Россия чыршылары проекты: татар чыршысы нинди була?
Россия халыкларының Мәдәни мирасы елында һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы алдыннан Казан дәүләт мәдәният институты «Россия чыршылары» проектына кушылды. «Россия чыршылары» федераль проекты авторлары белән бергәлектә институтның инжиниринг үзәге «Татарстан чыршылары» проектын тәкъдим итә.
2022 елда Мәдәният институты 7 уникаль чыршы ясаган. Проектның үзенчәлеге шунда: чыршылар халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре белән бизәлә. Бизәкләрне студентлар һәм Татарстан осталары ясый.
Институтның ректоры Роза Әхмәдиева сүзләренчә, 7 чыршы 7 мәйданчыкта торачак. Һәрберсенең бизәлеше үзенчәлекле.
Татар чыршысын беренче тапкыр Красноярк шәһәренә тәкъдим иттек. Ноябрь аенда анда Россия креативлык атнасы булды. Анда бик рәхәт атмосфера иде. Без күн мозаикасы буенча мастер-класслар үткәрдек. Чыршы янында гармун һәм курай тавышы яңгырап торды. Татарча көйләребезне уйнап тордык. Курай, гармун тавышлары белән чыршы янына тартып торасыз, сезнең чыршы аерылып тора, диде килгән кунаклар. Дөрестән дә, безнең чыршы аерылып торды, ул игътибарны җәлеп итә иде. Төсләргә бай, матур чыршы булды. Безнең чыршы хохлома, гжель, богородск уенчыклары кебек Россиянең башка төбәкләренең традицион халык кәсепләре янында тәкъдим ителде.
Декабрь аенда чыршыларны Мәскәүнең Горький паркында һәм Санкт-Петербургның Мариин театрында урнаштырырга чакырдылар. Горький паркына Мәскәү студентлары да килде. Шунысы кызыклы: чигү, күннән эшләү безнең өчен гади эш кебек, мәктәптән үк өйрәнәбез, шуңа үзеннән-үзе җиңел эшләнә кебек, ә ул студентлар: «Шундый авыр, сабырлык сорый торган эш», – дип гаҗәпләнеп торды, – дип сөйләде ректор.
Роза ханым һәр чыршының дизайны уникаль булуын берничә тапкыр кабатлап әйтте. Әйтеп үтелгәнчә, 7 чыршының 3есе Россия шәһәрләрендә тора, калган 4есе – Татарстанда. Татарстанның Министрлар Кабинетында торган чыршы да алар проекты икән. «Чыршыдагы түбәтәйләр белән фотоларга төшәләр», – ди ректор.
Красноярскидагы чыршының төп «бурычы» – күн мозаикасы һәм алтын белән тегү осталыклары белән таныштыру. Чыршы «каю» техникасы кулланып ясалган сумкалар, мендәрләр, тамбур чигүле эшләнмәләр белән бизәлгән. Мариин театрындагы чыршы милли киемле курчаклар белән бизәлгән.
«Халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләрен чит илләргә чыгарырга кирәк»
Татарстандагы 3 чыршыны кичә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тәкъдим иттеләр. Андагы чыршыларның төп «бурычы» кулдан язылган керамик эшләнмәләрне, татар хатын-кызларының кием-салым бизәкләре элементларын халыкка күрсәтү.
«Чыршылар халкыбызның милли традицияләрен саклый. Бөтен кеше сокланып карый. Россиянең иҗади югары уку йортлары өчен бу проект бик мөһим. Экспозицияне бер атна эчендә җыйдык. Безнең бу проектка эләгә алуыбыз – зур дәрәҗә», – дип сөйләде ректор.
Өч чыршының берсе Опера һәм балет театрында калачак. Берсе Яшь тамашачы театрына китә, ә берсенең урыны тәгаенләнмәгән әле. Аның өчен ике вариант бар: Курчак театры яки Цирк.
Чыршылар өчен бизәкләрне институт студентлары һәм Татарстан осталары ясаган. Ректор сүзләренчә, хәзер авылда да, шәһәрдә дә һөнәрчеләр арта.
Безнең максат – бу кәсепләрне үстерү. Өйдә чигеп утыру белән генә чикләнмәскә кирәк, ул эшләрне халыкка чыгару мөһим. Эшләнмәләрне чит илләргә чыгарырга кирәк, анда татар театрлары бар. Чит илгә барганда, безнең сувенирларны гел сорап алалар. Без эшләнмәләрне бөтен дөньяга чыгарырга, таратырга тырышабыз.
Укыту процессында да халык кәсепләренең төрлелегенә, милли традицияләргә һәрвакыт басым ясыйбыз. Күп гасырлар дәвамында татарларның традицион кәсепләре булып зәркән сәнгате, алтын белән тегү, күн мозаикасы, чигү, тегү, агач эшкәртү һәм киез ясау булган. Кызганычка, татарларның күп төрле һөнәрләре 1917 елгы революциягә кадәр үк югала. Без яңадан кайтарырга тырышабыз. Бездә чигүнең бик күп төрләре булган, ташка рәсем ясаулар күп вакыт онытылып торды. Без хәзер студентларны өйрәтәбез, – дип сөйләде ул.
«Әйдәгез, татар чыршысын чит илләргә дә чыгарыйк», – дим. Ректор бу эшнең кирәкле булуын әйтте. «Бик шәп булыр иде. Үзебез эшләмәсәк, эш бармый, үзебезгә тырышырга кирәк», – диде ул.
«Бу проект – үз халкың белән горурлану»
Опера һәм балет театрында чыршыларны тәкъдим итүгә «Россия чыршылары» проекты авторы Григорий Ростовщиков килгән иде. Ул, проект милли мотивлар белән тулып тора, ди.
Татарстан беренчеләрдән булып бу проектка зур игътибар бирде. Сезнең команда фикердәшләрдән тора. Сезнең тирәдә, буыннан буынга килгән кыйммәтләргә хөрмәт белән караучы, фикерле һәм дөрес кешеләр җыелган. Бу проект – үз халкың белән горурлану. Чыршыдагы уенчыклар аларны ясаган кешеләрнең кул җылысын саклый. Безнең мәдәният күпкырлы, бу – чыршыларның бизәлешендә чагыла», – ди ул.
Институтның проект офисы җитәкчесе Гүзәл Минһаҗева киләсе елга тагын да күбрәк чыршылар ясау нияте булуын әйтте.
Киләчәктә чыршыларны дәүләт учреждениеләренә, паркларга, сәүдә үзәкләренә куярга телибез.
Проектның максаты чыршыны халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре белән бизәп булуын күрсәтү. Ул бик матур күренә. Яшьләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Гади чыршы уенчыклары гына түгел, халык үз кулы белән ясаган эшләнмәләрне дә күрсеннәр. Чыршыларда түбәтәйләр, күн бизәкләр белән бизәлгән мендәрләр, милли киемле курчаклар, кулдан бизәлгән декоратив тәлинкәләр, чулпы формасындагы бизәкләр кулланыла.
Институт халык һөнәрчелеге юнәлешендә даими рәвештә эшли. Халык сәнгате һөнәрчелеген популярлаштыру, үстерү максатыннан яңа проект ясарга булдык. Федераль проектка гариза җибәрдек, үттек. Татарстанда Казан мәдәният институты бу федераль проектка беренчеләрдән булып кушылды, – дип сөйләде ул.
- «Россия чыршылары» проектын Мәдәни инициативаларның Президент фонды гамәлгә ашыра.