news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия көне уңаеннан халыклар дуслыгы тантанасы: Милләтләр парадыннан репортаж

12 июньдә илебез халкы Россия көнен зурлап бәйрәм итте. Казаныбызда күпсанлы һәм бай эчтәлекле чаралар әзерләнгән иде. Мәсәлән, Казан Кремлендә узган «Мәдәниятләр мозаикасы» этноконфессиональ республикакүләм фестивалендә үзем дә булдым һәм алгы сафларда Россия Федерациясенең Дәүләт флагын күтәреп бардым.

news_top
Россия көне уңаеннан халыклар дуслыгы тантанасы: Милләтләр парадыннан репортаж
Фото: ТР Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте

Халыкларны бербөтен берләштергән парад 1 меңнән артык катнашучыны җыйган!

Һәммәбез өчен дә уртак Ватаныбыз – Россия – уртак җиребез, уртак язмышыбыз, уртак тамырларыбыз ул. Моңа Казан Кремлендә узган парад та ачыктан-ачык бер дәлил булды. Халык бик күп иде, хәтта тамашачыларның да образларына милли төсмер кертеп, мәсәлән, калфак, түбәтәй яки башка төрле баш киемнәренә милли рухлылык билгеләре күренгәләде. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге тантаналы парад 1 меңнән күбрәк кешене берләштергән. Әйе, алар төрле милләт, дин вәкилләре, ләкин аларны туган җиргә, яшәгән илгә мәхәббәт хисләре берләштерә. Әйткәндәй, парадта да кемнәр белән генә очрашмадык та, күрешмәдек. Янәшә генә бер мизгелдә кодача белән баруны да күрдек. Башка таныш-белешләр дә бер-берсе белән ямьле итеп аралашып, бәйрәм уңаеннан котлашып барды.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Чара барышында Кремль территориясендә кул эшләре осталарының күргәзмәләре белән дә танышып була иде.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Татарстан Рәисе: «Без көчле, ирекле илдә яшәвебез белән горурланабыз»

Чын-чыннан милләтләр дуслыгы балкышы булган парад Кремльне иңләп-гизеп, үзәк сәхнәгә дә җитте. Парадта йөреш вакытында барыбыз да белгән «Катюша», «Смуглянка» ише ватанпәрвәрлек рухындагы җырларны башкардык. Рухи күтәренкелек сизелде, һәммәсенең дә кәефе шат иде! Сәхнә түренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советының Шәрәфле рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан халыклары Ассамблеясы каршында эшләп килүче милли-иҗтимагый оешмалар һәм автономияләр җитәкчеләре күтәрелде.

Без көчле, ирекле илдә яшәвебез белән горурланабыз. Безнең бердәмлек тәҗрибәсе уникаль: төрле милләт һәм дин вәкилләрен Ватанга тугрылык һәм ата-бабаларыбыз мирасына сакчыл караш белән берләштерелгән. Бердәмлегебезнең нигезе – үзара хөрмәт һәм уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр. «Мәдәниятләр мозаикасы» исә барлык халыклар һәм конфессияләр вәкилләренең бердәмлеге, үзара хөрмәт, һәр гражданның, ватаныбызның һәр халыкның әһәмиятен тануның ачык мисалы. Ун елдан артык Татарстан башкаласы үзәгендә Россия көнендә Дуслык парады уздырылуы бик мөһим. Бу йөрешнең масштаблары киңәя, фестиваль программасы торган саен баю ягына таба бара, – дип белдерде Миңнеханов.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Алга таба бер төркем алдынгылар хөрмәтләнде, бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында «Башкортларның милли-мәдәни автономиясе – Татарстанда яшәүче Башкортларның Корылтае (конгрессы)» иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган табибы, билгеле кардиолог Гали Хәсәнов та бар иде.

Хезмәтебезне югары дәрәҗәдә матур итеп бәяләүләре өчен зур итеп рәхмәт! Без үзебезнең мәдәниятнең матурлыгын һәм гүзәллеген һәркемгә күрсәтергә омтылып яшибез. Россиянең күп гасырлык тарихын искә төшерәбез. Хәзер дә бөек илебезнең чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, – ди ул.

Парад алдыннан популяр җырчы Марина Карпова белән дә сөйләшеп алдык:

Безне бөек Ватаныбыз булган Россиягә мәхәббәт берләштерә. Нинди матурлык! Һәр милләт үзенең үзенчәлеген күрсәтә, бәйрәм итә. Безнең халыкларны җыр-моңга, сәнгатькә олы ихтирам берләштерә, – диде ул.

Журналист вә артист

Кемнәрдер, бәлки уйлап та куяр, язма башында язылган җөмләдән соң нигә дәүләт флагын күтәреп барган соң бу, дип… Югыйсә, репортёр, журналист гадәттә, бәйрәм тантаналарында мәгълүмат җыя, фотога һәм видеога төшерә. Аңлатып китим: Казанның «Залесный» мәдәният үзәгендә бик уңышлы эшләп килүче «Ак тирәк» башкорт халык фольклор театры солисты һәм музыканты буларак катнашырга туры килде. Бүгенге көнне театрыбыз белән танылган алып баручы, җырчы Айгөл Шәрәфиева җитәкчелек итә. Бергәләп халык җыр-моңнарын өйрәнәбез, сәхнә серләренә төшендерә ул.

Бәйрәм чаралары үзәгендә кайнау – ничектер шушы мохиткә чуму рәхәт шул ул. Ике куян койрыгын берьюлы тоту, диләрме әле?..

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар