Нигә халык авылда калмый да, нигә фермер булмый? - Фермерлар съездында яңгыраган сораулар
«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII Россиякүләм съездының пленар утырышы булды.
Бирегә бихисап өлкәләрдән фермерлар җыелды. Аларны дәүләт эшлеклеләре һәм министрлык вәкилләре сәламләде, эшлекле сөйләшүләр барды. Съездда катнашучыларга шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да сәламләү хатын юллаган иде. Пленар утырышта аны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев укып ишеттерде. Ил башлыгы фикеренчә, фермерлар җир эшкәртү һәм мал асрау тармагының барлык традицияләрен саклап, тырышып хезмәт куялар.
Фото: © «Татар-информ» архивы
«Татарстанда авыл хуҗалыгы икътисадына, фермерлыкка бик нык игътибар бирелә»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов билгеләвенчә, хәзерге көндә республиканың агросәнәгать комплексы – үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак.
Безнең кече хуҗалыкларны һәм тулаем авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә күрсәтерлек һәм бүлешерлек күпьеллык тәҗрибә бар. Татарстанда авыл хуҗалыгы икътисадына, фермерлыкка бик нык игътибар бирелә. Республика халкының дүрттән бер өлеше, бу миллионга якын кеше – авыл җирендә яши. Бүгенге көндә агросәнәгать комплексы – яхшы үсеш мөмкинлекләре булган, заманча югары технологияле өлкә. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме республикада беренче мәртәбә 400 миллиард сумнан артып китте. Былтыр кече хуҗалыкларга 1,5 миллиард сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Быел инде 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән, – дип белдерде Әхмәтов һәм фермерлар съезды уңаеннан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллаган сәламләүне җиткерде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Төп проблема – күп кенә авыл торак пунктларының «деградациясе»
Дәүләт Думасыннан килгән Алексей Гордеев исә узган гасырның 90нчы еллар ахырында Татарстанда илебезнең авыл хуҗалыгы яңадан торгызыла башлавын билгеләп узды.
Нәкъ менә шуннан кече хуҗалыкларга, шәхси хуҗалыкларга, урта предприятиеләргә, эре агрохолдингларга ярдәм итү башланды, нигез салынган чор иде. Республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгына ярдәмне һәрвакыт беренче урынга куйды.
Кызганычка каршы, без әле дә хәл итә алмаган беренче проблема – авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм чималга төпле бәя кую мәсьәләсе. Без соңгы елларда җитештерү күләмнәре белән хисап тотабыз. Әмма, икенче яктан, без керемнәрнең кимүен күрәбез. Узган елда гына Россия авыл хуҗалыгы 100 миллиард сумнан артык табыш югалткан, бөртекле продукция һәм сөт җитештерү күрсәткечләре буенча бу нык сизелә. Ә бит бу төр продукцияләр һәрвакыт Россия авыл хуҗалыгы икътисадының нигезе булып торды.
Илебез Хөкүмәтенә төп авыл хуҗалыгы чималына икътисади яктан акланган хакларны тәэмин итү өчен мониторинг чараларының системаларын булдыру ягын карарга кирәк! Иң гади ысул: аграрийлардан бәяләрне күтәрмәүләрен сорау. Ләкин, әйдәгез, чылбырны карыйк, чөнки керемнәр булмый икән – авыл территорияләрендә җитештерү һәм кими башлаячак. Беркем дә үз кесәсенә зыянга эшләргә теләми. Илдә мондый чаралар системасы эшләвен таләп итәчәкбез, һәм РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы базарында бәяләр тотрыклылыгы өчен җавап бирсен иде!
Икенче төп проблемабыз – күп кенә авыл торак пунктларының «деградациясе». Россиядә барлыгы 150 мең авыл бар. Шуларның 20 меңнән артыгында даими яшәүче халык юк… Уйланырга урын бар. Нигә халык авылда калмый да, нигә фермер булмый? Дәүләт Думасы рәсми рәвештә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга авыл территорияләрен социаль-икътисади үстерү алымын үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, – дип бәян итте Гордеев чыгышы вакытында.
Фото: © «Татар-информ» архивы
«Авыл халкы эш белән тәэмин ителә һәм керемнәр ала»
Алга таба ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүз алды. Аның сүзләренә караганда, гомумән алганда, Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрендәге өлеше гаять күп. Һәм алар тарафыннан былтыр гына 160 миллиард сумлык, ягъни тулаем күләмнең 40 процнтын тәшкил иткән авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелгән.
Узган ел кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә 1,5 миллиард сум юнәлдерелгән. Ә башка программаларда катнашуны да исәпкә алсак, эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән беррәттән, фермерлар бюджеттан 3 миллиард 100 миллион сум акча алганнар. Шуның нәтиҗәсендә шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны сакланып кала, авыл халкы эш белән тәэмин ителә һәм керемнәр ала.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен алга таба үстерү дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Фермерларга ярдәм ягыннан Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе уңышлы эшләп килә. Агымдагы елда «Халык фермеры» ассоциациясе төзелде. Мондый оешмалар күпме күбрәк булса, авыл кешеләре өчен шулкадәр яхшырак була. Алар бер-берсенә конкурент түгел, ә безнең фермерларга һәм кооперативларга ярдәм итү өчен бергәләп эшлиләр, – дип сөйләде министр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Көз җитә калса, үз продукциябезне учлап ялгыз басып калабыз»
Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе резиденты Камияр Байтимеров:
Татарстанда фермерларга ярдәм дәрәҗәсе Россиянең башка төбәкләреннән аерылып тора. Шуңа карамастан, агросәнәгать комплексында әлегә проблемалар саклана. Алар фермерлар продукциясенә заказ бирүгә һәм бәяләр билгеләүгә кагыла. Әгәр дә дәүләт шуның кадәр бодай, сөт җитештерергә кирәк дип әйтә икән, без продукциябезнең бәясен белергә тиеш. Без җитештерәбез, дәүләт җитештерүгә субсидияләр бүлеп бирә, ә көз җитә калса, үз продукциябезне учлап ялгыз басып калабыз, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Уйланырга урын бар...
Мондый зур-зур чараларның, киңәш коруларның үткәрелүе һәм булуы – әлбәттә, бик яхшы күренеш. Аннары тырыш җир-су улларын дәүләт бүләкләре белән хөрмәтләү дә матур вакыйга. Тик, фермерларның җанын тырнаган һәм күңелләрен әрнеткән проблемаларны хәл итүгә юллар ачылырмы?.. Уңыш нигезе – җиргә тиешле тәрбия, дигән ише купшы сүзләрне еш ишетәбез. Ләкин, чәчерсең дә, урырсың да ул! Ә суктырып алынган уңышың ындыр табагында, келәттә чересә – менә монысы басу уртасына утырып үкереп еларлык хәл. Шулай да съездга килгән фермерларның кәефләре көр вә күтәренке кебек тоелды.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Үҗәт фермерларыбызның тырышлыгы – меңләтә уңыш һәм зур-зур керемнәр белән аклансын иде. Авыл кешесен һәрвакыт ихтирамга лаек ул, онытмыйк, иптәшләр!