«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum»: 103 ил вәкиле, халыкара күргәзмә, әхлаклы мода
Казанда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы уза.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында ачылган зур күргәзмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин карап чыкты.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Күргәзмә мәйданчыклары шулкадәр бай – Согуд Гарәбстаны, Малайзия, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Төркия, Үзбәкстан, Мисыр, Казахстан, Оман Солтанлыгы һәм башка катнашучы илләрнең милли ризыкларыннан башлап кием-салымнарына, өй декоры әйберләренә кадәр тәкъдим ителгән иде.
Икътисад форумы булгач, товарларның бәясе белән дә кызыксындык. Күпчелек әйберләр уртача бәядә булса да, эксклюзив товарлар да җитәрлек. Мәсәлән, Төрекмәнстан осталары суккан палас 5 мең доллар чамасы тора! Ә Мордовия дизайнерларының футболка һәм свитшотлары 2-7 мең сум тирәсе.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың ислам дөньясы илләре белән халыкара хезмәттәшлеге турында җентекләп сөйләде. Ул, аерым алганда, соңгы вакытта Татарстан ислам илләре белән товар әйләнеше артканны да ассызыклады. ТР Фәннәр академиясе стендында исә галимнәребезнең соңгы казанышлары тәкъдим ителде.
Күргәзмәнең күпсанлы мәйданчыкларында Россия Генераль Прокуратурасы, төзелеш компанияләре һәм башка сәнәгать өлкәләре экспозицияләре белән танышу мөмкин булды.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Рөстәм Миңнеханов форумның оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Россия Федерациясе җитәкчелегенә – Россия Президенты Владимир Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге РФ Хөкүмәтенә, шулай ук хөкүмәт Рәисе урынбасары – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумының оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга рәхмәт белдерде.
«Көчле федераль ярдәмнән башка мондый масштаблы чараны үткәрә алмас идек. Барыгызга да рәхмәт һәм алкышлар! Әмма иң мөһиме – сезгә, безнең кунакларга алкышлар, рәхмәт сезгә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
«Modest Fashion Day»
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында быел да әхлаклы мода күрсәтү булды. Быел ул «Пирамида» концертлар залында узды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Биредә Малайзия, Индонезия, Марокко, Пакистан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, шулай ук Казан, Уфа һәм Чиләбе дизайнерларының коллекцияләрен күрдек.
Быелгы күрсәтүнең үзенчәлеге – ир-атлар өчен коллекция. Аны Уфадан «MIRANG» студиясе хуҗабикәсе Эльмира Имангулова тәкъдим итте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чараның төп максатларын билгеләде. Аның сүзләренчә, Modest Fashion Day коллекцияләрне күрсәтергә генә түгел, ә халыкара профессиональ мохитне формалаштырырга да мөмкинлек бирә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Мода төшенчәсе – мөселман дөньясы кыйммәтләренең тулы бер фәлсәфәсе. Без халыкара мода басмаларына эләгәбез, чөнки биредә дөньяның югары профессиональ дизайнерларын җыябыз һәм алардан өйрәнәбез. Коллекцияләрне һәркайсын ныклап сайлыйбыз, бары тик иң яхшысын гына күрсәтергә һәм подиумга чыгарырга омтылабыз. Без тыйнаклыкның матур һәм лаеклы булуын күрсәтергә телибез, ә тыйнак киемнәр шактый җәлеп итүчән булырга да мөмкин. Бу проект аша без ислам һәм төрле илләр мәдәниятенә кагылабыз. Кече һәм урта эшмәкәрлек секторында җиңел сәнәгать вәкилләре саны артуын да күзәтәбез, – дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина журналистлар белән аралашкан вакытта.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Халыкара Малайзия мода палатасы директоры Джунайдах бинти Ишак та тыйнак моданың универсаль булуын ассызыклады:
Әхлак һәм әдәп кануннарына туры килгән мода – ул барысы өчен дә уңайлы һәм сыйфатлы булырга тиеш. Аның дини һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алуы зарур. Бу хәрәкәттә илләрне һәм дөньяны берләштерү бик мөһим. Мондый чаралар ярдәмендә брендларның популярлыгы да арта һәм алар ныграк таныла, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 2023нче елда федераль статуска ия булды. Ул Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгына әверелде. Быел форумга дөньяның 103 иленнән вәкилләр килде. Ә эшлекле программа 21 трек буенча 149 чараны үз эченә алды.