news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия көрәш федерациясе тавыш бирү оештыра: 2025 ел батыры исеменә кайсы көрәшче лаек?

news_top
Россия көрәш федерациясе тавыш бирү оештыра: 2025 ел батыры исеменә кайсы көрәшче лаек?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия көрәш федерациясе социаль челтәрләрендә «2025 ел батыры» исеме өчен тавыш бирү оештырган.

«Ярымфинал тавыш бирүләрендә җиңгән 8 иң лаеклы спортчы арасыннан ел батырын сайлыйбыз. Әлеге исемлек җанатарлар ярдәме белән бергәләп җыелган тавышлар саны нәтиҗәсендә төзелде. Ахырда барлык тавышлар саналачак, 31 декабрьдә 12 сәгатьтә йомгак ясаячакбыз!» – диелгән хәбәрдә.

Ел батыры исеме өчен Татарстан көрәшчеләре дә «көч сынаша»:

  1. Азат Габдрәшитов – халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, Чаллы шәһәре командасы өчен көрәшә.
  2. Артур Хәкимов – Халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, тумышы белән Ульяновск өлкәсеннән.
  3. Салават Абдуллин – халыкара класслы спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, тумышы белән Төмән өлкәсеннән.
  4. Радик Сәлахов – атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, узган сезонда Зәй шәһәре командасы өчен көрәште.
  5. Рубин Рәдҗәбов – спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, тумышы белән Башкортстан республикасыннан, Әлмәт шәһәре командасы өчен көрәшә.
  6. Ренас Кәлимуллин – атказанган спорт остасы, күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы, Казанның «Зилант» командасы тренеры, әлеге команда өчен көрәшә.
  7. Илфат Миңнегалиев – әлеге исемлектә иң яше, халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, тумышы белән Азнакай районыннан, Лаеш районы командасы өчен көрәшә.
  8. Айгиз Зәйнетдинов – спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, Башкортстан республикасы өчен көрәшә.

Сез «2025 елның иң яхшы көрәшчесе» дип кемне саныйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар