news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия-АСЕАН форумы: Малайзия Премьер-министры Тукай сүзләрен искә алып, нәрсәгә өндәде?

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Россия-АСЕАН» саммиты кысаларында эшлекле форум ачылды. Өч көн дәвамында Россия һәм АСЕАН дәүләтләре җитәкчелеге үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен барлап, яңа юнәлешләрне билгеләячәк.

news_top
Россия-АСЕАН форумы: Малайзия Премьер-министры Тукай сүзләрен искә алып, нәрсәгә өндәде?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әйтергә кирәк, АСЕАН ул – көньяк-көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе. Аның составына 11 ил – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Таиланд, Филиппиннар, Бруней-Даруссалам, Вьетнам, Лаос, Мьянма, Камбоджа, Көнчыгыш Тимор керә. Аларның президентлары, Премьер-министрлары җитәкчелегендә делегацияләре кичә Казанга килә башлады. Мәртәбәле кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөрмәтләп каршы алды.

Бүгенге форум ачылышында Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников, АСЕАН Генераль секретаре Кар Ким Хорн, Вьетнам Премьер-министры Ле Минь Хынг, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Бән Ибраһим, Таиланд Хөкүмәте рәисе Анутино Чарнвиракул, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Максим Решетников Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен җиткерде. «Татарстанның кунакчыл башкаласы Казанда безнең ил һәм АСЕАН дәүләтләре бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыйган бу форум зур әһәмияткә ия. Россия-Азия мөнәсәбәтләренә быел 35 ел тула. Шушы еллар эчендә күпкырлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупланган, тотрыклы элемтәләр җайга салынган», – дип билгеләп уза Илбашы. Ул Россия һәм АСЕАН алдында яңа бурычлар торганын искәртеп, ясалма фәһем нигезендә цифрлы технологияләрне актив гамәлгә кертү турында ассызыклый. Саммит нәтиҗәсендә үзара сәүдә мөмкинлекләре киңәюенә, сәнәгать кооперациясе үсеш алуына ышанычын белдерә.

АСЕАН илләрен ит продукциясе белән тәэмин итү ун елда 50 тапкыр арткан

Россия-АСЕАН партнерлыгына 35 ел, ләкин ике яклы хезмәттәшлек күпкә элегрәк башланган. Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников шул хакта искәртте. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Россиянең АСЕАН илләре белән элемтәләре соңгы елларда ныгыган булса да, хезмәттәшлек кырын киңәйтүгә ихтыяҗ шактый зур. Әлегә барлык потенциал да эшкә җигелмәгән, дигән фикердә җитәкчеләр. Бу җәһәттән, алар, багланышларны киңәйтү өчен, каршылыклы мәсьәләләрне хәл итү зарури дип саный.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Партнерлыкның ышанычлылыгы сәүдә үсешенә этәргеч бирә. Ун ел дәвамында үзара сәүдә әйләнеше 58 процентка артты һәм 21 млрд доллар тәшкил итте, ләкин потенциал тагын да зуррак», – диде Максим Решетников.

Россия экспорты 44 процентка арткан булса, АСЕАН илләреннән импорт ун елда 70 процентка күбәйгән. Россиянең АСЕАН илләрен энергоресурслар, шулай ук минераль чимал һәм нефть белән тәэмин итү күрсәткечләре арткан. Максим Решетников билгеләп узганча, былтыр Вьетнам белән үзара сәүдә рекордлы күрсәткечкә җиткән.

«Россия авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка чыгара: бу – бодай, кукуруза, үсемлек мае. Ит продукциясе белән тәэминат ун елда 50 тапкыр артты. Ашламаларның экспортка чыккан күләме өчтән бер өлешкә кадәр артты. Ә без исә, АСЕАН дәүләтләреннән авыл хуҗалыгы чималы, текстиль, аяк киеме, җиһазлар, машиналар, транспорт чаралары, химия сәнәгате продукциясен кертәбез. Шунысын исәпкә алырга кирәк: бу сәүдә әйләнеше четерекле шартларда бара», – дип белдерде министр.

Максим Решетников Евразия икътисади берлеге һәм Вьетнам арасында ирекле сәүдә турында килешү ун ел гамәлдә булуын искәртте. Узган җәйдә Камбоджа, Лаос, Мьянма белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Ул,шул рәвешле, АСЕАН илләреннән партнерлар өчен яңа базарлар ачылуын ассызыклады.

Министр үзара сәүдәне киңәйтүдә даруларга, лифт җиһазларына Россия техник сертификатларын танып кабул итү, продукция сыйфаты стандартларын җайлау кебек сораулар инде чишелеш юлында булуын әйтте.

«Узган елда өченче илләр аркылы йөк ташу буенча тимер юл маршрутлары гамәлгә кертелде. Яңа бәйсез транспорт коридорларын үстерергә әзербез, шул исәптән Төньяк диңгез юлы потенциалын кулланып», – диде Максим Решетников.

Утырышта Россия һәм АСЕАН илләренең туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде. Былтыр АСЕАН дәүләтләренә Россиядән 3 млн га якын турист барган дигән белешмә бар. Иң популяр юнәлешләр – Таиланд һәм Вьетнам. Төркия һәм БДБ илләреннән соң, АСЕАН илләре – туризмда өченче баскычта. Россия вәкилләре бу күрсәткечне яхшырту өчен җирлек булуын билгеләп уза. Бу хакта алар халыкара сәүдә, транспорт һәм логистикага багышланган махсус сессия утырышында да әйтте.

«Туристларны тропик климат, бай мәдәният кенә түгел, дустанә мохит тә кызыктыра. Үз чиратыбызда без дә АСЕАН илләреннән кунакларны көтеп калабыз. Моның өчен виза режимнарын гадиләштерәбез, авиаэлемтәне, яңа туристик сервистларны үстерәбез. Без АСЕАН илләрен партнерлар гына түгел, ә тотрыклы киләчәк булдыруда ышанычлы иптәшләр итеп кабул итәбез, шуңа мин ике яктан да дәвамлы проектларга омтылыш булсын дип өндим», – диде министр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Малайзия Премьер-министры Тукайның «чын бәхетне мин бары тик халыкка хезмәт итүдә генә табам» дигән сүзләрен өлге итеп күрсәтте

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Бән Ибраһим чыгышында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә тукталды һәм Тукайны искиткеч шагыйрь дип атады.

Тукайның: «Шигърият — ул буыннарны берләштерә торган һәм кешеләрнең күңеленә шатлык алып килүче рухи тел. Чын бәхетне мин бары тик халыкка хезмәт итүдә генә табам», - дигән сүзләрен искә алды Әнвәр Ибраһим.

Малайзия Премьеры шушы сүзләрне истә тотарга, идеяләр белән уртаклашырга һәм аларны икътисади һәм башка авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә кулланырга өндәде. «Бизнес-диалог кысаларында, безнең алда торган стратегик бурычларны хәл итү өчен, дәүләтләр арасында багланышларны үстерергә тырышачакбыз», – диде Әнвәр Ибраһим. Ул геосәяси киеренкелек шартларында АСЕАН илләренең Россия белән хезмәттәшлеге зур әһәмияткә ия булуын, икътисади багланышларны көчәйтү мөһимлеген билгеләп узды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

АСЕАН һәм Россия хезмәттәшлегендә дүрт юнәлеш

АСЕАН Генераль секретаре Кар Ким Хорн фикеренчә, Россия белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре өчен дүрт юнәлеш бар.

Беренчесе – энергетика. «Ихтыяҗлар арта, димәк, безгә товарлар белән тәэминатның күпкырлы системасы кирәк. Россиянең электр энергиясе җитештерүдә тәҗрибәсе зур. Бу исә АСЕАН илләренең энергия челтәрен үстерүгә зур этәргеч булыр иде», – дип саный Кар Ким Хорн.

Икенчесе – азык-төлек куркынычсызлыгы. «Россиянең куәте зур. Бу – авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү, ашламалар, эшкәртү эшчәнлеге дә. Шул рәвешле, яңа коммерция мөмкинлекләре булдыра алабыз. 2050 елга товар әйләнеше 6,7 трлн долларга җитәр дигән фараз бар», – ди АСЕАН Генераль секретаре.

Ул, шулай ук, Россия һәм АСЕАН илләре сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, табигый байлыкларны үзләштерүдә хезмәттәшлек итә ала, дигән фикердә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«АСЕАН илләре Татарстан өчен мөһим һәм перспективалы партнерлар булып тора»

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин утырышта катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән сәламләде.

«Бүген АСЕАН яхшы тизлек белән үсеш алучы, тотрыклы икътисади үсештәге ассоциация булып тора. Россия төбәкләре АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә. Татарстан халыкара хезмәттәшлеккә ачык. Республика сәнәгате илдә зур үсештә: ул нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше буенча илдә зур үзәк санала. Махсус икътисади зоналар, инновацион инфраструктура үсеш ала. АСЕАН илләре Татарстан өчен мөһим һәм перспективалы партнерлар булып тора. Без сәүдә-икътисади багланышларны киңәйтәбез, ислам финанслары өлкәсендә элемтәләрне үстерәбез», – дип белдерде Алексей Песошин.

Ул Татарстан предприятиеләренең АСЕАН дәүләтләре белән үзара проектлар булдыру һәм яңа базарларга чыгу белән кызыксынуын ассызыклады.

«Быелгы форум Россия һәм АСЕАН илләре өчен эчтәлекле диалог, эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яхшы мәйданчык булыр, дип ышанам. Бүгенге дөнья дәвамлы, ныклы хезмәттәшлекне таләп итә. Бу нисбәттән бизнесның роле зур, ул икътисади үсеш өчен җирлек тудыра», – дип билгеләп узды Татарстан Премьер-министры.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Форум ачылышыннан соң, эш төрле юнәлешләр буенча сессияләрдә дәвам итте. Россия һәм АСЕАН илләре арасында халыкара сәүдә, азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм транспорт-логистика бәйләнеше мәсьәләләренә багышланган утырышта белгечләр элемтәләрне тагы да ныгыту өчен нәрсәләр комачаулавы турында сөйләште. Төп сорауларның берсе – түләү. Милли валютада исәп-хисап башкарып булмау зур кыенлыклар китереп чыгара.

«АСЕАН илләре өчен хәләл азык-төлек мөһим»

Россия АСЕАН илләрен азык-төлек, беренче чиратта, ит продукциясе белән тәэмин итәргә әзер. Бу хакта РФ икътисади үсеш министры урынбасары Владимир Ильичев әйтте.

«Коллегалар белән ит сертификациясе мәсьәләләре буенча актив шөгыльләнәбез, шул исәптән, хәләл таләпләре юнәлешендә фикер алышабыз. Халык ихтыяҗларын күздә тотканда, АСЕАН илләре өчен бу мөһим. Без төрле ит продукциясен җибәрә башладык. Әйтик, быел Россиядән Малайзиягә күркә ите җибәрелә башлады. Озак сөйләшүләрдән соң, ниһаять, карар кабул ителде: беренче партияләр җибәрелде. Безнең продукцияне хәзер Малайзиядә күрергә була», – дип билгеләп узды Владимир Ильичев.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында башка товарлар, шул исәптән, бөртекле культуралар белән тәэмин итү юнәлешендә дә потенциал бар. «Безгә хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишәргә кирәк. Финансларга, түләүгә кагылышлы сорауларны карарга. Бу юнәлештә билгеле бер уңышлар бар. Без милли валютада сәүдә итүгә күчәбез. Без экспорт кына түгел, импортка да әзер. АСЕАН илләре белән баланслы сәүдәгә якынлашабыз», – дип белдерде министр урынбасары.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Владимир Ильичев соңгы ун елда АСЕАН илләре белән үзара товар әйләнеше 50 процентка артуын, аны тагын да үстерү өчен көч куелуын билгеләп узды. АСЕАН илләре белән ирекле сәүдә зоналарында эш итү юнәлешендә Вьетнам белән хезмәттәшлеккә ирешелгән. «Шулай ук, якын арада Индонезия партнерлары белән пошлинасыз режимда сәүдә итә алырбыз дип ышанам. Башка АСЕАН илләре белән дә бу процесс уңышлы узар дип өметләнәм. Билгеле, ул тиз арада була алмый. Безнеңчә, үзара сәүдә күләмнәрен тагын да арттырып була, ул әле теләгән дәрәҗәдә түгел», – диде ул.

Министр урынбасары Россиянең АСЕАН белән хезмәттәшлегендә башка каршылыклар булуын да әйтте. «Әйтик, без кайбер АСЕАН илләренең ашлама белән сәүдәне ни сәбәпле чикләргә теләгәнен аңламыйбыз. Юкса, бу аларның үзләренә дә кирәк. Без ашлама белән тәэмин итәргә әзер. Безгә базарларны яңадан карарга кирәк. Энергия ресурслары, сыекландырылган газ белән сәүдәдә дә потенциал зур. Дәвамлы хезмәттәшлек перспективаларын күрәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Азия халыккара арбитраж үзәге рәисе урынбасары Датук Ширин Энн Захара Мухиудин фикеренчә, азык-төлек һәм башка товарлар белән тәэминатта һәр илнең үзенчәлекләренә игътибар итү кирәк. «Индонезиягә саткан азык-төлек, әйтик, Таиландта сатыла дигән сүз түгел. Һәркайда ихтыяҗлар төрлечә», – ди ул.

Датук Ширин, шулай ук, гадәттән тыш берәр хәл, су басу яки башка табигать казаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү сорауларына тукталды. Ул Россиядә эзләү-коткару хезмәте яхшы үсеш алганын искәртеп: «Россия АСЕАН белгечләре өчен коткару эше буенча өйрәтү үткәрсә, яхшы булыр иде», – диде. Ул, шулай ук, Россия АСЕАН өчен тагын ниләр эшли алуын чагылдырган өч минутлык видео әзерләү тәкъдиме белән дә чыкты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия-Таиланд эшлекле советы рәисе, «Новосталь-М» оешмасы идарә рәисе Иван Демченко АСЕАН дәүләтләре белән хезмәттәшлектә каршылыкларга тукталды. Аның сүзләренчә, бер АСЕАН илендә дә металл продукциясенә сертификат алу җиңел эшләрдән түгел. «Сертификация мәсьәләсендә эшләргә кирәк. Шулай ук, турыдан-туры түләү мәсьәләсен дә карарга кирәк. Минем акчам да бар, ә Таиландта металлургия заводын сатып ала алмыйм. Әгәр түләүгә кагылышлы сорауны хәл итмәсәк, үәара сәүдә үсеше турында сүз алып барып булмый. Шулай ук, логистика мәсьәләсе дә элемтәләрне ныгытуда комачаулык тудыра», – диде Демченко. Ул Россия һәм АСЕАН илләре арасында турыдан-туры рейсларны арттыру мөһимлеген дә билгеләп узды.

Индонезия вәкиле Ханзела Калиста Кусумаменггала, шулай ук, түләү системаларын җайга салу кирәклеген әйтте. «Түләү проблемасы һәркайда. Безгә монда түләргә авыр», – диде. Ул Россия мәдәниятен Индонезиядә күрсәтү, ә россиялеләрне Индонезия мәдәнияте белән таныштыру да яхшы булыр иде, дигән фикердә.

Утырышта, белгечләр, шулай ук, үзара товар әйләнешен арттыру өчен, сертификатлар алу эшен дә, документлар әйләнешен дә гадиләштерү мөһимлеген ассызыклады.

Иртәгә Россия-АСЕАН саммиты кысаларында чаралар «Казан Экспо» үзәгендә дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар