Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрмәле гөлләргә уралган ачы язмыш - 2 өлеш

Сәрия гел куркып яшәде, Ходайга ялварды, ураза тотты, намазга басты, яулык япты. Ул Аллаһтан бу кеше белән аеруын намаз саен сорады.

news_top_970_100

Ахыры.

Беренче өлеш монда.

Сәрия мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли башлады. Дус кызы белән тулай торак бүлмәсенә урнашты. Тормыш үз көенә дәвам итте. Эш, өй... Эш, өй...

Дуслашып йөргән егетләре булса да, никтер бу минем тиңем диярлеге булмады. Бергә укыган дус кызы аны Яңа елны бергә каршыларга чакырды. Менә шунда бер чибәр генә кыргыз егете бар иде. Яшьләр бер-берсен ошатты да, озак очрашмыйча кавышты да. Гаиләле тормыш та үз көенә салынды. Сәрия белән Хәмитнең мөнәсәбәтләре яхшы да кебек, ярату да бар кебек, әмма үз кешебез булмавы гел Сәриядә шик уята иде. Бирегә төпләнгән кеше түгел, берәр кайчан Кыргызстанына кайтып китсә... Өч ел матур гына яшәгәннән соң гаиләдә тавыш чыга башлады, Хәмит Сәриядән «малай алып кайтып бир» дип сорый башлады. Эштән соң салып кайтып, кул күтәрү очраклары да булды. Аннары гафу үтенә иде дә, кабат эчкәнче тынып тора иде.

Алар ел саен егетнең туган ягына хәл белергә кайттылар. Сәриянең икенче тапкыр кайтуы кайнанасы үлгән елга туры килде. Анда кеше үлгәч, эре мал чалып, ризыклар пешереп, үзләре яшәгән бистәдәге бөтен кешене сыйлыйлар. Кунаклар иртәдән килә башлый, кичкә кадәр киләләр-китәләр. Көн дәвамында 150ләп кешене сыйлап чыгарырга туры килә. Сәрия арып-талып, бу хәлгә шаккатып кайта...

Хәмит малай сорап аптыратты, әмма Сәрия аңа ышанып бала табарга курыкты. Аннары Хәмитнең хәмер белән дус булуы, кул күтәрүе дә бу адымга баруга ниндидер киртә булып тора иде.

Бу гаиләгә дүрт ел була дигәндә Сәрия бөтенләй дә аерылышу турында уйлый башлады, әмма бу хакта сөйләшү шулай ук уңышсыз бетә. Кызу канлы кыргыз егете хатынына: «Бу хакта уйламавың хәерлерәк, китәргә уйлыйсың икән, үзеңә үпкәлә, күрмәгәнеңне күрсәтәчәкмен, рәхәт күрмәячәксез», - дип җикеренде. Сәрия гел куркып яшәде, Ходайга ялварды, ураза тотты, намазга басты, яулык япты. Ул Аллаһтан бу кеше белән аеруын намаз саен сорады.

Бу язда Хәмит туган ягына үзе генә кайтып китте һәм кире әйләнеп килә алмады. Ниндидер проблемалары чыгып, аны ил чигеннән чыгармадылар. Бу хәбәр аларның гаилә булып яшәүләрен биш ел булган көнне килеп иреште. Вакыйгаларның мондый борылыш алуына Сәрия бүген дә рәхмәтле булып яши. Дус кызы белән шул хакта сөйләшә башласалар, «Аллаһыма мең шөкер, ул гына мине коткарды», - ди ул.

Сәрия белән Хәмитнең биш еллык никахы шулай җимерелде. Хәерлегә!

Сәриянең күңеле тынычланып калды, ялгызлыктан тәм табып яши башлады. Соңгы вакытта исә өйгә кайтып керергә дә курка башлаган иде бит...

Ике ел узгач, язга Сәрия ике бала әнисе булып куйды. Аның яраткан ире, кызы һәм улы бар!

Ике ел элек Сәриянең хезмәттәше юл һәлакәтенә очрап вафат булган иде. Ул вакытта аның улы 4 сыйныфта укый иде, ә кызына бары 1,5 яшь иде. Шундый матур, тәртипле гаиләнең бәхетләре кителде. Сәрия аларның улына татар теле укыта иде, шул матур гына балага гел кызганып карый иде. «Сабый бит әле, әни назыннан мәхрүм инде», - дип уйлап утыра иде ул балалар күнегү эшләгәндә.

Ә бу вакытта Сәрияне дә ялгыз бит дип күзәткәннәр икән. Рафыйк «Вконтакте» челтәреннән Сәрияне бер елга якын күзәтә, әмма сүз башларга кыймыйча көн арты көн, айлар уза. «Ничек ике бала белән бу гүзәл ханымга тагылыйм инде?» - дип язарга тотынган җиреннән кире уйлый.

Рафыйк мәктәпкә улының җыелышына килгәч, сыйныф җитәкчесе баланың күңелсез булуы, әни назы кирәк булуы турында сүз ката. «Менә улыгызның татар теле укытучысы да ике еллап ялгыз инде, балаларны ярата, бәлки сүз катып карарсыз?» - ди. Ул вакытта Рафыйк «рәхмәт» дип кенә чыгып китә.

8 Март бәйрәме алдыннан интернеттан язарга кыюлык тапмаган Рафыйк чәчәк бәйләме тотып Сәрияне эшеннән каршы ала. Сәрия моны укучыларыннан бүләк дип аңлый. «Сез бигрәк зурлагансыз, рәхмәт инде», дип саубуллаша да башлый. Әмма Рафыйк озатып куярга рөхсәт сорый һәм алар шул кичтә үк аңлашалар. Ике атна аралашканнан соң, Сәрия Рафыйк белән балалар бакчасына бара. 3,5 яшьлек чем кара чәчле кыз әтисен күрүгә йөгереп чыга да, аңа карап торучы яулыклы гүзәл апа янына килеп баса.

Син ник миңа карап торасың? Син минем әниемме әллә?

Әйе, кызым.

Нәни кызчык озак көткән «әнисе»нең муенына сарыла. Рафыйк күз яшьләрен тыеп тора алмый, бу вакытта Сәрия күзләре дымланганын күрсәтмәскә тырышып, нәни кызны киендерә башлый. Тагын бер атнадан Сәрия Рафыйкның никахлы хатыны булып куя.

Балалар якшәмбе иртәсендә әниле булып уяна. Ә Рафыйк ике ел ялгызлыктан соң яңа сулыш алган кебек уяна, әмма бу халәтенә ышанмыйча ятуын дәвам итә. Сикереп торып газ плитәсе янында ботка ташытырга, көйдерергә йөгерәсе юклыгына күңеле ышанмый әле. Аны уйларыннан бүлмәсенә йөгереп кергән улы белән кызы арындыра.

Әти, әни коймаклар да, ботка да пешергән, сине алып чыгарга кушты.

Ә шулаймени?

Рафыйк сикереп тора да, улы белән кызын кытыклап шаяра башлый.

Бу йортка шаяру-уйнау кайтты. Йортка бәхет керде... Әниле йорт... Иртән тәмле ризык исенә уяну... Дүртәү! Тулы гаилә! Балалар иртәнге аш вакытында бер-берсен уздырып сораулар яудыра.

Әни, иртәгә балалар бакчасыннан мине син ал әле...

Әни, син бездән китмәячәксеңме?

Әти, әнине безнең паркка уйнарга алып барабызмы?

Әти, син әнигә туңдырма алып бирәсеңме?

Әти, каникулда әбиләргә әни дә кайтамы?

Әни, син кабартма пешерәсеңме?

Әни, әти... Рафыйк белән Сәрия дымлы күзләрен бер-берсеннән ала алмыйча чәй эчәргә тотындылар. Тулы гаиләдә гади чәй дә тәмлерәк бугай...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100