Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Россия-1» телеканалы махсус операциядәге Радик Динәхмәтовка искиткеч сюрприз ясаган

news_top_970_100
«Россия-1» телеканалы махсус операциядәге Радик Динәхмәтовка искиткеч сюрприз ясаган
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Бүгенге көндә махсус операциядә хезмәт итүче Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов, хәрби хезмәткә киткәнче үзе кебек үк сәнгать өлкәсендә эшләгән хезмәттәшләре белән берлектә, «Россия-1» телеканалында кунакта булып кайткан.

Җырчы «Интертат»ка шатлыклы яңалыклары белән уртаклашты һәм Мәскәүдән фотолар юллады.
«Хәзерге вакытта махсус операциядә хезмәт итүче 4 егетне «Россия-1» телеканалындагы «Наши» тапшыруына чакырдылар. Аның берсе – Красноярск шәһәре театрыннан биюче, икенчесе – язучы, өченчесе – цирк артисты һәм мин – Башкортстаннан музыкант Әсән («Әсән» – җырчының махсус операциядәге «позывное»). Безнең белән бик матур әңгәмә оештырдылар, тапшыру тиздән эфирга чыгар дип уйлыйм», – диде Радик Динәхмәтов.

Тапшыруның оештыручылары җырчыга сюрприз да оештырган. Студиягә Радик Динәхмәтовның кызы Сабина һәм оныгы Айлинны чакырганнар. Инде озак вакытлар махсус операциядә булган хәрби өчен моннан зуррак бүләк була аламы!

«Бу съемка вакытындагы хис-кичерешләремне аңлатып бетерерлек түгел. Миннән: «Радик, оныгыгызны соңгы тапкыр кайчан күрдегез?» – дип сорадылар. «Яраланып, туган якларымда реабилитация узган вакытта», – дип әйтеп тә өлгермәдем, студиягә, йөгереп, оныгым Айлин һәм кызым килеп керде. Шатлык күз яшьләре белән очрашу булды ул. Съемкалар тәмамланганнан соң, балалар белән Кызыл Мәйданга бардык, уйнап-көлешеп, кичне бергәләп үткәрдек. Иртән исә балаларны самолет белән Уфага озаттым да үзем кире махсус операциягә, ротабызга юл тоттым.
Миңа рәсми рәвештә 7 көн ял биргәннәр иде. Балалар белән бергә өйгә кайтып килү мөмкинлегем дә бар иде. Командир да рөхсәт бирде. Әмма мин, Мәскәүгә кайтыр алдыннан, үзебезнең медрота егет-кызлары белән Башкортстан Республикасы көненә багышланган концерт әзерләдем. Командир «күчерәбез» дисә дә, чараны нәкъ менә Республикабыз көнендә уздырасым килде. Шуңа күрә съемкалардан соң ук туры хәрби зонага китергә карар кылдым.

Бәйрәм концертыбыз, әлһәмдүлилләһ, бик матур узды. Концертыбыз, барлык солдатлар үрә басып, Россия һәм Башкортстан гимнын җырлау белән башланып китте. Милли уен коралларыбыз – курай, кубыз моңнары яңгырады. Башкорт халык биюен биеделәр. Мин башкортча җырлар башкардым. Хәрби-медиклар, яраланып һәм башка авырулар белән госпитальгә эләккән егетләр, барыбыз да җырлап-биеп, үз күңелебезне үзебез күтәрдек. Туган ягыбыздан еракта булсак та, шулай җырлар аша өйгә кайтып килгән кебек булдык.
Гомумән, егетләрнең рухын күтәрү өчен, медротабызда даими төрле чаралар оештырырга тырышабыз. Россия Флагы көнендә госпитальдә дәваланучылар арасында – нарды буенча, Белем бәйрәмендә шахмат буенча ярышлар уздырдык. Хәрби медиклар көнен шулай ук нарды һәм шахмат буенча ярышлар белән билгеләп үттек. Егетләрнең барысы да – алгы сызыктан чыккан хәрбиләр. Аларның вакытларын файдалы итеп уздырырга, аз булса да кәефләрен күтәрү өчен тырышабыз, – дип сөйләде безгә Радик Динәхмәтов.
Түбәндәге видеода Радик Динәхмәтов Башкортстан Республикасы көненә багышланган концертта чыгыш ясый:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100