Роберт Миңнуллинны искә алып: «Өченче ел язны Робертсыз каршы алабыз. Бик авыр»
Роберт Миңнуллинны искә алу уңаеннан уздырылган ифтар мәҗлесендә «Татар-информ» журналистлары да катнашты.
Халык шагыйре Роберт Миңнуллинны искә алу мәҗлесенә килгән кунакларны шагыйрьнең тавышы – шигырьләрен укыган язмасы каршы алды. Сискәндереп җибәрә торган гаҗәеп якын, кадерле тавыш: «Һәммәгез дә, шөкер, исән икән, моннан соң да исән булыгыз!..»
Роберт Миңнуллин 2020 елның мартында бакыйлыкка күчте. Бу – аның китүенең 3 еллыгындагы искә алу мәҗлесе дә, шагыйрьнең туганнары тырышлыгы белән оештырылган ифтар да иде. Шулай ук, Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фондының презентациясе дип тә кабул ителергә мөмкин. Мәҗлес Татар утарындагы «Алтын күл» ресторанында үтте. Кунаклар арасында Зилә һәм Римзил Вәлиевлар, Нурия Хашимова, Салават Фәтхетдинов, Резеда Әхиярова һәм башкалар бар иде.
Бу язмада, бераз кыскартып, биредә яңгыраган чыгышларның кайберләрен бирәсем килә. Аларның һәрберсендә – Шагыйрьгә карата җылы хисләр, ихласлык, юксыну, ярату. Хәзрәтнең вәгазе дә, дога сүзләре дә, Роберт Миңнуллинның аудиоязмаларда калган шигырь укулары да, көй-моң да, хатирәләр дә – барысы да алдан бөртегенә кадәр уйланылган сценарий белән барса да, шулкадәр табигый һәм ихлас иде. Бер караганда ифтар мәҗлесендә ризык кабул итеп утырган кебек булса да, ниндидер җитди чарада утырган тоемлау бар иде. Кайтырга чыкканда, танылган композитор Резеда Әхиярованың: «Кайбер урынга «яхшы түгел» дип тә барыла, бирегә – киләсе килеп, Роберт абыйны чын күңелдән кадерләп килдем», – дигән сүзләрен мондагы һәр кеше үз исеменнән кабатлый алгандыр.
Сүзне Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова башлады.
«Әтисез яшәү бик катлаулы икән ул. Роберт Миңнуллинсыз яшәү бик катлаулы икән, дияр идем»
Таңсылу Сабирова: «Хөрмәтле кунаклар! Барыгызны да Рамазан ае белән тәбрик итәм! Кылган догаларыбызны Аллаһ кабул итсен! Һәрберебезгә хәерлесен бирсен! Чакыруыбызны кире какмыйча, әтинең рухын олылап, куып тотмаслык тизлек алган, моңлануга һәм истәлекләргә урын да калмаган бу тормышта вакыт табып килгәнегез өчен, һәрберегезгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Иманым камил, бирегә әтине чын күңелдән хөрмәт иткән кешеләр җыелган. Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, иҗатташ дуслар, аның үзеннән соң да аңа булган хөрмәтен җуймаган, әтине шәхес буларак та, иҗат әһеле буларак та аның кыйммәтен аңлаган кешеләр җыелган. Моның өчен дә зур рәхмәт!
Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның арабызда юклыгына 3 ел булып килә. Кем өчендер күз ачып йомганчы уза торган вакыттыр ул. Безнең гаилә өчен һәм шәхсән минем өчен ул 3 елның һәрбер көне истә булды. Чөнки аның һәр көне әтисез узды. Әтисез яшәү бик катлаулы икән ул. Роберт Миңнуллинсыз яшәү бик катлаулы икән, дияр идем. Без аның җылы канаты астында яшәүдән мәхрүм калдык. «Без» дигәндә, гаиләне генә күз алдында тотмыйм, барыбыз да, диясем килә. «Җылы канат» дигәндә дә образлы сүз йөртәм, билгеле. Кемдер аның ихлас мөнәсәбәтеннән, кемдер канатландырып җибәрә торган җылы сүзеннән мәхрүм калды. Дөрестән дә, нур чыганагы иде ул. Мин, шушы нур чыганагыннан мәхрүм калдык, дип тоям. Кызганыч, әлбәттә, моңа әле бик озак күнегәсе булыр, күңелдә барлыкка килгән бушлык белән яшәргә өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
Без шуны истә тотырга тиеш: халык шагыйре Роберт Миңнуллин үлчәүләрдә генә үлчәп бетерә алмаслык кыйммәткә ия булган иҗади мирас калдырды. Без шуның кыйммәтен аңлаган очракта, киләчәгебез дә бар, дип саныйм. Әти үзе бер чыгышындамы, интервьюдамы, иҗат юлын, сәясәттә, җәмгыятьтәге эшчәнлеген билгеле бер бурычы итеп билгеләгән иде. Ул үз бурычын үтәде, булдыралганнан артыграк та үтәде, дип уйлыйм. Хәзер, миңа калса, безнең чират җитте. Без Роберт Миңнуллин иҗатының кыйммәтен аңлап, аны сүрелдермичә саклап, буыннар аша үткәрергә тиешбез. Аның кыйммәтенең ни дәрәҗәдә икәнен әйтеп торуның кирәге юктыр. Аны мин генә тоймыйм бит, күп кешедән ишеткән бар. Фикер тирәнлеге дисеңме, шигъри образларның нечкәлеге, киңлеге, мәгънәви байлыгы... Алар кемгәдер яшәргә көч бирә, дәртләндерә, күңелен үстерә. Ул шигырьләрнең никадәр бай, җор тел белән язылганлыгын әйтүнең кирәге бармы икән?! Алар туган телебезгә соклану хисе уята. Шушы кыйммәтләрне белгән очракта киләчәгебез бар, дип уйлыйм.
Шушы максатларга таянып, без Роберт Миңнуллин исемендәге Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды ачып җибәрдек. Белер-белмәс кенә, әлбәттә, ләкин шушы максатларның мөһимлеген аңлап башланган эш булды ул. Шушы эшчәнлекне алып баруда сезнең кебек кешеләрнең ярдәменә дә, киңәшенә дә, тәҗрибәсенә дә мохтаҗ булырбыз. Сезнең хәер-фатихагызга таянып, шушы эшне башлап җибәрдек.
Әтинең күңел ачысы белән әйткән бер сүзе искә төшә: «Мине 50 елдан соң укыр, мине шул борчый», – дигән иде. Туган телебезне саклап кала алсак, Роберт Миңнуллинны 50 елдан соң да укыячаклар һәм беләчәкләр. Барыгызга да зур рәхмәт!»
«Мин кызып китсәм: «Камил, тынычлан, без – иҗат кешеләре, безне әрләргә ярамый», – дип туктата иде»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев: «Бүген бу матур мәҗлескә Фәрит Мөхәммәтшин да, Марат Әхмәтов та чакырулы иде. Фәрит Хәйруллович Роберт Миңнуллин чыгышларын әле дә искә алып сөйләүләрен җиткерүемне сорады. Марат Әхмәтовның җылы сүзләрен дә тапшырам. Ул, мәктәпләр һәм балалар бакчалары соравы буенча, быел Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» китабы 5000 данә тираж белән басылып чыгачагын, китапның май аена өлгерәчәген әйтте.
Мин 1995 елда Дәүләт Советының беренче чакырылышында депутат булып, Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссиягә эләктем. Роберт Миңнуллинны үзебезнең комиссия җитәкчесе итеп сайладык. Икенче чакырылышта Роберт Миңнуллин Дәүләт Советы Рәисе урынбасары иде. Роберт Миңнуллин белән безне Абдулла Алиш һәм Болгар якынайтты. «Абдулла Алишка да премия ясыйк», – дигәч, аның тырышлыгы белән, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия барлыкка килде. Абдулла Алишның туган авылында мәдәният йорты һәм музеен ачтык. «Абдулла Алиш та, син дә балалар өчен язасыз», – дигәч, «Камил, дөрес әйтмисең: Абдулла Алиш та, мин дә – балалар өчен дә язган шагыйрьләр», – дия иде ул. Тыныч кеше иде, нахал түгел иде. Мин кызып китсәм: «Камил, тынычлан, без – иҗат кешеләре, безне әрләргә ярамый», – дип туктата иде.
Аның «Килен төшкәндә» җыры мин үземне белгәннән бирле бар. Шушы җырдан башка татар туе була алмый. «Әнкәй мине Сөннән алып кайткан» җыры бар. Роберт Миңнуллинның 50 яшьлегенә Актанышка, аннары Илешкә бардык. Шунда, урыны оҗмахта булсын, Минсәгыйть Шакиров (Чирмешән башлыгы – Интертат) әйтә: «Роберт, мин Сөнне зур елга дип торам. Монда бит чыпчык та атлап чыга ала», – ди. Ул туган ягы елгасын бөтен татар дөньясына билгеле итә алды. «Әнкәйнең догалары»н тыңладым. Болар бит гомерлек җырлар! Татар халкы яшәгәндә, бу җырлар мәңгелек. Бу истәлекләр дога булып барсын!»
«Шагыйрь белән яшәве күңелледер, Клара чәй әзерләгәндә дә кырында шигырь сөйләп кенә торадыр, дип уйлый идем»
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева: «Роберт Миңнуллин киң күңелле кеше иде. «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» дигән җыр аның үз автобиографиясенә әйләнде кебек: җырлаган кеше дә, тыңлаган кеше дә Роберт Миңнуллинны күз алдына китерә ала.
Без Роберт Миңнуллинны зур шагыйрь буларак таныйбыз. Ул – чын халык шагыйре! Сәясәттә дә аның зур өлеше бар. Без ул чорда Дәүләт Советында эшләдек. Ул чорда хәтта сәясәткә дә шагыйрьләр кирәк иде – шуңа алар сәясәткә очраклы рәвештә түгел, халыкка кирәк булганга керделәр. Халыкның иң авыр заманы иде һәм халык белән уртак тел таба алган сәясәтчеләр кирәк иде. Хәзер дә авыр чакларда, Роберт нәрсә әйткән булыр иде, дип уйланабыз.
Якташ буларак, ул минем өчен иң хөрмәтле кешеләрнең берсе иде. Казанга килгәч иң беренче кунакка барып кергән йорт – Миңнуллиннар фатиры булды. Ул вакытта бөтен кешенең тормышы бер чама иде. Робертларда бик матур кызыл келәм бар иде. Ул андагы шәрык бизәкләре турында да шигырь юллары белән сөйләп бирә иде. Хәтта җиһаздан поэзия таба иде. Шагыйрь белән яшәве күңелледер, Клара чәй әзерләгәндә дә кырында шигырь сөйләп кенә торадыр, дип уйлый идем. Аларның тормышы чыннан да соклангыч булды. Матур гаилә булып яшәделәр.
Роберт Миңнуллин исемендәге фонд ачылды, дигән сүз булды. Бу фондның эшләп торуы – балаларының гына түгел, барыбызның да бурычыдыр. Безне бирегә җыеп очраштырганыгыз өчен бик зур рәхмәт!»
«Мондый кичәләрдә һәрчак Роберт Миңнуллин да чыгыш ясый иде»
Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов: «Без бүген гаять кызыклы бинада. Бу – Сабитовлар утары. Без аны Рөстәм Миңнеханов сүзе белән 2013 елда торгыздык. Әлеге зал 1858 елда салынган булган. 1906-1908 елларда биредә татар зыялылары «Шәрык клубы»на җыелган. Тарихчылар, монда кадерле Тукаебыз да килгән, диләр. Бүген безнең белән биредә Винера Ганиева да бар, заманында, бергәләп, Иске татар бистәсен үстерү фондын оештырып йөргән идек. Биредә ел саен иҗат кичәләре уза иде. Пандемиягә кадәр бөек шагыйребезнең туган көнен дә биредә уздырдык. Мондый кичәләрдә һәрчак Роберт Миңнуллин да чыгыш ясый иде».
«Быел халык санын алу вакытында ни өчен начар нәтиҗәләр килеп чыкты? Мин, чын күңелдән, аның бер сәбәбе дип, арабызда Роберт Миңнуллинның булмавын саныйм»
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: «Ходайның рәхмәте белән бөтенебез дә Роберт Миңнуллин белән таныш булып, гомеребезнең бер өлешен аның белән янәшә яшәдек. Ул безгә бу тормышта күп нәрсә бирде. Безнең дә аның алдында бурычыбыз бардыр. Озак еллар дәвамында башка милләтләр тормышы, милләтара мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнә торган кеше буларак күзәтүләрем бар. Роберт Мөгаллимовичка без татар шагыйре дип карыйбыз. «Ә башка милләтләр күзлегеннән чыгып караганда, кем ул Роберт Миңнуллин?» дип, күп тапкырлар уйланганым булды. Бервакыт шундый эксперимент ясадык. 8 Мартка бер газетада төрле милләтләрнең әниләренә багышланган шигырьләрен татарчага тәрҗемәдә бирдек. Мин шунда башка милләт шагыйрьләренең әниләргә багышланган шигырьләрен укып исем киткән иде: башка милләтләрнең әниләре безнекеннән аерыла икән. Татар халкы күңелендәге әни образы – ул Роберт Миңнуллин тудырган образ. Ак яулыклы, миһербанлы, җылы йөрәкле ана образы ул. 50нче еллардан башлап, бөтен татар кызлары бу образ үрнәгендә үз-үзләрен тәрбияләп, шундый анага әверелеп бара. Миңа калса, бу – Роберт Миңнуллинның халкыбыз киләчәгенә керткән өлеше.
Төрле республикаларда йөрергә туры килде. Бер республикада аның китапларын тәрҗемә итеп бастырдылар да безне презентациягә чакырдылар. Бастырган кешеләр ни өчен бастырганны аңлатты: «Бу – хөрмәт йөзеннән генә түгел, безнең мондый шагыйребез юк», – диделәр. «Халкыбыз тарихында мондый шагыйрь булмады. Ходай безгә мондый шагыйрьне бирмәде. Мондый шагыйрьнең булуы халыкка кирәк, шуңа күрә без Роберт Миңнуллин шигырьләрен тәрҗемә итеп, үз телебездә бастырабыз», – диделәр.
Татар халкының иң яраткан шагыйре – безнең дәвердә Роберт Миңнуллин иде, бу шулай булып калыр!
Быел халык санын алу вакытында ни өчен начар нәтиҗәләр килеп чыкты? Мин, чын күңелдән, аның бер сәбәбе дип, арабызда Роберт Миңнуллинның булмавын саныйм. Чөнки 2010 елда Роберт Миңнуллин һәркөнне телевизорга үзе чыгып, «Татарларым» дигән оран-поэмасын укыганда, җанисәпне «игнорировать» итеп булмый иде. Бөтен кеше, барып, үзен татар дип яздырып кайткандыр. Ул һәр кешенең күңеленә кереп сөйләшә белә иде. Җаны оҗмахта булсын! Без – аның белән янәшә яшәвебез белән бәхетле кешеләр».
«Һәр иҗатчының туганнары белән беррәттән безнең Клара җиңги, Таңсылу сеңелкәш һәм Ленар киявебез кебек кешеләре булсын иде»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Ким Миңнуллин: «Хәерле кич, кадерле җәмәгать! Шагыйрь әйтмешли, «Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән». Роберт абыйсыз да 3 ел вакыт узып бара. Уйландыра торган вакыт. Мин аның шагыйрьлеген бераз соңрак тоя башлаганмындыр, безнең 10 яшь аерма. Роберт абый – өлкән бала, мин – 5 баланың төпчеге. Әткәй киткәндә, миңа 11 ай булган, Роберт абыйга 11 яшь. Минем истә калганнардан: Роберт абый 1968 елда Казанга укырга киткәч каникулга кайтты да тимер караватта түшәмгә карап уйланып ята. Бер ята, ике ята, әнкәй борчыла башлады. Күпмедер вакыттан аңлый башладым: бу – аның иҗат белән бәйле икән. Туган ягына кайткач та үз-үзенә бикләнеп иҗат иткән. Кайсыбер шигырьләренең ничек тууы да истә.
Мин инде җыр сәнгате белән фәнни шөгыльләнгән кеше – диссертацияләр яздым. Без җыр сәнгате турында күп сөйләшә идек. 1976 елда, открыткага беркетеп, йомшак пластинка чыгара торганнар иде. Әлфия Авзалова башкаруындагы җырлы пластинка җәмәгатьчелеккә таралды. Бу «Әнкәй» җыры – Роберт абыйның киң планда яңгыраган беренче җыры иде. Кемдер Роберт абыйдан бу җырның кайчан, ничек язылганлыгын сорагач, ул: «Мин аны университетта укыганда, Диләрә Тумашева дәресендә яздым», – диде. Атаклы галимәбез иде ул. Аның таләпчәнлеге аркасында имтихан бирәлмәүчеләр дә бар иде. Шундый таләпчән укытучы дәресендә шундый җыр тууы – парадокс кебек.
Роберт абыйның бар иҗаты да җыр-моң белән бәйле. 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башында татарда җыр сәнгате яңа бер баскычка күтәрелде. Биредә Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, Илгиз Закировлар утыра – алар татар дөньясында җыр сәнгатен яңарткан, яңа ритмнар алып килгән кешеләр. Бу – Роберт абый белән бергә татар дөньясына яңалык китергән этап булды.
Шушы көннәрдә генә аның китапларын карап чыктым. Барлыгы, аның кулы аша, 110 китап таралган. Шуларның 80е – шигырь китаплары. Башкалары – тәрҗемә китаплары, публицистика. Шулкадәр китап белән яшәгән кешенең исемен Республика балалар китапханәсенә бирү – республика җитәкчелеге тарафыннан дөрес адым булды. Бу – әдипнең иҗатын яшәтү, шәхесен яшәтүнең мәгънәле бер юлы, дип исәплим. Бу – татарның киләчәге өчен эшли торган адым. Без – туганнары – моңа бик рәхмәтлебез. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә яки башка юнәлешләрдә булсын, адәм баласының исемен яңгыратып, аны саклау – дәүләт җитәкчеләре, җәмәгатьчелектән генә түгел, туган-тумачадан да тора. Без кулыбыздан килгән кадәр бу юнәлештә эшләргә тырышабыз. Һәр иҗатчының туганнары белән беррәттән безнең Клара җиңги, Таңсылу сеңелкәш һәм Ленар киявебез кебек кешеләре булсын иде. Мондый балалар тәрбияләп калдыру – ул синең киләчәгең дигән сүз».
«Шунда Роберт абый мине күреп: «Син эшкә дә баргалап кил инде», – ди. Матур вакытлар иде!»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова: «Бу бинада Тукай чыгыш ясаган, диделәр. Тукай татар әдәбиятына багышланган мәгълүм лекциясен дә шушында сөйләгән. Роберт абый турында барыбызның да күңелендә бик матур хатирәләр яши. Сүземне аның «Яратырга килдек без бу җиргә, яратмыйча безгә ярамый» дигән сүзләре белән башлыйсым килә. Ул дөньяны, кешеләрне, хезмәтне яратып яшәде. Бу аның әнисеннән күчкәндер. Бервакыт, Роберт абый турында мәкалә язганда, әнисенең Роберт абыйга язган хатларын укыдым. Андагы акыл, андагы белем, андагы зирәклек! Менә кайдан килә Роберт абыйның тәрбиясе, дип сокландым. Роберт абыйның тормышында матур, затлы хатын-кызлар булган. Әнисеннән башлап, тормыш иптәше Клара ханым – алар аны зур эшләргә рухландырган. Ул гомере буе Клара апага матур мәхәббәт шигырьләре язып яшәде. Хәзер кызы Таңсылуның нинди матур фондлар оештыруын күрәбез. Әтисенең иҗатын саклауга зур көч куя.
Мин сүземне Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламнәре белән башларга тиеш булганмындыр, Мәскәүдән язучылар килде – шуңа ул монда үзе килә алмады. Ул Роберт абыйга булган тирән хөрмәтен җиткерүемне сорады.
Быел – Роберт абыйның 75 яшьлек юбилей елы. Быел аңа багышланган кичәләр күп булачак. Аларның иң зурысы Казанның иң матур залларының берсендә булыр, дип уйлыйм. Шуңа әзерләнәбез һәм биредәге һәр кешене ул кичәдә булыр, дибез. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге белән бергә, Роберт абый исемендәге балалар өчен әдәби әсәрләр конкурсын булдырды. Бу эш тә дәвам итәр, иншалла!
Роберт абый – минем балачак хыялымны тормышка ашырган кеше. Мәктәптә укыганда, «Яшь ленинчы»га килеп йөри идем. Газетаның Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләр, Нияз Акмаллар белән кайнап торган чагы. Мин, иң бәхетле кешеләр «Яшь ленинчы»да эшли, дип уйлый идем. Казан дәүләт университетын тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында эшли башлагач, Роберт абый, үгетләп, «Яшь ленинчы»га алды. Бу – 90нчы ел иде. Бу – тормышыбыздагы иң кызыклы чор, дип уйлыйм. Яңа дәрт белән, яңа тормышка өметләнеп яшәгән чор. Шул вакыт Роберт абый депутатлыкка барды, һәм без, йорттан йортка кереп, аны үткәрергә йөрдек. Сокландырганы һәм гаҗәпләндергәне шул булды – кайсы гына йортка керсәк тә, аны беләләр иде. Аның исемен белмәгән татар кешесе юк иде. Безнең татар кешесе әдәбият белән яши икән, дигән хис туды. Без бит инде ул чорда – Ирек мәйданына митингларга йөргән кешеләр. Коридор ясап депутатларны үткәрә идек. Шунда Роберт абый, мине күреп: «Син эшкә да баргалап кил инде», – ди. Матур вакытлар иде!
Роберт абыйның иҗаты бик зур. Безнең татар әдәбияты бик зур, һәм шушы әдәбиятта урыныңны табу – катлаулы һәм мактаулы».
«Татарның асыл уллары янәшәсендә булу Робертның талантына бик тә килешеп тора»
Татарстанның халык Рәдиф Гаташ: «Ифтар мәҗлесенең шигъри мәҗлескә әверелүе бик матур яңгырый. Үз тавышы белән Роберт дустыбызның шигырьләре яңгырап тора. Юксыну хисләрен арттыра. Аның бит кабер ташына да: «...шигырьләремнән табарсыз, әгәр кирәк булсам» дип язылган.
Чынлап та, ул безгә кирәк, һәрвакыт кирәк. Моны бу мәҗлес тә, сөйләгән сүзләр дә раслый. Бу арада татар һәм башкортның олуг шагыйрьләренең юбилейлары узды: Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Илдар Юзеев. Бу шагыйрьләр барысы да бер төбәктән – Бөре өязенеке. Роберт Миңнуллин да, мин фәкыйрегез дә – шул яктан. Бу исемнәрне юкка әйтмәдем, алар Робертның тормышында да, иҗатында да зур роль уйнады – остазы да, соңрак дусты да булдылар. Татарның асыл уллары янәшәсендә булу Робертның талантына бик тә килешеп тора. Без аның 75 яшьлек юбилеен да югарылыкта үткәрергә тиешбез».
«Бу китап – аның безгә васыяте кебек тә»
Шагыйрь, мөхәррир Галимҗан Гыйльманов: «Мин монда Татарстан китап нәшрияты вәкиле булып басып торам. Монда баш мөхәррир Ленар Шәех тә утыра. Без, махсус өлгертергә тырышып, Роберт абыйның өр-яңа томын алып килдек. Бик затлы басма. 700 биттән тора. Иң кадерлесе – Роберт абый үзе төзеп, укып калдырган вариантта басылып чыкты. Соңгы сулышында ул аны әзерләп калдырды. Ул аның безгә васыяте кебек тә. Быел балалар өчен дә тагын бер китабы дөнья күрәчәк. Ул – безнең төп авторларыбызның берсе. Китап нәшриятының йөзен билгеләүче шагыйрьләрнең берсе һәм шулай булып калачак».
«Иң матур җырларымның берсе – «Яратыгыз» җыры аның васыять әйтеп калдыруы кебек»
Татарстанның һәм Россиянең халык Винера Ганиева: «Роберт Мөгаллимович бүгенге көндә исәннәрдән дә исән. Җырларында яши, шигырьләрендә яши. Иҗаты эссе табадан төшкән кебек актуаль, заманча. Алдагы буыннарда да аның иҗаты сакланып калачагына ышанам.
Беренче тапкыр аны күргәндә, миңа 16 яшь иде. Казанның Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән 89нчы мәктәбенә бер төркем практикантлар килде. Алар арасында Роберт Миңнуллин исеме аталды, ул вакытта киләчәктә аның белән иҗатташ дус буласымны күз алдына да китерә алмадым.
Иң матур җырларымның берсе – «Яратыгыз» җыры – аның васыять әйтеп калдыруы кебек. Бу җырны «милләтебезнең йөзек кашы» дисәм дә ялгышмам, бу җыр яшәү девизы булып тора. Монда искиткеч сүзләр: «Яратырга килдек без бу җиргә, яратмаган кеше яналмый». Яратыгыз туган илебезне, туган телебезне, балаларны, сөйгән ярларыгызны! Бу легендар җыр репертуарымнан төшми. Аны кая гына җырласам да, халык күтәреп алды. Бүген җырларга ярамый, диделәр...»
Искә алу кичәсен Зәмирә Рәҗәпова алып барды. Менә ул сүзне Клара апага – Роберт абыйның 47 ел дәвамында янәшә барган тормыш иптәшенә бирде: «Аның дистәләрчә елларга сузылган иҗат тормышында Клара апага багышлап язылган шигырьләр бихисап. Клара ханым, сезне бирегә чакырасы килә. Һәр көчле, билгеле, данлыклы ир-ат артында хатыны басып тора, диләр. Аның төрле чаклары булгандыр – иҗат кеше бөтенесен йөрәге аша уздыра. Ул вакытта таяныч булучы, балалар өчен җаваплы булучы, ышанычлы хатыны булуы – Роберт Миңнуллинның Роберт Миңнуллин булуында, әлбәттә, Клара ханымның өлеше зур».
«Без ансыз яшәү халәтенә өйрәнә алмыйбыз әле»
Клара Миңнуллина: «Робертны зурлап килгәнегез өчен шулкадәр канәгатьмен. Таңсылу шушы кичәне әзерләгәндә, барыбыз да йөгергәндә, барысы да уңай килде – чөнки Роберт җайлы кеше иде. Роберт исеменә бәйле нәрсә генә үткәрелсә дә, гел җайлы килеп торды, Ходай юлларын ачып бара. Гаиләдә дә җайлы кеше булды, җәмәгатьчелек тә ярата иде. Ул мөлаемлыгы, йомшаклыгы белән, кешене кыерсытмаска тырышуы аркасында шулай булдымы икән? Аның теле төртмәле, дип тә әйтәләр иде инде. Кешене үпкәләткән чаклары да бар иде. Өйдән киендереп чыгарганда: «Телеңне тый», – дип әйтә идем инде. «Белмим шул, түзеп булырмы икән?!» – дип әйтә иде. Анда да үз гаделлеге булгандыр, дип уйлыйм, болай гына кешене үпкәләтә торган кеше түгел иде. Җыелып килгәнегез, хатирәләр яңартканыгыз өчен, бөтен йөрәгемнән чыккан рәхмәтләремне әйтәсем килә. Үзегезне туганнар шикелле кабул иттем. Роберт тере булып янымда басып торган шикелле булды. Килеп кергәч тә, Робертның тавышы белән шигыре яңгырый башлагач, егылып китәм дип торам.
Без ансыз яшәү халәтенә өйрәнә алмыйбыз әле. Март аенда китте. Март ае – безнең өчен авыр ай. Мартта бит инде кояшлы көннәр көтәбез. Хәзер минем өчен мартны үткәрүләре бик авыр. Өченче ел язны Робертсыз каршы алабыз. Бик авыр.
Бу кичәне елы тулганда ук уздырасы булгандыр, бәлки. Үзебезнең хәлебез хәл иде, озак кына хушка килә алмадык. Ковид та булды. Хәзер уздырырга насыйп булгандыр. Ходай матур итеп ураза ае да туры китерде.
Сөйләгән хатирәләрегез өчен рәхмәт! Кайберсен беләм, кайберсен ишеткәнем дә юк иде. Язучылар арасында андый хатирәләр бигрәк тә күптер инде, бәлки, кемнәрдер язып та чыгар.
Роберт безне әле дә хәрәкәттә тота – эшләтә, берләштерә, һәрберебез булдыра алганны эшлибез. Робертның иҗатын оныттырасы килми. Җәмәгатьчелек, Хөкүмәтебез, Мәдәният министрлыгы ярдәм итмәсә, без гаилә белән генә әллә нәрсә кыра алмас идек. Масштаблы чаралар узды, конкурслар оештырылды. Барыгызга да рәхмәтлебез! Шул рәхмәт сүзләремне җиткерсәгез иде! Ураза аенда укыган догаларыбыз ирешер, дип уйлыйм. Роберт та канәгатьтер.
Өйдә аның зур портреты тора. Үзенә генә хас хәйләкәр карашы белән карап тора. Мин аның үзенә дә: «Бигрәк мут итеп карап торасың, карама алай», – дия идем. Хәзер шул портрет белән сөйләшеп йөрим, «мине калдырып киттең» дип ачуланам да, зарланам да... Барыгыз да исән-сау булыгыз, матур гомер кичерегез!»