Роберт Миңнуллин каберенә таш куелды: «Шигъриятнең дөньяны үзгәртәсенә ышанып яшәде»
Роберт Миңнуллинның каберенә таш кую мәрасиме – якын кешене югалтудан әле дә йөрәге сулкылдаган кешеләрнең җыелып Шәхесне искә алуы иде.
Роберт Миңнуллинның каберенә таш куюга ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да, тагын бик күпләр дә рәсми зат буларак түгел, якын кеше буларак килгән иде, мөгаен. Әлеге мәрасимдә «Татар-информ» вәкилләренең булуы да әлеге чараны яктырту максатыннан түгел – анысы икенчел иде – ә Роберт Миңнуллин якын иткән кешеләр исәбенә керү бәхете иде. Әлеге мәрасимдә бердәнбер журналистлар булганбыз икән, без анда яңгыраган җылы сүзләрне, әлбәттә, җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш. Роберт абыйның инстадашларына да, әлбәттә.
ххх
Кабер ташы шактый тыйнак итеп эшләнгән. Кара таштан Роберт абый фоторәсеме карап тора. Ялгышмасам, бу аның инстадаш дуслары өчен сайлап куйган соңгы фоторәсеме иде. Шулкадәр таныш һәм якын, кадерле һәм хөрмәтле караш.
Беренче сүзне Роберт абыйның кызы Таңсылу алды.
Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова: «Кеше исән чагында чакырулы чараларга киләсең инде ул. Барыгызның да бүген биредә булуыгыз әтигә карата элек тә, бүген дә ихлас яхшы мөнәсәбәттә булуыгызны исбатлый. Бу безнең гаилә өчен бик мөһим.
Әтине якын күргән бик күп кешеләр җитди сәбәпләр белән килә алмады. Аларга да теләк белдерүләре өчен зур рәхмәт.
Киткән кешенең каберенә таш кую – исәннәрнең бер бурычы. Бу бурычны үти алуыбызга «Аллага шөкер», дибез. Бу эшне башкарып чыгуда дәүләт җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Мәдәният министрлыгы командасына, Язучылар союзына рәхмәт – элемтәдә булдылар.
Шушы таш минем күзаллаулар буенча эшләнде. Мин аны әтигә ошар дип шулай хис иттем. Минемчә, әтинең ташы үзе кебек гади, шул ук вакытта эчтәлекле булырга тиеш. Миңа калса, шулай булып чыкты да. Игътибар итсәгез, зираттагы ташлардан ул зурлыгы белән дә, күләме белән дә аерылып тормый, әтинең үзе кебек халыкчан. Ләкин шул ук вакытта китап битләренең очлары һәм каләмнең биеклеккә омтылуы ул әтинең шәхес буларак та, шагыйрь буларак та мәңге яшәячәген чагылдырадыр».
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Мөхтәрәм җәмәгать, рәсми итеп түгел, Роберт Мөгаллимовичны якын иткән кеше буларак берничә сүз генә әйтеп китәсем килә. Шагыйрь дә, җәмәгать эшлеклесе буларак та, милли җанлы депутат буларак та ул мәшһүр, олуг шәхесебез иде. Безнең бурычыбыз – исемен мәңгеләштерү, иҗатын популярлаштыру. Аның актуальлеге хәзер дә күренә: узган елгы әдәби бәйге аның иҗатын үрнәк итеп алып дәвам итүчеләр бик күп. Быел Республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исеме бирелде. Алда безне мемориаль такта ачылу тантанасы көтә. Без Роберт Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итәчәкбез».
Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Хөрмәтле җәмәгать, туганнары, якыннары, мондый мәрасимдә күренекле кешеләрне искә төшергәндә бакыйлыкка орынган кебек хис итәсең. Күңел ышанып бетмәсә дә, Роберт абый хәзер бакыйлыкта. Без фани дөньяда аның белән аралашып яшәп калуыбыз белән бәхетле.
Мин әле аның белән «Яшь ленинчы»да да эшләп алган идем. Ул гаҗәпләндерә дә, сәерсендерә дә иде: аның мыек астыннан елмаюы ниндидер үзе генә белгән сер йөрткәндәй күрсәтә иде. Соңыннан гына аңладым – ул сер шигърият булган. Шигърият – серле бер төшенчә, һәр шагыйрь шул сергә төшенмәкче була. Шагыйрьләр арасында шигырьнең тылсымына, аның кодрәтенә чын күңелдән ышанган кешеләр күп түгел дип уйлыйм: Хәсән Туфан шундый иде, Мөдәррис Әгъләм, алар арасында, әлбәттә, Роберт абый да бар. Ул шигъриятнең дөньяны үзгәртәчәгенә ышанып яши иде. Хәзер уйлап куям: аның шигырьләрен йөзләгән-меңләгән бала укый икән, бу инде шагыйрьнең мәңгелеккә үтүе.
Роберт абый кебек шәхесләре булган татар мәңгелеге гасырларга сузылыр дип уйлыйм».
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Роберт ул бик бәхетле шагыйрь булды. Ул иҗатының башында ук халык күңеленә керде. Ул татар милләтенең асыл улына әверелде.
Һәрвакыт төшкә керәсең, Роберт. Без беркайчан да аерылып тормаган шикелле, бергә-бергә Уфада, Мәскәүдә, Прибалтикада, Каракалпакта – бик күп җирләрдә бергә булынган. Газета-журналлар актарганда да, радио-телевидение дә синең исем белән очрашам. Әле яңа гына «Сөембикә» журналында Клара ханым белән синең «Килен төшкәндә» җыры турындагы әңгәмә тетрәтте. Һәр җырың, шигыреңнең тарихы безнең күңелләрдә. Син Башкортстанның якын дусты идең. Уфа интеллигенциясе, дәүләт җитәкчеләре тарафыннан яратылып матур яшәдең.
Балалар әдәбиятының зур остазы, аксакалы булдың. Синең иҗатың киләчәккә барырга тиеш. Аны яшәтү безгә – исәннәргә кала. Синең исемең киләчәк буыннарда да матур булып кабатланыр, яңгырап торыр».
Татарстан дәүләт советы депутаты Римма Ратникова: «Озак еллар Роберт Мөгаллимоваич белән бергә эшләгән, катлаулы сәяси юлларны бергә узган Фәрит Мөхәммәтшинның да сәламнәрен тапшырам. Роберт Мөгаллимович Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы законнары текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе җитәкчесе дә булды. Тыйнак иде. Гаҗәеп юморы бар иде, кайчакта аны шаярып әйтәме, җитди итепме – аңлап та калмыйсың. Соңгы елларда янәшә эшләмәсәк тә, аны хәзер тыелган инстаграм аша күзәтеп бара идек. «Хәерле иртә, инстадашларым!» дип дәшә иде. Әдәби марафончылар әле дә «Кемнәр белән очрашырга телисез?» дигән сорауга «Роберт Миңнуллин», дип җавап бирәләр. Роберт Миңнуллинның китеп баруы зур югалту. Әллә нинди ел булды ул 2020 ел...»
Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев: «Роберт Миңнуллин белән моннан 55 ел элек таныштык. Без бергә Уфада университетка кереп йөргән идек. Әмма ул Казанга китеп, язмышын хәл итте: татар рухиятенең зур кешесенә әйләнде. Ул салмак, тыйнак холыклы кеше булып истә калды. Милләт язмышы турында сөйләшкәндә аның үзәгендә йә Роберт Миңнуллин үзе, йә аның әсәрләре була иде.
Аның «Татарларым» дигән оран-поэмасы бар. Ул бу әсәре белән милли лидер булды. Аны тыйнак дибез, бер дә тыйнак түгел, язганнары белән кыю иде, артык кыю дип тә әйтергә була. Башкортстан татары булгач, башкортны да, башка милләтләрне дә аңлый иде. Ул чын халык шагыйре иде. Бу исем Хөкүмәт карарлары белән генә бирелми, исемлеләр чын халык шагыйре булмаска да мөмкин. Роберт Миңнуллин бу яктан бик сирәкләрнең берседер.
Кабер өстендәге ташның бюст булмавын да бик ошаттым. Безнең диндә сыннарга табыну юк, шушы рәсеме, китабы, шигыре булуы ташны матур итеп күрсәтә.
Исемен мәңгеләштерү дибез. Роберт киткәч, аның урынында бушлык калды һәм анда кем дә керә алмый. Без ул бушлыкны аның әсәрләрен укып кына тутыра алабыз. Әдипләребезнең зурлыгы һәйкәл белән түгел, әсәрләре белән күренә. Әдипнең әйтеп калдырган сүзләре күңелләребезгә тамса, ул аларда яшәячәкбез. Катлаулы вакытыбызда аның рухы безгә ярдәм итсен иде».
Роберт Миңнуллинның бертуган энесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин: «Монда Роберт Миңнуллинның дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре җыелган. Роберт абыйга да, башкаларга да дәүләт тарафыннан булган яхшы мөнәсәбәт – милләтебезнең киләчәген кайгыртуның бер чарасы. Иҗат кешеләренә шундый мөнәсәбәт булганда безнең киләчәгебез булачак. Республика китапханәсенә Роберт абыйның исемен бирү балалар әдәбиятын күтәрүдә бер этәргеч булыр. Шәммәттәге якташларыбыздан рәхмәтләрне җиткерәсем килә: туган-тумачасыз Казанга килеп, җылы итеп кабул итеп, араларына кертеп аралашып яшәү мөмкинлеге биргән өчен дә рәхмәтле безнең якташларыбыз.
1 августта абыйның туган көне. Аннары без аның юбилей елына аяк басарга җыенабыз. Юбилей чаралары безнең үз киләчәгебезне кайгырту булсын! Бу чараларда очрашу насыйп булсын!»
Шау-шусыз гына, камераларсыз гына үткән мәрасим тыныч кына башланып, тыныч кына төгәлләнде. Кабер өстенә нур иңдергәндәй, Коръән сүзләре яңгырады. Бакыйлыкка кагылгандай тоелган кешеләр кабер өстен чәчәккә күмеп чыгу юлына юнәлде.
ххх
Роберт Миңнуллин көненең икенче өлеше чәй табыны янына дәвам итте. Анда да байтак җылы сүзләр яңгырады. Роберт Миңнуллин белән аралашып яшәгән Галимҗан Гыйльманов, Ләйлә Минһаҗева, Роберт абый эзеннән Башкортстан белән дус мөнәсәбәтләр корып өлгергән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, балалар шагыйре Ленар Шәех җылы истәлекләр белән уртаклашты. Роберт Миңнуллинның дуслары-замандашлары – авыр туксанынчы елларда хәл кадәренчә татар матбугатына ярдәм иткән кешеләр дә бар иде биредә.
Роберт Миңнуллинның хатыны Клара Миңнуллина: «Бүген матур вакыйга: безнең гаилә өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә, Робертның иҗатын яратучылар өчен дә зур вакыйга. Аның инстадуслары үзе бер гаилә шикелле иде. Иртән тора да шунда кереп китә иде. Башта ачулана идем, аннары әйтми дә башладым. Чөнки кешеләр аннан шигырьләр, сүз көтә иде. Соңгы көненә кадәр ул кешеләр белән шулай аралашып яшәде.
Бу вакыйга моңсу: чөнки тагын күңел актарыла. «Вакыт дәвалый», диләр, дөрес түгел, каядыр Роберт исемен ишетү дә безне яшәтә. Болай итсәк канәгать булыр идеме икән, тегеләй итсәк канәгать булыр идеме икән дип гел искә алабыз.
Шулай ду бу вакыйганың шатлыклы булуы өстенрәктер: чөнки таш куелды. Барысына да рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Мин Робертка яхшы мөнәсәбәт булуга шатланам. Аның исемендәге конкурслар үткәрелүгә шатланам. Балалар китапханәсенә исем бирелүгә куандым. Болар барысы да безне яшәтә».
Ким Миңнуллин: «Әле абыйның архивы буенча да эш байтак. Ул фоторәсемнәр белән дә шөгыльләнгән. «Яшь ленинчы» газетасында 1974 елдан эшли башлаганнан бирле олы архив тупланган. Алар әкренләп тәртипкә килә. Аларны архивка тапшыру мәсьәләләре карала. Абыйның сеңлесе – минем бертуган Люция апам белән алар унбиш еллап архивны тәртипкә китерү белән шөгыльләнделәр. Һәр кешенең мирасына шундый мөнәсәбәт булсын иде дип тә уйларга кирәк. Бөтен кешенең дә иҗади мирасы бигүк тәртипкә китерелеп бетми.
Әле апа һәм Клара җиңги белән абыйның китапларын барладык. Библиографиясен җыйгач, сиксәннән артык шигырь китабы дөньяга чыгарганын күрдек. Публицистик юнәлештә дә унлап китап. Башка шәхесләргә багышланган китаплар чыгарды. Наҗар Нәҗмигә, Фәридә Кудашевага, Юныс Әхмәтҗановка... Боларның барысын да барласак, аның кулы аша 100дән артык китап узган. Абый бакыйлыкка күчкәч, «Газиз инстадашларыма – замандашларыма» дигән китап чыгардык. Ул Казан инновацион институты ярдәме белән чыгарылды. Ул өч ел дәвамында аның аккаунтында дөнья күргән шигырьләреннән тупланган - 150гә якын шигырь урын алган. Аның 49,5 мең инстадашы бар иде. Ул шушы тормышыннан тәм табып яшәде.
Абзыебыз үз сүзен әйтеп яшәде. Чыгышларда әйтеп бетермәгәнен шигыре аша әйтеп бетереп яшәде. Күңелендәгесен җәмәгатьчелеккә, шигырь сөючеләргә җиткерә белүе белән күңеле тыныч булгандыр дим».
Искә алу кичәсе тәмамланды.
Чыгу юлында Роберт Миңнуллинның улы Алмаз очрады. «Алмаз, син яши-яши Роберт абыйга охшый барасың», дидем мин. Чыннан да салмак кына атлап барышы белән генә түгел, сөйләшү рәвеше, карашы белән охшап бара. «Үземә дә кайчак шулай тоела», дип куйды ул.
Кайтырга чыкканда, галим Гамирҗан Дәүләтшинның сүзләрен искә төшереп, елмаеп куйдым: «Ул безне әниләрне ничек өзелеп яратырга өйрәтте. Икенчедән, ул яраткан кызыңны ничек яратырга өйрәтте. Без шакката идек аның бертуктаусыз әнисе һәм Кларасы турында сөйли алуына».
Юксындыра Роберт абый... бик юксындыра…