Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрмәле гөлләргә уралган ачы язмыш - 1 өлеш

Балалар әниләрен соңгы юлга озатырга өлгермәгәч, кайдадыр еракта ул исән, яши кебек дип, үзләрен юатып яшәделәр...

news_top_970_100

Мәрьям сыйныфташына керә иде дә, аларның гөлләренә мөкиббән китеп карап йөри иде. Бигрәк тә аларның үрмәле гөлләре искитмәле матур булып утыра иде. Алар шундый куе, купшы һәм шкаф буеның яртысы озынлыгында җитеп үскән. Нинди яфраклылары гына юк - шәмәхә, яшелгә ак кунган, ачык яшел түгәрәк яфраклы, кырыйлары бөдрәләнгән эреле-ваклы яфраклысы...

Мәрьям дустыннан аларның үсентеләрен алып, ничә тапкыр үзләрендә утыртып та карады, әмма алар куе, купшы булып үсмәде. Бераз үсеп киткәндәй булалар иде дә, аннары бөтенләй үләләр иде. Кыз аларны дусты әйткәнчә тәрбияләде дә инде...

Соңрак Мәрьям очраклы гына үрмәле гөлләр хакында укыды һәм аларны өйдә утыртмау хәерле, аска таба үскән үсемлек гаилә өчен хәерле түгел дигән сүзләр бар иде. Мәрьям бу сүзләргә ышанып та бетмәде, әмма үрмәле гөлләрне үрчетү теләге сүнде...

Көзге яңгырлы пычрак көндә Мәрьям дәрес хәзерләп утыра иде, күрше апае кереп, дус кызының әтисен машина таптатып үтерүен әйтте. Мәрьям дусты Сәрияне һәм аның энесен кызганып елады. Хәзер ни булыр инде?! Әтиле гаилә әтиле бит инде ул...

Сәриянең әнисе бу кайгы күтәрә алмады, хәмер эчеп онытылырга теләде, ахры. Ул эштән кайтканда Мәрьямнәрнең йорты яныннан уза иде. Мәрьям дус кызының әнисенең алпан-тилпән кайтуын күреп янә кайгырды. Ничек ярдәм итәргә соң? Бу гөлләр турында яңа гына укыганына кыз ышана башлады, бу гаиләгә йогынтысы әллә бар дип тә уйланды. Әмма Сәриянең әнисе бу йортта, чит авылда ялгыз калырга теләмәде. Уку елы тәмамлангач, ул ире белән балалар үстергән йортны калдырып, 13 ел җыйган мал-мөлкәтен, ике баласын алып туган ягына кайтып китте.

Мәрьям белән Сәрия хатлар алышты. Сәрия хатларны сирәк яза иде, барысы да әйбәттән уза алмады, дустына да күңелендәгесен чишмәгән икән. Әмма бер елдан Сәрия белән энесе әтиле яшәгән авылга кайтты. Аларны әтисенең кияүгә чыкмаган апасы алып кайтты. Күрәсең, яңа урында хәлләр шәптән булмаган, Сәрия унынчы сыйныфка элеккеге классташлары белән барды. Алар әбиләре һәм әтисенең апасы белән яши башлады.

Шулай тыныч кына яшәгәндә әбиләре яман чир белән авырып китте һәм күз алдында сулды да, озак та тормый мәңгелек йортка китеп тә барды. Ике бала янә ятим калды. Мәрьям һәр кич аларга утырмага барып утыра иде, әнисе «аз булса да сөйләштереп кайт, бөтенләй күңелсезләнмәсеннәр», дип җибәрә иде аны. Мәрьям килгәндә дусты Сәрия апасына ашарга әзерләргә булыша. Ике дус аннары өстәлгә кара-каршы утыралар да көнбагыш чиртәләр иде. Мәрьям дустының авырткан «җиренә» тими, берни сорашмый, ә шул дәресләр, уку, егетләр турында гына сөйләшәләр иде.

Язмыш Сәрия белән энесен сынауны дәвам итте. Кышкы салкын буранлы көн әниегез вафат дигән яман хәбәр алып килде. Барасы юлы да ерак иде, ниндидер аңлашылмаучанлык чыгып, балалар әниләрен озатырга өлгермәде. Алар кайтып җиткәндә, әнисен җирләгәннәр иде. Әниләре белән очрашу мизгелләрен көтеп, җәйге каникулларга өметләнеп яшәде бит ул сабыйлар. Нинди генә булса да, иң кадерле кешеләре белән күрешү насыйп булмады аларга. Инде соңгы юлга да озатырга өлгермәделәр газизләрен. Бәлки, хәерлегә... Балалар әниләрен соңгы юлга озатырга өлгермәгәч, кайдадыр еракта ул исән, яши кебек дип үзләрен юатып яшәделәр...

Сәрия эчендәгесен дустына да сөйләмәде, әмма бала башына нинди авырлык килгәнен, аның бертуктамый якыннарын уйлап йөрүе эзсез югалмады, сәламәтлеге белән проблемалары булып алды. Әмма яшәргә, укырга, энекәшне кайгыртырга, аларны тәрбияләүче апага рәхмәтле була белергә кирәк иде.

Сәрия инде берничә ай үзеннән бер яшькә кече егет белән очрашып йөри башлаган иде. Ул егет тә күпне күргән, хастаханәдә айлар буе ятып, баш авыртуы белән көрәште. Соңгы арада егетнең хәле яхшырып киткәненә, Сәриянең нинди дә булса юанычы булуына Мәрьям куанды. Әмма Сәриянең сабырлыгына сынау булып бу очрашулар да өзелде... Егет янә хастаханәгә китте һәм аның авызы колагына кадәр җиткән елмаюын күрү беркемгә дә насыйп булмады...Ул да мәңгегә китте...

Мәрьям гел вакыт-вакыт уйлана иде... Бу гаиләдә үрмәле гөлләр юкка гына гөрләп үсмәгән бугай... Биш елга – дүрт үлем...

Еллар арты еллар узды. Кызлар мәктәпне тәмамлады, югары уку йортларына укырга керделәр. Мәрьям белән Сәрия төрле уку йортларында укысалар да, ялларда авылда күрешәләр, клубка бергә чыгалар иде, бик сирәк кенә булса да шәһәрдә дә очрашкаладылар.

Инде яшь белгечләр булабыз дип куанып йөргәндә, Сәрия бердәнбер якын туганын югалтты. Аның энесе дә әтисе кебек фаҗигале төстә вафат булды.

Кыз бала йөрәге бу кайгыларга ничек түзгәндер... Аллаһ күркәм сабырлык биргән, күрәмсең...

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100