Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия һәм Татарстан чемпионы Әнвәр Галимовның якты истәлегенә: «Күз дә тигәндер, дим...»

«Интертат» редакциясенә Базарлы Матакта яшәүче һәм лаеклы ялдагы укытучы Флера Галимова мөрәҗәгать итте. Ул 47 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер иткән ире – Әнвәр Галимовны җирләгән. Югалту газабы әле дә йөрәк ярасы булып кала бирә. Флера ханым танылган спортчы белән бергә кичергән парлы гомер хатирәләрен барлаганда күз яшьләрен тыя алмады...

news_top_970_100
Россия һәм Татарстан чемпионы Әнвәр Галимовның якты истәлегенә: «Күз дә тигәндер, дим...»
Гаилә архивыннан

«Армиягә киткәндә аны озата алмадым»

Яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып барган егет төрле спорт ярышларында, бәйгеләрдә катнаша. Катнаша-катнаша, остара да әле: призлы урыннар яулый, беренчелекне бирми. Баһадир егет 9-10 сыйныфларда туган авылы Иске Камкадан берничә чакрым ераклыкта урнашкан Иске Алпар авылы мәктәбенә чаңгыда шуып укырга йөри. Көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, биеклеккә сикерү, тизлеккә йөгерү дисеңме, барысында да уңган егетнең күрсәткечләре югары. Спортсмен егеткә, еллар үткәч тә, мәктәп директоры һ.б. югары дәрәҗәдәге урыннар тәкъдим итеп карыйлар. Бер карасаң, булдыра алган кеше җитәкче вазифасын да алып бара алыр иде. Әмма Әнвәр Галимов гомеренең соңгы көннәренә кадәр спортны бернинди урынга алмаштырмый.

Бик тәртипле, тәрбияле гаиләдән була Әнвәр абый. Әлбәттә, мондый егеткә күп кызларның күзе төшкәндер, күбесе күз кыскандыр... Тик аның йөрәге балачактан ук бер авылда бергә уйнап үскән, аның кебек үк укытучылык юлын сайлаган гүзәл кызга – Флерага гына ачык була. Җылы гаилә учагын корганчы, яшьләр бер-берсенә хатлар яза, күрешкәләп тора. Шулай, ике арада хатлар йөри...

– Мин Китәнче (Урта Әлки) авылында туганмын, – дип башлады сүзен Әнвәр абыйның хатыны Флера Галимова. – Миңа 6 яшь тулгач, Иске Камка авылына күчкәнбез. Булачак ирем Әнвәр Иске Камка авылында туып үсте. Авылда сигезьеллык мәктәп бар иде. Әнвәр 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Иске Алпар мәктәбенә укырга йөри башлады. Чаңгы ярышларында катнашып, матур чыгышлар ясый иде. Укытучысы Наил абый Гатин аны спорт буенча бик үстерде. «Әнвәр, сиңа спорт юнәлешеннән китәргә кирәк», – дип, киңәш биргән булган.

Яшь укытучылар гаиләсе: Әнвәр һәм Флера Галимовлар

Әнвәр белән без балачактан ук бер-беребезне беләбез: бергә сыер сакларга чыга идек. Базарлы Матакта укыган вакытта хатлар алыштык: мин чәчәкләр ясыйм, ул үзенчә рәсемнәр ясап җибәрә иде. Шулай аралашып үстек.

Безнең юллар аерылды: Иске Камка авылында 4 сыйныфны укып бетерә алмадым – дәү әти үлде дә, мине дәү әни янына, Китәнчедән ерак түгел Татар Суыксуы авылына җибәрделәр. Шуннан соң, рус мәктәбенә Базарлы Матакка укырга күчерделәр. 5-10нчы сыйныфларда Базарлы Матакта укыдым.

Аннан соң Казан педагогия институтына имтихан тапшырырга дип бардым, әмма конкурстан үтә алмадым. Ул вакытта миңа 16 яшь, 17 тулырга тиеш. Үзебездән 30 чакрым ераклыктагы Чиябаш авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләделәр. Башлангыч сыйныф укытучысы булып 1 ел эшләдем.

10нчы сыйныфны тәмамлап, Әнвәр Әлмәтнең физкультура техникумына укырга керде. Бер фәннән «2»ле билгесе алган. «Абый, китәм мин, укый алмыйм», – дип әйтә икән. Татар телендә белем алган бала русча укыта торган техникумда ничек укысын? Әлбәттә, аңа кыен. «Шундый авырлык белән укырга кердең, спорт буенча матур гына барасың, китмисең!» – дип, абыйсы каты торган. Шулай итеп, Әнвәр Әлмәт физкультура техникумын тәмамлады.

Армиягә киткәндә мин аны озата алмадым: 1 ел авыл мәктәбендә укытканнан соң, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга киттем. Октябрь бәйрәмендә авылга кайтырмын, очрашырбыз, дип уйладым, әмма очрашып булмады. Без кайтканда, Әнвәрләр армиягә киткән иде...

Педагогия институтын 1974 елда тәмамлап, авылга укытырга кайттым. Бу арада Әнвәр белән хатлар алышып, ул армиядән кайтканнан соң күрешеп тордык. Ул Иске Алпар урта белем бирү мәктәбендә – физкультура, мин – физика укыта башладык. 1974 елның декабрендә өйләнештек. Укытучылар гаиләсе булып яши башладык, – дип таныштырды мәхәббәт тарихы белән Флера апа.

«Укучылары беркайчан да ярышлардан җиңү яуламыйча кайтмады»

РСФСР спорт мастеры, авыр атлетика буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Әнвәр Галимов озак еллар спорт мәйданында шәкертләрендә спортка мәхәббәт тәрбияли. Әнвәр Галимов җитәкчелегендә спортта беренче адымнарын ясаган яшьләрнең республика күләмендә исемнәре таныла. Аның укучыларыннан Рәшит Сәмигуллин РСФСР беренчелегенә үткәрелгән чемпионатта җиңә, Әлки районында 3 ел рәттән Сабантуйның абсолют батыры була. Рәис Гатин республика күләмендә үткәрелгән биатлончылар ярышында, Рәис Сәлахов бокс ярышларында призлы урыннар яулыйлар.

Әнвәр абыйның менә шундый үзе кебек тырыш, өлгер, җитез укучылары бихисап. Саный башласаң, 1 сәгать тә җитмәс иде. Үзеннән соң да ул менә дигән спортчылар тәрбияләп, аларга юл биреп калдыра...

– Әнвәр үз эшен искиткеч яратып эшләде, – дип искә ала Флера апа. – Ул беркайчан беркемнән ярдәм көтеп йөрмәде, мәктәптә эскәмияләргә кадәр үзе ясап куя иде. Беркайчан да директорга: «Шуны-моны эшләтегез әле», – дип, сорап ялынмады. Балалар өчен шведская стенка дисеңме... Барысын үзе ясады. Мәктәп спорт залы тәнәфесләрдә бер дә буш тормады. Дәрес тәмамлануга, балалар спортзалга Әнвәр абыйлары янына йөгерәләр иде. «Үсәсең киләме? Турникта асылынып тор», – дип, балаларны спорт күнекмәләренә кызыктырып, киңәшләрен әйтер иде.

Әнвәр гомерен физкультурага багышлады. Һөнәрен шулкадәр яратты! Нәселләрендә физкультура укытучысы юк иде. Үзе бик күп укучыларга юл күрсәтеп, тәрбияләп, үзенә алмаш әзерләп калдырды. Ул көчле, булдыра торган кеше иде. Мәктәп директоры булырга бик күп тапкырлар үгетләп карадылар. Юк, ризалашмады. «Физкультура укытучысына укыдым, физкультура укытучысы булып кына калам», – дип әйтә иде.

Бик ихлас. Кырыс, җитди дә кебек иде. Аны бөтен укучылары яратты, хөрмәт итте. Әлки районында 3 ел рәттән батыр калган Рәшит Сәмигуллин аны иң беренче остазым дип йөртә. Бөркет кебек баһадир спортчы егетләрне тәрбияләде ул. Көрәшчеләрдән Рөстәм Гатин, Газинур Фәттахов һ.б. Барысын да ярышларга әзерләп, республикакүләм бәйгеләргә алып бара иде. Аның укучылары беркайчан да ярышлардан җиңү яуламыйча кайтмады.

– Укучыларны җиңәрлек итеп ничек әзерли алган икән?

– «Сез булдырасыз, хәлегездән килә», – дип инандыра алгандыр инде. Физик яктан гына түгел, психологик яктан да дөрес, кирәкле сүзләр табып әйтә алган. Үзенең үрнәге белән ул укучыларын спортка, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга җәлеп итә иде.

Әнвәр Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә штанга, гер күтәрә иде. Җырлый белмим, биергә оялам, чаңгыда шуарга ярата идем. Үзем дә аның шундый тырыш кеше икәнен күреп, гашыйк булганмындыр, дим. Минем спорт буенча әлләни уңышларым булмады: чаңгы ярышында катнаштым, район чемпионы, дигән медаль биргәннәр иде. Казанышларымны саклый белмәдем шул, ә Әнвәр бөтен диплом-грамоталарын, медальләрен мәктәптә укыганнан ук җыеп барган, – дип, Әнвәр абыйның барлык казанышларын өстәлгә тезеп салды Флера апа. Барысын да эзлеклелектә җыя барган ул: мәктәп елларыннан башлап диплом-грамоталары, медальләре тезелеп киткән... Исең китәрлек, үзе бер музей кадәр!

«Күз дә тигәндер, дим...»

Сәламәт тәндә – сәламәт рух, диләр. Әнвәр абый спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, матур итеп гармунда да уйнаган, җырлаган да. Хәтта мәкаләләр дә язган! Өйләрендә Әнвәр абый авторлыгында район газетасында чыккан язмалар да сакланган. Барысын теркәп, туплап барган ул. Айтуган, Рөстәм, Руслан исемле менә дигән 3 ул үстерә алар. Өчесе дә гаилә кора, оныклар туа. Гөрләшеп яшә дә яшә. Бер уйласаң, бәхет түгелме? Бәхет!

Әнвәр абый белән Флера апа 47 ел бергә яшәгән. Көннәрдән бер көнне Әнвәр абыйның хәле начарлана, 71 яшендә якты дөньядан китеп бара…

– 3 балабыз туды. Укытучыларны бик хөрмәт иттек, шуңа күрә мин аларның балаларыбызга тәрбия бирә алуына ышана идем. Алар начар юлга кертмәде.

Терлек асрадык, бакча тоттык – Әнвәр бөтен эштә дә булыша иде. Бик әйбәт кеше иде. Базарлы Матакка күченгәч, өй бирделәр. Ул өйгә янкорма ясап, сарай, мунча, келәт, гаражны – барысын үзе төзеде, үзе эшләп чыкты. «Алла, тагын эш кузгатасың», – дип әйтә идем дә, аннары нәтиҗәсен күргәч: «Алла, бигрәк матур булган!» – дип, үзем дә сокланып әйтә идем. Яшьрәк вакытта «шабашка»ларда да йөрде. Әле беркөнне генә улым әйтә: «Әти салган өйне күреп кайттык бит әле», – диде.

Спорткомитетта эшләде, аннан соң Базарлы Матакта училищега күчте.

Алинә Кабаева белән «Алина» спорт комплексы ачылышында

2021 елның 26 октябрендә вафат булды. 27 октябрьдә Иске Камка авылы зиратында җирләдек. 30 ноябрьдә 72 яшь тулырга тиеш иде, ләкин тула алмады. Әйтәләр бит, йә туган көненә кадәр, йә туган көне үткәч вафат була, диләр. Йөрәк. Стенокардия...

Олыгая барса да, бәйгеләрдә катнашуыннан туктамады, актив булды. «Бигрәк күп ярышларда катнашасың!» – дип, үзенә дә әйтә килдем. Ә ул ярышларда катнаша калса, үземнең дә йөрәгем чыгардай була иде. «Мин дулкынланмыйм, исем дә китми», – дия иде үзе.

Пенсионерларны бер командага туплап, бәйгеләрдә катнаштыра иде. «И, рәхмәт Әнвәр абыйга. Шунда җыелабыз, күрешәбез, селкенәбез әле», – дип, мактап туймый иделәр.

– Әнвәр абый киткәч, тормыш үзгәрдеме?

– Ул киткәч, авыр булды... (бу урында Флера апаның күзләренә яшь килде) Әнвәр гел кеше алдында булды. Училищеда концерт куялар иде. Зал тула, алма төшәрлек урын юк. Гармунда да уйный, җырлый да иде. Гер күтәреп, тамаша куя иде. Ә бөтен кеше карап тора, бөтен кешенең күзе Әнвәрдә. Әлбәттә, төрле кеше булырга мөмкин. Ярыш була калса, Әнвәр хөкемдар була, тренер, үзе дә катнаша. Күз дә тигәндер, дим... Фотоларны карыйм да: «Бигрәк матур булган икән», –дим. Миңа ничек игътибар итте икән бу, дип тә куям (елмая). Бик матур яшәдек, Аллага шөкер.

Исән-сау йөреп торган кеше кинәт кенә бер дә уйламаганда-көтмәгәндә үлеп китәр, дип уйлыйсыңмыни? «Әнвәр, без нормаль, әйбәт яшәдек бит, әйеме?» – дип, бер-беребезгә карап, көлешә идек. «Тәрәзләрдән очып-очып чыкмадык бит», – дип әйтә иде. Юк, өйдә дә тавыш булмады.

Аллага шөкер, 3 улым да гаиләле, өй буш тормый, кайтып-китеп йөриләр. Эшне дә эшләшәләр, бик булышалар. Айтуган улым Базарлы Матакта яши, һәркөнне шалтырата, яныма килеп китә. Шөкер, балалар ялгызымны гына калдырмады. Нинди акыллы балалар үстергәнбез икән, дип, Әнвәргә рәхмәт әйтәм. Әтиләре тәртипсез булса, шундый булырлар идеме? Аллага шөкер, киленнәр дә шулкадәр әйбәт. Рәхмәттән башка сүзем юк. Мактану түгел, куркып кына әйтәм, күз генә тия күрмәсен, бәхетле булсыннар, – ди Флера апа.

«Бу якты дөньяда без кунак кына бит»

Диплом-грамоталары арасында Әнвәр абыйның «Әлки хәбәрләре» газетасында басылган мәкаләсе килеп чыкты. Элекке укучыларына рәхмәт әйтеп, ул 40 ел элек Алпар урта мәктәбен тәмамлаган укучылары белән очрашудан соң туган хис-кичерешләрен язган булган:

– Бу вакыйга булганга шактый вакыт үтсә дә, аның тәэсирләре күңелемнән китми. Шуңа күрә, 70 яшькә якынлашып килгәндә, кулыма каләм алып, район газетасы аша элеккеге укучыларыма рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.

1972-1982 елларда тормыш иптәшем Флера белән районның иң зур мәктәпләреннән булган Алпар урта мәктәбендә эшләргә туры килде. Бу еллар безнең өчен истә калырлык иң матур вакытлар иде. Мәктәптә 700ләп бала укый, аларга 30дан артык укытучы белем бирә. Бик кызганыч, әмма коллегаларыбызның күбесе дөньяда юк инде: Мөдәррис Вәлиев, Марат-Сания Камаловлар, Гомәр-Фәүзия Зәйнетдиновлар, Хатыйп-Фәүзия Гәрәевлар һ.б. Тагын шунысы аяныч, күп укучыларыбыз шулай ук бу дөньядан бик иртә китеп бардылар, урыннары җәннәттә булса иде.

Алпар урта мәктәбе турында калын китап язарлык – аның үткәне данлы, ихтирамга лаек, күп буын укучылар күркәм традицияләргә нигез салган. Шуларның берсе – биредә мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашулар бик еш үткәрелә. Узган елда булган очрашуларның берсе турында сөйләп үтәсем килә. Алпар урта мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуын әйтүем. Бер-берсен сагынып, элек бергә укыган 47 кеше җыелды очрашуга! 6 сәгатькә сузылды ул: инде олыгаеп килүче сабакташлар һәм без, кунакка чакырылган укытучылары, үткәннәрне искә төшереп, хатирәләр яңартып, сөйләшеп утырдык. Укучыларыбыз кайларга гына таралышмаган да, кемнәр генә булып эшләми икән бит!

Әйтеп бетергесез җылы, матур очрашу булды бу. Аны оештыручылар Илдар Шәрапов, Азат Гыйниятуллин, Азат Җангиров моның өчен зур тырышлык куйганнар, рәхмәт егетләргә. Очрашу мизгелләрен кабат-кабат искә төшереп, шуны әйтәсе килә: күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп яшик. Бу якты дөньяда без кунак кына бит, – дип язган булган Әнвәр абый.

Мәктәп тәрбиясе, укытучыларның роле турында

– Ә сез гомер буе физика укыттыгызмы? – дип сорыйм Флера ападан.

Галимовлар гаиләсе йорты

– Училищеда физика да, математика да, җәмгыять белемен, этика да, рәсем дәресен дә, хәтта рус балаларына татар телен дә укытырга туры килде. Бик яратып эшләдем. Училищеның спорт залында үзенә кечкенә генә бер кабинет ясап куйган иде Әнвәр. Тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсенә керми дә иде ул. «Сез бер-берегездән ничек туймыйсыз?» – дип сорый иделәр бездән. Машинага утырып барам, минем аны күргәнем дә юк, дип җавап бирә идем. Чөнки без, укытучылар «учительская» бүлмәсендә булабыз, ә Әнвәр спортзалда үзенең бүлмәсендә. Училищедан өйгә кайтып, ашап алгач, секцияләр, түгәрәкләр уздырырга китә иде. Гомере буе балаларны ярышларга әзерләп йөрде. Искиткеч кеше иде. Әнвәр турында бөтен хис-кичерешләремне сөйләп бирер өчен сүзләр дә таба алмыйм.

Галимовлар гаиләсе

Балаларга да, укучыларга да беркайчан кычкырмас иде. Укучылар да тәртипсез булмады. Мәктәп тәрбиясе, укытучылар да зур роль уйнагандыр, дип уйлыйм.

– Сезнең укыту тәҗрибәсе, стажыгыз бик зур. Узган еллар белән чагыштырганда, мәктәптә укучы укытучы мөнәсәбәтләре үзгәрде, дип әйтеп була. Яшь укытучылардан еш кына ишетеп була: «Әти-әниләр зарлана, дип, бер ирек юк», диләр. Укытучы буларак, бу күренешкә ничек карыйсыз?

– Фикерем тискәре. Сыйныф бүлмәсенең идәнен балалардан юдырырга, мәктәп бакчасында эшләтергә ярамый. Хәзер, балаларны хезмәткә тарту, дигән сүзләр ишетелде. Базарлы Матак училищесыннан киткәнемә 11 ел булды. Таныш коллегаларым: «Хәзерге балалар теге вакыттагы балалар түгел, бик нык үзгәрделәр», – диләр. Училищега 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар килә, әмма барыбер: «Теге вакыттагы укучылар түгел», – дип әйтәләр. Баланы хөрмәт итәсе, ул нинди генә хәлдә булса да, аны беркайчан да түбәнсетергә кирәк түгел.

Аннан соң, бөтен нәрсә электрон форматка күчте, хәтта журнал да электрон хәзер. Укытучының эше кимеде, дип тә әйткән иделәр. Әмма, киресенчә, укытучының эше артты гына. Кәгазь-отчетларның иге-чиге юк. Без эшләгән елларда журнал, дәрес планы һәм укучының көндәлеге генә бар иде. Кисәтү булса, укучының көндәлегенә язып җибәрә идек. Белмим, ул вакытта укучылар да бик тырыш, тәрбияле иде.

Укытучыга хәзер бик авыр: аның эше күп. Институтта укып чыктың гына түгел, дәрескә дә әзерләнәсе, отчетларын да тапшырасы, электрон журнал да тутырасы, укучыларның ата-аналарыннан килгән сорауларга җавап бирәсе бар... Мәгариф системасын өстән үзгәртмәсәләр, укытучы үзе генә бернишли алмый. Хәзерге уку системасы үзгә: укучының әнисенә биремне интернеттан җибәрәләр, тәртибе турында язалар, булачак чаралар турында да хәбәр итеп торалар. Авыр бит ул. Без үткәргән дәресебезне журналга гына язып куя идек. Җавап бирә икән, билгесен көндәлегенә язып куя идек. Укытучыларны бик тә жәллим.

Минем фикеремчә, Совет заманындагы мәгариф системасы катлаулы түгел иде. Чит ил системасын өйрәнеп кайттылар, алар системасына ияреп тә укытып карадылар. Ә нигә иярергә? Нәрсәгә чит ил системасына омтылырга? Нинди генә олимпиадада катнашсалар да, безнең укучылар урыннар алалар иде. Безнең ил кешесе галәмгә иң беренче булып очты, ул бит наданлыктан түгел. Ул – белем, тырышлык булганга күрә. Элек, имеш, бик начар яшәгәнбез икән, дип уйлыйлар микән... Шуңа күрә чит илдән үрнәк алуның мәгънәсен күрмим.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның: «Ата-ана балага телефон тоттыра да, үзе кино карый. Бала белән аралашу юк», – дип әйткән сүзләре белән килешәм. (Бу турыда «Интертат» сайты язган иде. – авт.: «Министр: «Ата-ана бер бүлмәдән икенче бүлмәгә смс язышып утыра. Адәм көлкесе!») Оныкларым ялларда кайтып, китаплар укыйлар. Укыйлар да, аннары ял итәләр. Аллага шөкер, улларым да, оныкларым да татарча сөйләшәләр. Оныкларыма да: «Телегез чарлансын өчен татарча китаплар укыгыз», – дип әйтәм. Ялларда минем янга кунакка кайткач, китапханәгә барып, татарча китаплар алалар. Аңламаган сүзләрне миннән сорыйлар.

Татар теле бетә шул. Телне гаиләдә саклау – бер, ә мәктәптә укыту – икенче мәсьәлә. Туган телне мәктәптә кысрыклап чыгаруларын бер дә хупламыйм. Оныкларым «Сәләт» аланына барды, бик ошатып кайтканнар, табигатьтә рәхәтләнеп ял иткәннәр, татар телендә дәресләр укыганнар. Телне өйрәнер өчен мохит кирәк, дип әйтәләр. «Сәләт» шушы мохитне тудыра ала дип әйтә алам, – дип, Флера апа белән сөйләшүне тәмамладык. Аның белән Әнвәр абыйның диплом-грамоталарын тәртипкә салып, фотолар карап, чәй эчеп алдык.

Әнвәр Галимов турында бер утырып сөйләшүдә генә вакыт җитмәс кебек. Ул эшләгән мәктәптә сәләте-җитезлеге булган бала гына түгел, бөтен бала да спорт белән мавыга. Укытудан тыш, көрәш, самбо, волейбол, баскетбол, футбол, бокс, җиңел атлетика, чаңгы секцияләрендә балалар белән шөгыльләнергә вакытын кызганмый. Район Сабантуйларында гер күтәрү буенча да 10 елдан артык чемпион булып кала, үзе дә, тренер буларак, балаларны төрле ярыш-бәйгеләргә йөртә. Һәр балада ул кыюлык һәм җитезлек сыйфатлары тәрбияли. Спортчыларга хас шушы сыйфатлары аңа һәр эшкә өлгерергә, иҗади энтузиазм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ә шәкертләре, укучылары бүгенге көндә дә аны искә алып: «Укытучыбыз, рәхмәт!» – дип әйтә. Әнвәр Галимовның рухы шат, урыны оҗмахта булсын.


  • Әнвәр Фәйзрахман улы Галимов – РСФСР спорт мастеры, авыр атлетика буенча Россия һәм Татарстан чемпионы. 1949 елда Әлки районы Иске Камка авылында туа. 1964 елда 3 чакрымга йөгерүдә 9 мин 15 секундлы нәтиҗәгә ирешә. 1966 елда чаңгы спорты буенча Әлки районы Алпар урта мәктәбендә 9-11 сыйныф спортчылары ярышында 5 чакрым дистанциядә 3нче урын ала. 1967 елда чаңгы буенча зона ярышларында I урынны алучы буларак, Татарстан Республикасының Мәгариф министры Мирза Мәхмүтов имзасы белән тамгаланган Почет грамотасына лаек була.
  • 1967 елда Әлмәт физик культура техникумында укый. «Милли көрәш буенча техникум чемпионы» исемен яулый. Шул ук елда чаңгы спорты буенча «спорт мастерына кандидат» нормативын үти. 10 километрлы дистанцияне 34 мин 40 секундта уза. 1972 елда Иске Камка Сабан туенда 2 потлы герне, бер тапкыр да җиргә төшермичә, 201 тапкыр һавага күтәрә. VIII Республика слетында ГТО комплексы нормаларын 24 тапкырга арттырып үти. ТАССР Министрлар Советы каршындагы физкультура һәм спорт комитетының I дәрәҗә дипломына лаек була.
  • 1972-1982 елларда Әлки районы Иске Алпар урта мәктәбендә физкультура укыта. 1982 елдан Әлки районы спорт комитетында җитәкчелек итә. 1987 елдан Әлки районы үзәге Базарлы Матак профессиональ-техник училищесы укучыларына физик тәрбия эшендә була. Хатыны Флера белән Айтуган, Рөстәм, Руслан исемле уллар тәрбияләп үстерәләр. 2021 елда Базарлы Матакта вафат була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100