Роберт Миңнуллин исемен йөрткән китапханә татар балалар әдәбияты үзәгенә әйләнерме?
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның үзеннән башка узган беренче юбилеенда якыннары шагыйрь исемен йөрткән китапханәгә җыелды.
Роберт Миңнуллинның туган көнен (исән булса, халык шагыйренә 75 яшь туласы көнне) аның якыннары халык шагыйренең исемен йөрткән Республика балалар китапханәсендә үткәрде. Өчпочмаклы чәй өстәле артындагы әңгәмә Роберт Миңнуллинның истәлеге, иҗади мирасы турында гына түгел, ә китапханәне җанландыру, аңа татар рухы кертү, татар балалар әдәбиятын балалар белән тоташтыручы әһәмиятле бер урын итү мәсьәләләренә барып тоташты.
Бу китапханә җансыз түгел, әлбәттә, анда тормыш гөрли. Быел биредә Роберт Миңнуллин исемендәге иҗади бәйге үткәрелеп, анда меңләгән хат килүе дә шуның дәлиле. Әмма ул татар дөньясыннан бераз читтәрәк тора кебекмедер шунда... Дөресен әйткәндә, заманча ремонт та сорый инде бу бина... Әлбәттә, монысы – бүген-иртәгә була торган эш түгел. Әмма милли рух өрә алабыздыр кебек. Роберт Миңнуллин исемен йөрткән китапханә татар балалар дөньясының үзәге булырга, кайнап торырга тиеш.
Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева: «2019 елда мин Республика балалар китапханәсенә эшкә килгәч, «Яраткан авторыма хат» дигән бәйге оештырдык. Балалар үзләре яраткан язучыга мөрәҗәгать, хат язарга тиеш иде. Бәйгедә 500дән артык бала катнашты һәм аларның күбесе Роберт Миңнуллинга хат язган иде. Без ул хатларның ихласлылыгын тоеп, күз яшьләре белән укыдык. Бәйгегә йомгак ясау кичәсен Язучылар берлегендә уздырдык, балаларны котларга Роберт Миңнуллин үзе килгән иде. Без, әлеге бәйге белән «Иң күп укучы регион» конкурсында катнашып, лауреат булдык. Шуннан соң озак та үтмәде – безнең китапханәгә Роберт Миңнуллин исеме бирелүе турында карар чыкты.
Роберт Миңнуллин исемендәге Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды җитәкчесе, Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова: «Мин, үземне белгәннән бирле, һәр 5 ел саен ярты еллап әтинең юбилей әзерлеге белән яши идек. Республика буенча очрашуларга да чыгып китә иде. Биредә әтинең Илештә узган юбилейларын хәтерләүчеләр дә бардыр. Тагын кайсы да булса иҗат кешесенең туган ягында Сабан туе дәрәҗәсендә узган андый юбилейлары булдымы икән?! Анда ниндидер үзенчәлекле атмосфера, дулкын хөкем сөрә иде. Шушы кичәләрдә миңа да чыгыш ясата иде. Әтинең 45 яшьлек юбилеенда Татар дәүләт опера һәм балет театрында мин – 8 яшьлек бала – «Әйлән-бәйлән» җырын башкардым. Хәйран кыю булганмын... Якты хатирәләр булып истә калган ул чорлар.
Бу – әтисез уздырыла торган беренче юбилей. Бу – бәйрәм булмаган беренче юбилей. Бәйрәм булмаган шушы көннәрдә дә янәшә булуыгыз өчен сезгә рәхмәт! Кеше исән чагында чакырылган җиргә барасың инде, әмма кешегә карата иң ихлас мөнәсәбәт – кеше киткәннән соң биредә булуыгыз».
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, Роберт Миңнуллинның бертуган энесе Ким Миңнуллин: «Роберт Мөгаллимович үзе булганда мондый мәҗлесләр юмор сүзләре белән байый торган иде... Ул – татар балалары дөньясын, гомумән, балалар дөньсын, китап дөньясын алга этәрергә, дип яшәгән кеше. Китап дөньясына чумып – китапханәләр белән дә, нәшриятлар белән дә бер булып яши иде. Бу – аның яшәү рәвеше, тормышы мәгънәсе иде.
Без бүген китапханәгә җыелганбыз икән, очрашуны китапханәгә бәйлибез. Шуңа монда җыелуыбызның бер максаты – аның иҗатын мәңгеләштерү булса, моңа татар әдәбияты, татар балалар әдәбияты һәм китапханәләрнең балалар әдәбиятындагы роле, аларның киләчәге турында сөйләшү дә кушылып китәргә тиештер. Бүгенге тормыш агышында китапханәләр үз сүзләрен әйтә аламы? Әйтерлек мөмкинлек бармы? Яңа форматлар уйлап табылырга тиешме? Без, очрашкан саен, шушындый сөйләшүгә, шушы сорауларга җавап эзләргә чыгарга тиешбездер.
Китапханә дөньясына фән дөньясы да терәк булып тора ала. Фәннәр академиясе һәм безнең институт белән бергә ниндидер килешүләр, чаралар планы төзергә әзерләнәбез, юлларын эзлибез. Минемчә, балалар китапханәсенең үз Милли шурасы – ниндидер иҗтимагый оешмасы булырга тиештер. Бу китапханә республика белән генә чикләнмичә, татар балаларына, татар балалар әдәбиятына, балалар китапханәсе системасына һәм милләтне саклау мәсьәләсендә ниндидер өлеш кертә ала. Бу китапханә балалар китаплары, аларны бизәү, балаларның китап белән мөнәсәбәте турында сөйләшә торган урынга әйләнергә тиеш, дип уйлыйм. Алга таба да һәр елның 1 июнендә балалар әдәбиятына тәэсир итә ала торган ниндидер бер матур чарага чыгарга тиешбездер. Республикада китапханә системасын һәм балалар әдәбиятын ничек үстереп булуы турында фикерләрне республика җитәкчелегенә дә әйтә ала торган кешеләрне дә барларга кирәктер. Китапханә шушы җыелу урыны булсын иде. Бүген мин бирегә шушы уйлар белән килдем».
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева: «Без, әдәбиятта ниндидер яңа форматлар кирәк, дибез. Соңгы елларда форматлар эзләү белән мавыгып, кайчакта эчтәлекне дә югалттык. Роберт Миңнуллин әсәрләрендә иң кирәклесе – нигез һәм эчтәлек бар. Бөтен балалар дөньясын флешмоб форматына күчереп бетерсәк... шарлар, майкалар, кепкалар... ләкин ул флешмоблардан соң кепка астында нәрсә кала? Бүген шулар турында да уйларга туры килә.
Бүген балаларны китапка кайтару иң мөһим эш дип саныйм. Китап төрле форматта була ала – интернетта да, басма китап та, радиокитап та. Ул балалар дөньясында мөһим урын алып торырга тиеш. Язучылар, галимнәр һәм китапханәләр бергә җигелсә генә, бу эшне башкарып чыгарга мөмкин.
Бер яктан без Роберт Мөгаллимовичны балалар язучысы дип санасак та, аның йөрәкне чәнечкән бер шигыре искә төшә. Ул бер вакыйгага бәйләнгән. Туган телләргә карата төрле чаралар барган вакытта, Ижевскида бер удмурт кешесе үзен яндырган иде. Без бу хәбәрдән үзебезне күпмедер дәрәҗәдә янган кебек хис иттек, шул вакытта Роберт Миңнуллинның «Удмурт яна» дигән шигыре дә килеп чыгуы һәр кешегә тагын бер кат януны кичерүгә тиң булды. Милләт буларак безнең карашларыбыз шушы шигырьгә сыйган. Бүгенге көндәге буталып беткән мәгълүмат, ялган һәм фейклар арасыннан шушындый эчтәлекле әсәрләр чыгарга тиеш дип уйлыйм. Безнең мираста шундый әсәрләр бар. Алар арасында Роберт Миңнуллин иҗаты аерым урын алып тора».
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Роберт Миңнуллин тыйнак һәм тыныч кеше кебек күренсә дә, кыю, үз сүзен әйтә торган һәм яхшы мәгънәсендә үҗәт кеше иде. Үз принципларыннан чигенми торган кеше булды. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе шундый булырга тиештер дә. Чөнки үз сүзеңне итәр өчен холык та кирәк. Холык Роберт абыйда бар иде. Аның яшәү рәвешен, безнең белән аралашуын һәм, әлбәттә, әсәрләрен искә төшерсәң, ул нечкә күңелле, юморны ярата һәм белеп куллана торган кеше булып күз алдына килә. Болар икесе ике төрле котыплар булса да, бер-берсен тулыландырып тора иде. Шушы сыйфатлары аны асыл шагыйрь иткәндер дә.
Безнең татарда кырыс бер әйтем бар: «Үлгән артыннан үлеп булмый». Үлгән артыннан үлеп булмый, ләкин үлгән кешенең эшен дәвам итеп була. Аллага шөкер, Роберт Миңнуллинның иҗаты яши. Шушы арада гына Чувашстанның Батыр районында Шыгырданда Шәкертләр бәйрәмендә һәм Татарстанда Балтач районының Бөрбаш авылында Җәлил хәзрәт биләмәләрендә булдым. Андый кичәләрдә балалар шигырьләр сөйләгәндә ул шигырьләр арасында Роберт Миңнуллинның шигыре булмый калмый. Бу – күңелдә өмет уята. Аның шигырен сөйләгән балалар чын татар булып үсәр, дигән ныклы ышаныч бар».
«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина (тышлыгына Роберт Миңнуллин портреты төшерелгән яңа журналлар күрсәтә): «Бу журналларны типографиядән алып кына кочаклап алып килдем. Зур дулкынлану белән килдем. Бу журналны чыгарырга безгә беркем кушмады, бу – җан таләбе иде. Башкача мөмкин түгел. Бу журналда Роберт абый иҗатының бер проценты да юк. Биредә бер кат искә алу, гаилә архивыннан булган фотоларны карап, бергәләп шигырь уку өчен генә эшләнде.
Бу фото сезгә таныш түгелдер. Ул юк! Без аны нейросеть аша булдырдык! Замана технологиясе Роберт абыйның иллеләп фотосын берләштерде дә шушы портрет килеп чыкты. Әмма, Роберт абый ошатыр идеме икән, дигән сорау күңелдә яшәр инде ул.
Мин «Сабантуй»га баш мөхәррир итеп март аенда билгеләндем. Роберт абый белән шул айда хушлаштык та инде. Без уртак бер киңәшмә генә җыеп өлгерә алдык. Хәзер эш барышында Роберт абый алдында җаваплылык хисе бар. Ул бит бөек «Яшь ленинчы»! Роберт абыйның «Сабантуй» газетасы бик матур иде! Мин аны укып үстем.
Бер тәкъдим бар: 14 август көнне «Татмедиа» бульварына Роберт абый Сабан туена чакырам. Анда шушы матур журналны тәкъдим итербез. Бергәләп шигырьләр укырбыз. Көндезге сәгать 12дә башлана.
Без «Салаватиклар» белән Роберт абыйның «Әйдән-бәйлән», «Яратыгыз» җырларын яздырдык, аларны бүгенге көндә миллион бала карады.
Флешмоблар, чыннан да, замана таләбе. Балалар күңеленә юл шушы социаль челтәрләр аша. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә Роберт абый шигырьләрен уку флешмобы бара. Кеше аның шигырьләрен укып видео яздыра да үз аккаунтына йөкли. Бүген олысы да, кечесе дә шигырь укый. Флешмобның да нәтиҗәсе шунда булыр».
Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Ләйлә Минһаҗева: «Үзенә 70 яшь тулган көнне Роберт абый, кунакларны җыеп, Шәүкәт Галиевның туган ягына алып кайтты: «Остазымның исеме зурланганда, минем исемем дә зурланыр», – диде. Бу – шәхес күңеленең зурлыгын күрсәткән билге дип саныйм.
Моннан 5 ел элек без, Роберт абый белән бергәләп, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында халыкара конференция оештырган идек. Бу – тарихта беренче тапкыр, чөнки язучы үзе исән вакытта андый конференция оештырылганы булмады. Әмма без бу адымга теләп бардык, чөнки Роберт абыйның шигырьләре төрле телләргә – бөтен төрки мәмләкәтләрдә тәрҗемә ителгән. Татарстан халыклар дуслыгы йортында «Роберт Миңнуллинны халыклар укый» дигән чара оештырган идек. Бу – Роберт Миңнуллинның гомумдөнья әдәбиятында үз урынын булдыруы турында сөйли.
Быел октябрь аенда да аның иҗаты буенча дөньякүләм конференция үткәрергә планлаштырабыз».
«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон: «Безнең «Мирас» журналының кичә типографиягә тапшырылган саны Роберт Миңнуллинның фикерләре белән ачыла.
Роберт абый – безнең Мөслим якларыннан депутат булган кеше. Минем әтием яшәгән Түреш авылы өчен дә бик тырышты – юлларын салдырды. Моңа авыл халкы бик рәхмәтле дип беләм – авылга җырлап йөри торган асфальт юл керде. Түреш авылы – Наил Әюпларны, Харрас Әюпларны биргән авыл.
Роберт Миңнуллин – мин күргән беренче «тере» шагыйрь иде. Алга таба да юлларыбыз гел кисеште. Ул «Яшь ленинчы»да баш мөхәррир булганда, мин бүлек мөхәррире идем. Кызларыбыз Таңсылу белән Айсылу 2нче гимназиядә бер класста укыдылар. Алар бөтен сыйныфлары белән югары уку йортын тәмамладылар. Таңсылуны тыңлаган булсагыз, ул бер русча сүз дә кыстырып сөйләмәде. Роберт абыйның иң яхшы «китапларының» берсе – Таңсылу. Ул аның эшен дәвам итә, иҗади мирасын саклау эшләрен башкара.
«Адымнар» мәктәбендә дә хәзер алар укыган кебек шундый ук татар рухы булсын иде. Анда татар мохите кертүгә өлешегезне кертсәгез иде.
Ким Мөгаллимович кызыклы фикерләр әйтте. «Бу йорт балалар әдәбияты өчен эшләргә тиеш», – диде. Мин дә аның белән килешәм. Монда татар рухы керә башлаган, минем аңлавымча, ул Роберт Миңнуллин рухы белән кергән. Мин монда ул татарлыкны Роберт Миңнуллин булганлыктан гына күрәм. Башкача күрмим. Бу – бөтен Татарстанның балалар китапханәсе. Бу – бөтен дөнья татар балаларының китапханәсе булып, зур эш алып барырга тиеш. Рәдиф Гаташ: «Безнең әдәбиятны, саклап калса, балалар әдәбияты саклап калыр», – дигән сүз әйтте. Мин: «Укучыларыбыз булса», – дигән шигемне белдергән идем. Укучыларыбыз булсын өчен, балалар китапханәсе гөрләп эшләргә тиеш. Алга таба биредә өзлексез кичәләр булыр дип уйлыйм».
«Үлгән артыннан үлеп булмый, ләкин үлгән кешенең эшен дәвам итеп була», – диде Ркаил Зәйдулла. Роберт абыйның соңгы минутларына кадәр янәшәсендә булган энесе Ким Миңнуллин барлык чыгышларда яңгыраган әлеге дәвамны Республика балалар китапханәсен гөрләтерлек киң колачлы эштә күрә.
Быел ел азагына кадәр Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе, халыкара фәнни-гамәли конференция, филармониядә аның җырларыннан торган концерт, Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты бәйгесе дә, «Сабантуй» журналы оештырган Роберт Миңнуллин сабантуе да, тагын ниндидер чаралар булыр әле. Болар бар да булыр. Китапханәгә дә юлны онытмыйк…