Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Хезмәт министрлыгы: Эшләүче пенсионерларның кереме аена уртача 66 мең сум

Министрлыкта эшләмәүче пенсионерларның уртача иминият пенсиясе, 8,6 процентлык индексациядән соң, 2022 елда 19 мең сумга җиткәнен билгеләп узганнар.

news_top_970_100
Россия Хезмәт министрлыгы: Эшләүче пенсионерларның кереме аена уртача 66 мең сум

Россиядә эшләүче пенсионерларның уртача гомуми кереме (пенсия һәм хезмәт хакы) аена 66 мең сумга җитә дип исәпләп чыгарганнар. Бу категория гражданнарның пенсиясе 14 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә «Известия» газетасы Хезмәт министрлыгы һәм Пенсия фонды белешмәләренә сылтама белән.

Хезмәт министрлыгында эшләмәүче пенсионерларның уртача иминият пенсиясе, 8,6 процентлык индексациядән соң, 2022 елда 19 мең сумга җитә дип билгеләп үткәннәр.

«Эш урыны булган пенсионерларның уртача иминият пенсиясе күләме — 14 мең сум. Шулай ук Россия Пенсия фонды белешмәләре буенча, эш урыны булган пенсионерлар ай саен уртача 66 мең сум акча ала», — дип өстәгәннәр министрлыкта.

Саклык банкының дәүләтнеке булмаган пенсия фонды сораштыруы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россия гражданнары пенсиягә чыккач аена уртача 55,5 мең сумга якын акча алырга тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100