Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисе турында: «Соңгы көннәре, төне гел күз алдында»

Таңсылу әтисе Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән «Каен суы» җырын яздырган.

news_top_970_100
Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисе турында: «Соңгы көннәре, төне гел күз алдында»
социаль челтәрләр

Бүген — 27 март, халык шагыйре Роберт абый Миңнуллинның вафат булган көне. Әлеге моңсу көндә кызы Таңсылу әтисе истәлегенә аның сүзләренә иҗат ителгән «Каен суы» җырын яздырган.

«Өченче ел рәттән яз башы иң авыр ел фасылы… Соңгы көннәре, соңгы төне — һәр мизгеле күз алдында…

Зөһрә апа Сәхабиева башкаруында бу җырны без әти белән бик еш тыңлый идек. Машинада барганда әтинең җырлар дискын кабызуга 13нче җырдан башлый идек. «Гениаль сүзләргә язылган гениаль җыр бу!» дия идем мин әтигә. Кушылып җырлап барам үзем. Әти, гадәттә, дәшми генә кырый тәрәзәгә карап тыңлый иде. Күңеле шундук тулган инде… «Син әйбәт җырлар идең бу җырны, кызым» диде берсендә әти тәрәзәдән күзен алмыйча…

Әтидән соң бу җырны бер еллап бөтенләй тыңлый алмадым.

Тәрәзәгә төбәлеп тыңлап баруы күз алдыма килеп баса да, күз яшьләренә буылам.

Ничаклы гына вакыт узса да, күңел тула һәм тулачак, моны кабул итәргә кирәк. Тулсын гына, минем әти белән аралар гына өзелмәсен!

Нәтиҗәсен сезнең хөкемгә дә тәкъдим итәм.

Биредә булганыгыз, терәк булганыгыз өчен рәхмәт сезгә», — дип яза Таңсылу әле күптән түгел генә әтисе исеменә ачкан телеграм каналында.

«Таңсылу, зур рәхмәт. Җыр тыңлаганда Роберт абый елмаеп каен кырында басып тора сыман»;

«Эчендә, җанында моң, сагыш булган кеше генә шулай башкара ала, җиңел дә кебек, шул ук вакытта сагышлы да. Җырлары бигрәк матур шул Роберт абыйның. Сүзләре матур, җанга үтеп керерлек булгач, көйләре дә матур. Роберт абый гына иртә китеп барды… Ә җырлары, шигырьләре мәңгелек!» — дип яза телеграм каналның укучылары.

Җырны телеграмга кереп тыңларга мөмкин.

Роберт Миңнуллинның соңгы шигыре: «Күрдем»

«Шәммәт бүген елый инде…»: Роберт Миңнуллин ничек хәтердә калды?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100