Россия – АСЕАН: төп нәтиҗәләр ясалды һәм Путин кунакларны Сабан туе белән кызыктырды
Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә Россия – АСЕАН саммитының пленар утырышы узды. Төп эшлекле очрашулар инде үтсә дә, Россия Президенты Владимир Путин АСЕАН дәүләтләреннән килгән мәртәбәле кунакларга тагын ике көнгә тоткарланып, шимбә 20 июньдә узачак Казан Сабан туен да тамаша кылырга тәкъдим итте.
«Бай программалы Сабан туе тантанасы кунаклар күңеленә хуш килер иде»
Бу хакта Илбашы пленар утырыштан соң журналистлар белән очрашуда әйтте. Владимир Путин чыгышында туризм күрсәткечләре үсүенә игътибар юнәлтте, монда Россия һәм АСЕАН илләре арасында даими туры авиаэлемтә роле зур. Узган елда Көньяк-Көнчыгыш Азия курортларына барган россиялеләр саны – 37 процентка, Россиягә АСЕАН илләреннән туристлар саны да 34 процентка арткан. «Без чит ил кунакларына, аларның халыкларның бай тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә кызыксынуы булуына һәрвакыт шатбыз», – диде Илбашы һәм, сүз уңаеннан, бу атна азагында Татарстан мәркәзендә Сабан туе узачагын искәртте.
«Борынгы традицияләрнең берсе буларак Казанда Сабан туе узачак. Бәйрәм итәчәк барлык халыкны котлыйсым килә. Бу бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә уза. Саммитта катнашучыларның ике көнгә тоткарланырга мөмкинлеге бар икән, бай программалы тантана кунаклар күңеленә хуш килер иде», – дип ышанычын белдерде Россия Президенты.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Путин Россиянең АСЕАН дәүләтләренә булышлыгы һәм файдасы турында
Россия АСЕАН дәүләтләренә атом энергетикасын үстерүдә һәм башка секторларда ярдәм күрсәтә.
«Росатом» иң югары экология һәм иминлек стандартлары нигезендә электр станцияләрен торгызуның уникаль технологияләренә ия. Ул атом электр станцияләрен төзеп кенә калмый, ә атомның яңа тармагын булдыруда ярдәм итә, профильле белгечләрне өйрәтә, атом-төш медицинасы, атом-төш технологияләрен авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә куллану өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша ала», – диде Владимир Путин.
Ул Россия һәм АСЕАН дәүләтләре транспорт өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту өчен күп эшләр башкаруын билгеләп узды. Трансконтиненталь диңгез һәм тимер юл йөк ташулары киңәйтелүен, яңа маршрутлар салынуын, уртак логистик сервислар эшли башлавын әйтте.
Россия Президенты террорчылыкка, наркотрафикка, җинаятьчелеккә каршы көрәш, цифрлы технологияләрне куллану кебек көн кадагындагы темаларга даими рәвештә консультацияләр үткәрелүен әйтеп узды. «Киләчәктә дә кибериминлек һәм мәгълүмати-коммуникацион системалар өлкәсендә хезмәттәшлекне бергәләп алга этәрергә ниятлибез. Россиянең әйдәп баручы IT-компанияләре Азия коллегалары белән мәгълүматларны саклау, ясалма фәһем, акыллы шәһәр технологияләре һәм башка секторларда үзләренең алдынгы эшләнмәләре белән уртаклаша», – диде ул.
Владимир Путин саммит барышында гуманитар алмашулар, мәдәнияттә, фәндә, спортта һәм туризмда элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирелүен әйтте. «Россия гадәттәгечә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә милли кадрлар әзерләүдә ярдәм итә. Хәзерге вакытта безнең югары уку йортларында АСЕАН дәүләтләреннән 5 меңгә якын кеше белем ала, шул исәптән Россия бюджеты нигезендә дә», – диде Президент.
Владимир Путин үзара сәүдә әйләнешен яхшырту буенча фикер алышулар булганын әйтте. «Моның өчен коммерция килешүләре буенча исәп-хисапта милли валютага күчү мөһим. Сәүдә өлкәсендә каршылыкларны бетерү, административ процедураны гадиләштерү әһәмияткә ия. Барлык илләрнең моның өчен яхшы мөмкинлекләре бар», – дип белдерде Илбашы.
Аның сүзләренчә, Россия АСЕАН илләренә югары өстәмә кыйммәтле продукция экспорты күләмен арттыруны тәкъдим итә, шул исәптән дару препаратлары, ашламаларны кертеп.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Филиппин башлыгы Россия һәм АСЕАН илләре арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде
Утырышта Филиппин Президенты Фердинанд Маркос катнашты. Владимир Путин аның быел ассоциациядә рәислек итүен искәртте.
Фердинанд Маркос фикеренчә, һаман да тирәнәя барган геосәяси билгесезлек шартларында Россия һәм АСЕАН дәүләтләре арасында хезмәттәшлек тынычлыкка иң ышанычлы юл булып кала.
Филиппин лидеры очрашуны оештырган һәм катнашучыларны кабул иткән өчен Россия ягына рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, саммитны уздыру урыны буларак Казанны сайлау символик мәгънәгә ия, чөнки гасырлар дәвамында биредә төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр бергә үрелеп барган һәм бер-берсен баеткан.
Филиппин башлыгы Россия һәм АСЕАН илләре арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Шуларның беренчесе дип ул тынычлык, иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итүне атады. Аның сүзләренчә, илләр диңгез куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы көрәш һәм киберкиңлекне яклау өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш.
Фердинанд Маркос икътисади партнерлыкны үстерүне икенче өстенлек дип атады. Өченче юнәлеш дип утрау дәүләте башлыгы гуманитар хезмәттәшлекне билгеләп узды. Сүз стипендия программалары, студентлар белән алмашулар, академик партнерлыклар, туризм, мәдәният һәм сәнгать турында бара.
Филиппин Президенты яшьләргә аерым игътибар юнәлтте. Ул искәрткәнчә, яшь буын уртак проектлар үзәгендә булырга тиеш, чөнки нәкъ менә аңа Россия белән АСЕАН арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәген билгеләргә туры киләчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Саммит нәтиҗәләре буенча кабул ителгән төп документлар, һәм төрле илләр нәрсә турында килеште?
Төп нәтиҗәләргә килгәндә, Казанда уза торган Россия – АСЕАН саммиты йомгаклары буенча дүрт документ кабул ителде:
- Казан декларациясе
- 2026-2030 елларга стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча комплекслы гамәлләр планы,
- мәдәният һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында уртак гаризалар.
«2026 елгы Казан декларациясе:» Россия – АСЕАН: Күптөрлелектә бердәмлек – 35 ел бергә» 16 пункттан тора. Ул Россия Федерациясе һәм АСЕАН арасында мөнәсәбәтләр урнаштыруның 35 еллыгы уңаеннан кабул ителгән, диелә документта. Яклар дустанә мөнәсәбәтләрне, үзара ышаныч һәм хөрмәтне алга сөрергә, шулай ук Азия-Тын океан төбәген, Һинд океанын һәм Евразияне үз эченә алган киң төбәкнең тыныч, тотрыклы киләчәге буенча уртак фикердә булырга сүз куештылар.
- Моннан тыш, барлык яклар да диңгез хезмәттәшлеген үстерергә, диңгездә иминлекне һәм тотрыклылыкны, суднолар йөрү һәм очу иреген кайгыртырга, тоткарлыксыз диңгез сәүдәсен үстерергә, диңгез ресурсларыннан тотрыклы файдалану өлкәсендә тикшеренү эшчәнлеген арттырырга, диңгез пиратлыгына һәм судноларга һөҗүмнәргә, су асты инфраструктурасына янаган куркынычларга бергәләп каршы торырга карар кылдылар.
- Моннан тыш, илләр биологик куркынычсызлыкны ныгытырга, алдынгы практикалар белән алмашырга, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып эшләнә торган җинаятьләргә кашы бергәләп көрәшергә килештеләр.
- Сәүдә һәм инвестицияләрне киңәйтү, студентлар белән алмашу, энергетика һәм азык-төлек куркынычсызлыгы, транспорт һәм логистика, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, фән һәм технологияләр, туризм һәм инновацион җитештерү, мәдәният өлкәләрендә, шулай ук һөнәри әзерлек программаларын киңәйтү һәм стипендияләр бирү, тел әзерлеге курсларын оештыру юлы белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү планлаштырыла.
- Россиянең һәм АСЕАН-ның мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы уртак документында яклар киләчәктә Россия – АСЕАН мәдәният елларын уздыру мөмкинлекләрен өйрәнеп, үзара мәдәни элемтәләрне ныгытырга әзер булуларын расладылар.
- Энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында уртак документта энергетик күчеш өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында әйтелә.
Россия белән АСЕАН партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июнь көннәрендә уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм 11 даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа-Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.