Федераль миграция законнарын ачты, анда Аргентинага бала табарга килгән кешенең бернәрсә дә бозмавы ачык итеп әйтелә. Хәзер тагын бик күп кеше килә башлады», – дип сөйләгән Латин Америкасы илләрендәге гид Александр Правдивый.
Кичә Аргентинаның президент сайлауларында бик тә үзенчәлекле сәясәтчесе Хавьер Милей җиңеп чыгуы билгеле булды. Ул Россия белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуны яклый, АКШ һәм Израиль белән элемтә тотарга җыена. Әмма әлегә гидлар зур куркыныч күрмәвен әйтә, алар «президент бу илдә бернәрсә дә тыя һәм үзгәртә алмый» диләр.
Видеода яңа президентның кыланмышлары: