РКОД табиблары биш инсульт, инфаркттан соң бөерендә яман шеш табылган ир-атны коткарган
Биш инсульт, инфаркт кичергән һәм йөрәк клапаннары протезланган ир-ат өчен тагын бер операция фаҗига белән дә тәмамлану куркынычы булган, тик профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры табиблары бөерендә яман шеш табылган ир-атның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән.
Бу очрак турында үзенең MAX каналында Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев яза.
Ир-атның бөерендә яман шеш ачыклагач, табиблар алдына катлаулы бурыч килеп баса: аның тормышын тагын да зуррак куркыныч астына куймаслык дәвалау ысулын табу. Алдарак кичергән авырулары аркасында зур кисем белән ачык операция артык куркыныч булганлыктан, мультидисциплинар команда пациент өчен куркынычсыз дәвалау тактикасын сайлаган. Бу эштә кан тамырлары хирургы Тимур Хәйруллин да катнашкан.
«Мондый авырулар вакытында бөтен куркынычларны берьюлы исәпкә алырга кирәк. Без пациентны бер атнага якын операциягә әзерләдек: механик клапанда тромб хасил булуга комачаулый торган бер препаратны вакытлыча икенчесе белән алыштырдык. Бу вакыт эчендә тромбоз да булмасын һәм кан китү куркынычы да янамасын өчен гел балансны сакларга туры килде», - дип сөйли терапия бүлеге мөдире, кардионколог Луиза Гапар.
Пациентны әзерләгәннән соң белгечләр рентгенэндоваскуляр эмболизация башкарган – бу ачык операциядән баш тартырга мөмкинлек биргән аз инвазияле, ягъни кечкенә генә кисем аша ясала торган процедура.
«Бот артериясендәге кечкенә генә тишек аша без ангиография ясадык, шешне туендыручы кан тамырын табып, аны микроэмболлар белән капладык. Кан белән тәэмин ителми башлагач, шеш тукланудан туктады. Операциядән соң пациентка үзенә тиешле терапиясен дәвам иттек, ә кан китү куркынычын киметү өчен, пункция урынын махсус җайланма белән капладык», - ди диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Булат Шәрәфетдинов.
Фото: © Альмир Абашевның Макстагы каналыннан
Операция уңышлы узган, бүген пациент тернәкләнүен белгечләр күзәтүе астында дәвам итә.
«Табиблар бу вариантны тәкъдим иткәч, бездә өмет барлыкка килде. Иң мөһиме – барысы да яхшы узды. Без белгечләр командасына дәвалау юлын табып, иремә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле», - дип сөйли пациентның хатыны.