Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Россия күләмендә күрсәтерлек сыер савучылар һәм белгечләребез бар»: кайдан эзләргә?

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов белән терлекчелек тармагының бүгенгесе һәм киләчәге турында әңгәмә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Россия күләмендә күрсәтерлек сыер савучылар һәм белгечләребез бар»: кайдан эзләргә?
Салават Камалетдинов

Ленар Наилевич, бу ел терлекчелек тармагы өчен уңышлы булдымы? Күрсәткечләр нинди?

Быелгы сөт, ит күрсәткечләренә килгәндә, без үсешкә барабыз. Барлык категория хуҗалыкларны караганда, сөт буенча 2,2 процентка, ит буенча 2,7 процент үсеш бара. Рационга күп игътибар биргән, таналар кертү белән шөгыльләнгән хуҗалыкларда үсеш әйбәт бара.

«Күрсәткечләр югары булмаган районнарда элеккегерәк технологияләр кулланыла»

Кайсы районнар алдынгылар санында?

Районнарга килгәндә, безнең биш «кит» бар: Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба, Актаныш районнары алдынгы. Республика сөтенең 32 проценты шушы биш районда җитештерелә. Елдан-ел артып бара торган сөт күләменең төп өлешен дә алар бирә. Шулай ук Арча, Түбән Кама, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Менделеевск районнарында да сөт җитештерү үсеше ун проценттан артык.

Ит җитештерү күләмнәре буенча Тукай, Яшел Үзән, Питрәч, Актаныш, Буа районнары алдынгылар рәтендә.

Ни өчен башка районнарның күрсәткечләре югары түгел?

Күрсәткечләр югары булмаган районнарда элеккегерәк технологияләр кулланыла. Алга киткән районнар бик яңа технологияләр белән эшли. Нинди яңа төрле технология? Азык үзәкләренә үзгәрешләр кертәбез. Кыскача гына аңлатып киткәндә, барлык азык бер комплекста җыела, рацион төзелә. Рацион өчен бүгенге көндә бер генә кеше җавап бирә. Кирәк кадәр азык берәмлеге салына азык үзәкләрендә. Барысын да компьютер алып бара. Сенаж, силос, концентрат, витамин һ.б. ни кадәр берәмлектә салынганны ачыкларга була. Теләсә кайсы көнне бирелгән азыкны белергә була. Тикшерү чаралары бик ачык булганга алдау юк, төгәл эшләү бара. Азык үзәкләрендә рационнан башка эшләп булмый. Рацион төзелмәсә, ул программаларда эшләп булмый. Алдынгы районнарда төгәл рацион эшләнгән.

Ул система белән эшләү икътисади яктан нигезләнгән, сөтнең үзкыйммәте дә әйбәт була.

Яңа технологияләр барлык районнарда да кертеләме?

Без эшне алып барабыз. Яңа төрле технологияләр белән эшләү өчен иң беренче чиратта идентификация эшен башкарырга кирәк. Шуңа күрә без идентификация өстендә эшлибез. Барлык хайванда бер төрле номер булганда гына анализ ясап була.

Без 43 пилот проект җибәрдек. Һәр районда цифрлы технологияләрне (терлекләрне карау белән идарә итү, аларны тукландыру белән идарә итү программалары) кертү буенча бер база хуҗалык билгеләнде. Шушы хуҗалыкларда зона семинарларын оештырабыз. Башка хуҗалыкларга бу хуҗалыкның күрсәткечләрен, яңа технологияләр биргән уңышларны, икътисади яктан ничек нигезләнгәнен күрсәтәбез.

Уңай нәтиҗәләр белән база хуҗалыкларын үстерү республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары арасында гына түгел, ә районнар эчендә дә ярыш рухын уятачак. Алдынгы технологияләр кертү чыгымлы эш, әмма заманнан калышасыбыз килми икән, үзебезгә үзгәрергә кирәк.

Яңа терлекчелек комплексларын төзү планлаштырыламы?

Быел зур проектлар эшләнелә. Безнең максат 2020-2021 елга 31 яңа югары технологияле сөтчелек комплексы, 5000 һәм 1500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән 2 симертү мәйданчыгы, 5000 һәм 2100 баш сарыкка исәпләнгән сарыкчылык комплексы буенча ике пилот проект төзү. Алар хәзер төзелеп киләләр. Бөгелмә районында — «Северная Нива Татарстан», Мөслим районының «Август–Мөслим», Саба районының — ПМК, Азнакай районының — «Азнакай», Кукмара районының — «Рассвет» хуҗалыкларында сөтчелек комплекслары төзелеп килә.

Ул комплексларда яңа технологияләрне кулланып эшләү каралган. Мәсәлән, «Август- Мөслим» хуҗалыгына Германиядән 33 баш хайван кайтты инде, Бөгелмә районына 800 баш кайтты, Саба районында 1200 баш терлеккә исәпләнгән комплекс эшләп килә, анда бер сыердан 32 литрга якын сөт савалар.

«Бүген кадрлар белән проблемалар бар»

Яңа комплекслар булгач, эшче көчләр дә кирәк. Кадрлар белән проблемалар бармы?

Бүгенге көндә кадрлар белән проблемалар бар. Пандемия булу сәбәпле дә кадрлар белән проблемалар кискенләште. Тирә-яктан килеп эшләүче кешеләр белән авыр булды. Сыер савучы, ашату өлкәсендә эшләүче кешеләр күп кирәк. Баш белгечләр белән дә проблемалар зур. Нигездә, терлекчелек предприятиеләрендә пенсия алды һәм пенсия яшендәге кешеләр эшли, ә килүче яшьләр лаеклы ялга китүче кадрларны алыштыру өчен җитәрлек түгел.

Яңа технология белән эшли белә торган белгечләр кирәк. Яңа төрле технологияләр керә торгач, күбрәк белем кирәк. Без хәзер үзебезнең Ветеринария академиясендә, техникумнарда, институтта бу технологияләрне өйрәнүне кертергә тырышабыз. Безнең студентларда ул белемнәр булсын иде. Укып чыккан белгечләр яңа технологияләрне белергә һәм практикада кулланырга тиеш.

Аның өчен уку йортларында яңа дисциплина кертү кирәкме?

Яңа дисципланалар быел ачылды. Ветеринария академиясендә төрле программаларга өйрәтү өстендә эшлиләр. Башта укытучылар составы үзләре укулар уздылар, хәзер инде студентларны өйрәтү бара.

Халык авылда эш юк, ә хуҗалык җитәкчеләре эшләргә кеше юк, диләр.

Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр өчен бездә эш урыны җитәрлек дип уйлыйм. Без районнарга йөрибез, күп җирдә сыер савучыларга, белгечләргә ихтыяҗ бар. Яңа технология кулланып эшләгән хуҗалыкта хезмәт хакы да әйбәт. Халык кызыксынып килә. Күрсәткечләре югары булмаган хуҗалыкларда хезмәт хакы азрак була һәм шуңа кызыксындыру авыррак.

Нинди күләмдәге хезмәт хакы белгечләрне җәлеп итә?

Мәсәлән, Саба районындагы «Мөхәммәтшин З.З.» хуҗалыгы күптәннән эшли, алар робот та куйдылар, сыер саву заллары да бар. Аның бозау караучылары 39 меңгә якын хезмәт хакы ала, ә сыер савучылар 59 меңгә якын алалар. Бүгенге көндә авылда эшләп, бик яхшы хезмәт хакы алып була. Әтнә районындагы «Шахтер» хуҗалыгындагы сыер савучылар 44 мең ала, бозау караучылар — 26 мең. Эшләргә җайлы аларда. Бозау караучылар элеккеге кебек көянтә белән сөт ташып йөрми, анда сөт таксие бар. Сөт аерым савытларга салына, җылытыла, пастеризация үтә, кирәкле күләмдә бозау алдына сөт салына. Мин үзем авыл хуҗалыгында эшләгәндә андый технологияләр юк иде, көянтә белән сөт ташу, фляга күтәреп йөрү бик авыр иде. Хәзер бик җайлы һәм чиста.

Мин укып бетергәч, терлекчелек өлкәсенә бик теләп, яратып бардым. Хәзер яңа технологияләр кертелә, хезмәт хакы бик әйбәт түләнә. Теләсә кайсы бизнес юнәлешен карасак та, терлекчелек өлкәсенең киләчәге бик зур. Элек студентлар пычрак дияләр иде. Азыгы дөрес салынса, составында начар матдәләр булмаса, фермада ис тә булмый. Кайбер заманча фермаларга кергәч, тәмле азык исе килә, сеңми дә ул, кайберләреннән бик сасы ис сеңә. Дөрес ашату, дөрес азык салу өстендә эшләргә кирәк.

Нәрсә өстендә эшлисе бар, нәрсәгә басым ясарга кирәк?

Яңа технологияләр кертү, ашату өстендә эшләргә кирәк. Идентификацияне кертергә кирәк. Ул программа идарә итүдә өстенлек бирә. Дөрес итеп идарә иткән очракта гына без сыйфатлы продукция ала алабыз. Идарә итү тиешле дәрәҗәдә булмаса, продукция дә шул дәрәҗәдә генә була.

Идентификацияне август аенда гына башладык. 3900 баш хайван идентифицировать ителгән. Киләчәктә шәхси хуҗалыкларга да кертергә телибез. Барысында да бертөрле система булырга тиеш.

Яңа технологияне кертүне хуҗалык җитәкчеләре ничек кабул итә?

Экономик хисапларны аңлаган кеше бик җиңел кабул итә. Иске технология белән эшләүгә җайлашкан кешегә ул авыррак бирелә. Без һәрберсе белән дә уртак тел табарга тырышабыз. Сентябрь аеннан Саба районында зур укулар башланды, анда Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсеннән яхшы белгечләрне чакырдык. Зоотехник, ветврач, осеменатор, хуҗалык җитәкчеләре теория өлешен өйрәнә һәм практикада да эшләп карый. Авыл хуҗалыгында эшләгән кешегә һәрвакыт укырга, яңа технологияләрне өйрәнә торырга кирәк.

Хисап формасы кайчан тулысынча электрон форматка күчәчәк?

Без үзебезгә максат куябыз — 2021-2022 елга барысын да эшләп бетерергә. Авыл хуҗалыгындагы фермерлар, җитештерүчеләр хисапны районга җибәрә. Шушы өлкәдә әзрәк кәгазь эше башкарыла. Районда аны электрон формага күчерәләр. Бик зур теләк — ул мәгълүматны авыл хуҗалыгында эшли торган белгеч үзе электрон формага кертсен иде. Ә районның ветеринария белгече ул мәгълүматны раслаячак кына. Һәр хуҗалыкның шәхси кабинетыннан торган бердәм система булачак.

Хуҗалыклар турыдан-туры мәгълүматны кертә алгач, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрнең кирәге каламы?

Без идарәләрне хисап кабул итү өчен генә тотмыйбыз. Без һәр яңа технологияне алар ярдәме белән кертәбез. Яңа технологияләр белән ничек эшләргә, ничек алып барырга — барысы да алар ярдәмендә эшләнә, алар консультация дә алып бара.

«Безнең хуҗалыклар җитештергән иткә сорау зур»

Татарстан нәселле терлекне Киров өлкәсеннән һәм Удмуртиядән сатып ала, үзебез кайчан читкә сата башлыйбыз?

Үзебезнең дә нәселле токым белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бар. Безнең зур хуҗалыклар бүгенге көндә үз-үзләрен үстерү өстендә эшлиләр. Яңа комплекслар торгызалар һәм үзләрендә алынган таналарны шушы яңа комплексларга кертәләр. Максат куелган — терлекнең 10 процентын һәрвакыт сатып барырга кирәк. Ул үзе әзерләгән таналарның ун процентын сатарга тиеш. Үзебезгә җитмәгән нәселле хайваннарны без башка өлкәләрдән, чит илләрдән кайтарабыз.

Мәсәлән, Алабуга районындагы «Мир» хуҗалыгы Даниядән 800 баш хайван алып кайтты. Ул шундый күләмдә сатылырга тиеш, ә бездәге хуҗалыклар сигез йөз башны шунда ук сатып җибәрә алмый. «Август –Мөслим» хуҗалыгы Германиядән 700 башны кайтара. Безнең хуҗалыклар әле 50-100 баш кына сата ала. Алар да быел әйбәт эшләделәр. Районнарга үзләренең хайваннарын сата алдылар. Җитмәгәнен без читтән алырга мәҗбүр. Районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә кайда нинди хайванның сатылуы турында мәгълүмат килеп тора.

Без нәселле терлекне бөтен өлкәдән дә кертә алмыйбыз. Ветеринария ягыннан тыныч төбәкләр белән генә эшлибез. Чиста өлкәдән генә кертә алабыз. Саратов, Башкортстаннан кертә алмыйбыз, Удмуртиядәге кайбер хуҗалыкларда да авырулар бар, алардан алмыйбыз. Әле үрчетү өстендә күп эш башкарасы бар.

Бездә җитештерелгән ит көндәшлеккә сәләтлеме?

Бездә җитештерелгән ит көндәшлеккә сәләтле. Ит юнәлешендә генә эшли торган зур хуҗалыкларыбыз бар. Аларның итләренә сорау зур.

Комбиазыкны агрохуҗалыклар үзләре әзерли һәм алар хуҗалыкларга кулланылышка таратыла. Шәхси куллану өчен азык ясау мөмкинлекләр бармы?

Шәхси хуҗалыклар өчен дә мөмкинлекләр ясала. Кукмара, Мамадыш районнарын мисалга китерә алабыз. «Восток» хуҗалыгында азык үзәге ясадылар һәм үлчәп төрү механизмы каралган. Кукмара районындагы Вахитов исемендәге хуҗалыкта автоматны куйдылар. Анда моноазык ясала. Сыерга бер көнлек рацион бер капчыкка тутырып бирелә. Капчык эчендә вакуум була, ул азыкны ике-өч атна сакларга ярый. Хуҗалыклар шалтыратып, гариза калдыралар. Аны йорт янына китереп куялар.

Бирелгән моноазык өчен акча түгел, ә җитештерелгән продукцияне алу да каралган, мәсәлән, сауган сөтне алып китәләр. «Восток» хуҗалыгы Лаеш районына кадәр китерә. Теләче районында шундый ук азык үзәге бар, аларның да киләчәктә шәхси сектор өчен азык әзерләве турында уйлыйбыз.

Күмәк ферма хуҗалыклары да шулай ук заказ бирә ала, Өстәмә трактор тотып, азык үстерү бик җайсыз. Бер сыер гына тоткан кеше дә гариза бирә ала.

Сөтне җитештерүчеләр сата һәм аларга субсидия түләнә, аны субсидиясез генә башта ук кыйммәтрәк бәягә сатып булмыймы?

Һәр завод коммерция нигезендә эшли. Ул субсидия системасы нәрсә өчен эшләнгән? Тотрыклылык булмаган вакытларда, бәяләр төшеп китсә, хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү өчен кирәк ул. Заводлар базар шартларын үзләре билгели, без заводларга субсидия бирә алмыйбыз. Субсидияне сөтнең бәясе төшкәндә ярдәм формасы итеп карарга кирәк, без аны хуҗалыкка ярдәм итү өчен бирәбез. Авыл хуҗалыгында төрле еллар булды, авыр вакытларда каралган иде ул. Сөтнең бәясе бик төшеп китү сәбәпле, шул вакытларда зур ярдәм булды.

Сыерны роботлар саугач, сөт күләмендә үзгәрешләр бармы?

Әйтүе авыр. «Мөхәммәтшин З.З.» хуҗалыгы җитәкчесе роботлар куйгач, сөт күләме артуын әйтте. Кеше җилемгә төрлечә тәэсир ясый, ә робот гел бертөрле эшли, тавыш, кул күтәрми.

Лейкозлы һәм лейкозсыз сөтне бер үк бәядән алып китәләр, нигә аерылмый?

Лейкозлы сөтне заводлар аерым кабул итәләр, чөнки ул төрле юнәлештәге эшкәртүгә китә. Безнең хуҗалыктан сөт җибәрелгән вакытта ветеринария белешмәсендә барысы да күрсәтелә. Барлык заводлар шул белешмәне карый. Хуҗалык сөтне бер бәядән сата. Лейкозны булдырмас өчен профилактик эшләр бик яхшы алып барыла.

Елга ике тапкыр лейкозга кан алына. Соңыннан нинди дә булса авыру килеп чыкса, киңәш языла, алмаштыру өстендә эшләү өчен программа тәкъдим ителә. Барлык хисап формаларын электрон форматка күчереп барабыз.

«Сыер савучыларга игътибар әзрәк бирелә»

Сыерларны карауда нинди яңа алымнар кулланыла?

Тиресне чыгаруда яңа технология кулланучылар бар. Кемдер сыер астына бик йомшак мата ала, кемдер салам яки опилка сибә. Кемдер бары тик елга комын кертә, тик бездә кыш көне ул ката. Мата куллану кыйммәткә чыга, әлбәттә, тик ул авырулардан да саклый. 

Бездә узган зур чараларда авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләрне күрсәтмиләр. Ничек дәрәҗәне күтәрергә?

Без аның өстендә эшлибез. Кыр көннәрендә, бәйрәмнәрдә алдынгы сыер савучылар, механизаторлар, осеменаторларны билгеләргә тырышабыз. Сыер савучылар арасында бәйге уза, анда бүләкләр фонды билгеләнә. Бу кешеләрне, аларның тәҗрибәсен күрсәтергә кирәк.

Алдынгы сыер савучылар, белгечләр арасында Россия күләмендә күрсәтерлек кешеләребез бар. Без киләчәктә Россия форумнарына да чыгарбыз. Ул кешеләр мактау тактасында торырга тиеш. Без авыл балалары, шуңа күрә кешенең эшен күреп, аңа дөрес бәя бирүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз. Алдынгы комбайнчыларыбызны никадәр уңыш алган дип күрсәтәбез, ә сыер савучыларга игътибар әзрәк бирелә, аны киләчәктә үзгәртергә тырышабыз. Эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күрә белергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100