Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Министр: «Ата-ана бер бүлмәдән икенче бүлмәгә смс язышып утыра. Адәм көлкесе!»

«Авыруга сабышкан җәмгыять озакка бармаячак. Чөнки болай яшәү мөмкин түгел!» – диде Илсур Һадиуллин.

news_top_970_100
Министр: «Ата-ана бер бүлмәдән икенче бүлмәгә смс язышып утыра. Адәм көлкесе!»
Илсур Һадиуллин
Михаил Захаров

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың бөтен районнарыннан, төрле төбәкләрдән җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында туган телне өйрәнү буенча үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Министрны «Интертат» хәбәрчесе дә тыңлады.

Илсур Һадиуллинның ярты сәгатьлек ихлас сөйләнгән докладыннан кечкенә генә өлешен китерәбез. Тулырак варианты киләсе язмаларда булыр.

Илсур Һадиуллин:

Татарча сөйләшүчеләр кими, диләр. Моңа кем гаепле соң? Мәсәлән, без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Балаларымның берсе 4 тел, икенчесе 3 тел белә. Мактану түгел, мисал өчен генә әйтәм.

Бакчага баргач, туган телне оныттылар, диючеләрне дә аңламыйм. Бакчаларда татар төркемнәре бар. Балагызны шунда күчерегез. Бөтен кеше татарча сөйләшкән чиста татар авылларында да балалар русча аралаша. Моңа да министрлыкны гаеплиләр. Берәр җиргә туган көнгә барсам да, якыннар белән очрашсам да, тел проблемасы турында сөйләргә тотыналар. Әйтмәгез һаман шуны! Бу проблемаларга мин инде чумган, аннан чыга алмам да шикелле. Чыкмам да инде.

Һәр баланың әти-әнисе бар. Һаман бакчаны, мәктәпне гаеплиләр. Өйдә туган телдә сөйләшми торып, балага аның әһәмиятен аңлатмый торып, ничек инде һаман мәктәпне генә гаепләп була? Укытучыны гаепләмәгез (бу урында көчле алкышлар).

Ата-ана балага телефон тоттыра да, үзе кино карый. Бала белән аралашу юк. Атасы бер бүлмәдә, баласы икенче бүлмәдә, анасы ашау бүлмәсендә. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә смс язышып утыралар. Болай булгач, гаиләне тоташтыручы аерым федераль программа кирәк. Адәм көлкесе! Авыруга сабышкан җәмгыять озакка бармаячак. Чөнки болай яшәү мөмкин түгел!

Камералар, сез моны күрсәтеп тормассыз, ләкин күңелемдә булганнарны әйтмичә булмый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 август 2023
    Исемсез
    Бик дөрес! Хәзерге ата-аналар шул кадәр җавапсызлар, тапкан балаларын да тәрбияләмиләр!!! Нигә диеп, бала карыйсылары килмәгәч, бала табалар икән?!?! Минем дә оныгым татар садигына йөреп, матур итеп урысча сөйләшергә өйрәнде. Гаилә, садик, мәктәп һәм ата- аналар бердәм булсалар гына, татар теле яшәячәк!!! Шуны онытмыйк, җәмәгать!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100